Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Авыл сөте"нең каймагы да авылча

Җомга көнне калабызда тагын бер объект ачылды. Райпоның әзерләүләр конторасы территориясендә "Авыл сөте" дип исемләнгән сөт заводын ачу тантанасында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Х.Салихов, Татпотребсоюз идарәсе рәисе М.Г.Фәттахов һәм башкалар катнашты.

ашта шуны билгеләп үтәргә кирәк, яңа сөт заводы бер сменага 10 тонна продукция җитештерә. Райпо әлеге көнгә өч ел дәвамында килгән. Мәгълүм булганча, районыбызның кулланучылар җәмгыяте халыктан күптән сөт җыю белән шөгыльләнә. Булачак сөт заводына җиһазлар 2010 елда ук сатып алына башлаган. Ә инде узган ел беренче этап эшләтеп җибәрелгән. Нәтиҗәдә кибетләрдә райпоның 3,2 һәм 2,5 % майлылыктагы пастеризацияләнгән сөтләре пәй- да булды. Ноябрь аенда ачы сөт әйберләре җитештерү өчен җиһазлар урнаштырылды. Бүген райпо 10 исемдәге сөт әйберләре җитештерә. М.Х.Салихов чы- гышында ассызыклаганча, "Авыл сөте" төзелеше 16 миллион сумга барып төшкән һәм әлеге сумманы райпо кредитка алган. Заводны эшләтеп җибәрү 11 кешене эш белән тәэмин итәргә мөмкинлек биргән. Мәҗит Хаҗипович районда шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү буенча муниципаль программаның уңышлы эшләвен искә төшерде. Ел саен шәхси хуҗалыкларга һәм фермерларга саткан һәр литр сөтләренә 5 сум хисабыннан җирле бюджеттан субсидия бүлеп бирелә. Соңгы дүрт елда бюджеттан 11 миллион сумнан артык акча бүленгән. Район башкарма комитеты җитәкчесе бу программаның киләчәктә дә дәвам итәчәген белдерде. "Яңа завод ачылу белән бәйле рәвештә шәһәрдә һәм районда сәламәт конкуренция булачак. Бу нормаль күренеш. Хәзерге базар икътисады да шуны таләп итә. Сөт сатучылар 2-3 сумга күбрәк акча ала башлаячаклар дип уйлыйм", - диде ул. Татпотребсоюз идарәсе рәисе М.Г.Фәттахов тармакта сөтне суыта һәм чистарта торган цехлар булуын, ә менә мондый җитештерүчәнлеккә ия булган предприятиенең моңа кадәр булмавын әйтте. Әлмәт райпосы рәисе Җ.М.Насретдинов республика, муниципаль район, Татпотребсоюз, "Татнефть" җитәкчелегенә кулланучылар кооперациясе үсешенә һәм проектны тормышка ашырудагы ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткерде, заводта сыйфатлы товар җитештереләчәгенә ышандырды. Журналистларга биргән әңгәмә- сендә Җәлил Мисбахович киләчәктә ассортиментны 40 ка җиткерү күздә тотылуын, төрле йогырт, эремчек массалары чыгара башларга уйлауларын җиткерде. Заводта дегустация дә оештырылган иде. Мәҗит Хаҗипович "Авыл сөте"ндә җитештерелгән продукциянең югары сыйфатлы булуын билгеләп үтте, "Каймаклары нәкъ авылныкы кебек, бернинди аермасы юк, өстәмәләрсез табигый продукт. Югары сыйфатлы булса, сату да әйбәт барачак. Без үз чиратыбызда аларга муниципаль учреждениеләр, сәүдә челтәрләре аша продукцияләрен сатарга ярдәм итәргә әзер," - диде. М.Г.Фәттахов та биредә энергияне янга калдыра торган җиһазлар куелуын, заводта җи- тештерелгән продукциянең сыйфаты буенча конкуренциягә сәләтле булуын, монда өстәмәләр кушарга мөмкин булган җиһазларның юклыгын ассызыклады.

И.Апачаева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250