Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бала тудыру йортында баласы алыштырылган анага миллион сум түлиләр

Зоя Тугановага Чиләбе бала тудыру йортында 30 ел элек баласы алыштырылган өчен миллион сум түләячәкләр

Район судының әлеге карарын өлкән суды үзгәрешсез калдырган. Хатын-кыз суд аша компенсацияне 10 тапкырга арттырырга теләгән булган. Бу хакта ТАСС язмасында хәбәр ителә.

"Татар-информ" билгеләп үткәнчә, Туганова 1987 елда Чиләбе өлкә акушер гинекология хастаханәсендә кыз бала табуын, ә медикларның баланы башка кыз бала белән бутавын җиткергән. Ул бу проблеманы бала тудыру йортында ук чишәргә теләгән, әмма табиблар аңа бу синең балаң дип, сабыйны алырга мәҗбүр иткән.

Утыз елдан соң кыз үзе ДНК-тикшеренү үткән, һәм Зоя Туганованың шикләре тулысынча расланган.

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса