Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Армиянең яртысы контрактчылардан торачак

Көз аена кердек. Димәк, хәрби хәзмәткә алынуның яңа сезоны да башлана.

Халык, ут йотып, яңа оборона министрының адымнарын күзәтә. Контракт нигезендә хезмәт итү мәсьәләсе белән кызыксынучылар да юк түгел. Шуны истә тотып, бу көннәрдә Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин, «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында журналистлар белән очрашып, контракт нигезенә корылган хәрби хезмәтнең өстенлекләре турында сөйләде.

Контракт хезмәтендәгеләргә тиешле социаль пакет офицерларныкыннан калышмый. Алар фатир яки тулай торак белән тәэмин ителә. 3 ел хезмәт иткәннән соң, солдат, җыелма ипотека программасында катнашып, теләгән җирдә үзенә фатир сайлый ала. Фатир бәясен дәүләт үзе каплый. 3 ел хезмәт иткән хәрбиләр шулай ук конкурссыз теләгән уку йортына керә алачак. Ә хезмәт хакына килгәндә, ул да тиешле дәрәҗәдә - хәрби частьларда, вазифасына, хәрби дәрәҗәсенә, хезмәт стажына карап, аена 18 меңнән башлап 60 мең сумга кадәр күләмдә акча түләнә икән. Болардан тыш, контракт төзүчеләр хәрби хезмәт урынын да үзләре сайлый ала. Нигездә, татарстанлыларны Үзәк һәм Көньяк округларга, республикабызга якын частьларга җибәрергә тырышалар. Мондыйларга Самара, Ульяновск, Свердловск, Чиләбе һәм Оренбург өлкәләре һәм Удмуртия Республикасы керә. Шулай ук Кара диңгез флотында - Севастопольдә хезмәт итү дә дәрәҗәле санала.
Әмма контракт буенча хезмәткә һәркемне дә алырга атлыгып тормыйлар. Моның өчен, ир-егет аерым таләпләргә җавап бирергә тиеш: килешү бары тик сәламәтлеге А, Б категориясенә туры килгән, физик көчкә ия булган, кимендә урта белемле 19-40 яшьтәге ир-атлар белән генә төзелә. Элегрәк тагын бер шарт - контракт буенча хезмәткә алынучылар әүвәл чакырылыш буенча хезмәт итәргә тиеш булса, хәзер армиягә бармаган югары белемле егетләр дә контракт нигезендә хәрби хезмәткә алынырга мөмкин.
Кыскасы, Россия хәрби көчләренә килешү нигезендә хәрби хезмәткә алынучыларның исәбен 2017 елга кадәр 425 меңгә җиткерү бурычы куелган. Бу турыда РФ Президентының күрсәтмәсе бар. Алга таба контракт нигезендә хезмәт итүчеләр саны ике тапкырга артырга һәм ил хәрбиләренең яртысы контракт нигезендә хезмәт итүчеләрдән торырга тиеш.

"Шәһри Казан"

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250