Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ана капиталы озайтылды, яңа елдан икенче һәм өченче балалары туганнарга махсус ипотека программасы гамәлгә керә

Россия Президенты Владимир Путин балалар мәнфәгатьләрендәге гамәлләрнең илкүләм стратегиясен гамәлгә ашыру буенча координацион совет утырышында ана капиталының 2021 елга кадәр озайтылуын хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез: ана капиталы 2018 ел ахырында бетәргә тиеш иде. Президент аны куллануның өстәмә мөмкинлекләрен дә карарга кушты. Моннан тыш ул социаль-демография өлкәсендә тагын берничә яңалык көтеләчәген әйтте, дип яза РИА Новости. Ил җитәкчесе сүзләренчә, 2018 елдан Россиядә беренче бала өчен ай саен акчалата түләү каралган. Аның суммасы субъектларда каралган балалар яшәү минимумыннан чыгып билгеләнелә. Уртача алганда ул 10 523 сумны тәшкил итәчәк. Алдагы ике елда түләү якынча 300 сум тирәсе артачак.

Тагын бер яңалык – Путин 2018 елның 1 гыйнварыннан икенче яки өченче бала туган гаиләләр өчен махсус ипотека программасы кертергә тәкъдим итте.

Фото: freepublish.info

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса