Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар бакчасы өчен түләү ни өчен артачак?!

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 1 гыйнвардан республика балалар бакчаларында баланы караган өчен ата-ана түләүләре 4 процентка артуы уңаеннан аңлатма бирде.

“Ата-аналар түләве арту балалар бакчалары эшчәнлеген финанс тәэмин итү чыгымнары, шул исәптә азык-төлек бәясе, балаларны карауда катнашучы персоналларның хезмәт хакы арту белән бәйле”, – диелгән министрлык хәбәрендә.

Ата-аналар түләве шулай ук учреждение төренә, эш режимына һәм баланың яшенә бәйле. Мисал өчен, 3-7 яшькәчә бала 10,5 сәгать балалар бакчасында булса, ата-аналар түләве 3117 сум тәшкил итә. 1 гыйнвардан ул 120 сумга артыграк булачак.

Ата-аналар өчен барлык ташламалар һәм компенсацияләр сакланачак, дип белдерелә министрлык хәбәрендә.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса