Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Байыйбыз икән: 1 майдан хезмәт хакы арта

1 майдан Татарстанда минималь хезмәт хакы арта. Моңарчы ул 9 мең 489 сум булса, хәзер 11 мең 163 сум булачак. Бүген бу хакта журналистларга ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

«Әгәр эш бирүче хезмәт хакын шул күләмдә түләмәсә, хезмәткәр министрлыгына мөрәҗәгать итә ала. Ә эш бирүче административ җаваплылыкка тартылачак», – ди ул.

1 майдан минималь хезмәт хакы артуны республиканың бюджет өлкәсендә эшләүче туксан мең чамасы кешесе сизәчәк. Моның өчен казнадан миллиард ярым акча тотала.

Матбугат очрашуы вакытында Эльмира Зарипова эш урынында имгәнүчеләр турында да мәгълүмат биреп узды. «Татарстанда җитештерү тармагында имгәнеп, эшкә яраксызга әйләнүчеләр саны кимеде, – диде министр. – 2016 елда бу сан 474 иде, 2017 елда 406 булды. Үлүчеләр саны 30га җиткән».

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса