Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Автомобильләрнең бәясе күтәрелгән

“Автостат” агентлыгы үткәргән күзәтүләр буенча, былтыр яңа автомобильләрнең уртача бәясе 1,33 миллион сумга җиткән.

Бу, 2016 ел белән чагыштырганда, 2 процентка күбрәк. Чит ил машиналары якынча 1,55 миллион сумга бәяләнсә, Русиядә җитештерелгәннәре 583 мең сумга төшәчәк.

Аеруча ТОП-35 исемлегенә кергән "Geely", "Chery" Кытай автомобильләре кыйммәтләнгән. Аларның бәясе шул тәртиптә уртача 32 һәм 25,5 процентка күтәрелгән. "Volkswagen", "Hyundai", "KIA" автомобильләренең бәясе 10-20 процентка арткан.

Тикшерүчеләр бәясе түбәнәйгән автомобильләрне ачыклаган. Алар арасында УАЗ (-0,2%), "Mercedes-Benz" (-1,1%), "Toyota" (-2,4%), "Land Rover" (-3,3%), "Infiniti" (-9%) автомобильләре бар.

http://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса