Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алинә Заһитова Миланда Дөнья чемпионатында кыска программада икенче урын алды

Олимпия чемпионкасын италияле Каролина Костнер узды.

Россиянең фигуралы шуучысы Алинә Заһитова Миланда Дөнья чемпионатында кыска программада икенче урын алды, дип яза ТАСС.

Олимпия чемпионкасын италияле Каролина Костнер узды. Өченче урынга Япония фигуралы шуучысы Сатоко Мияхара чыкты. Россиялеләр Мария Сотскова белән Станислава Константинова 5нче һәм 16нчы урынны билиләр.

 

Алинә Заһитовага 15 яшь, зурлар фигуралы шууында беренче сезонын чыгыш ясый. Спортчы үзе чыгыш ясаган барлык стартларда да отты, шулай ук Пхенчанда Олимпия уеннарында да.

Ике тапкыр Дөнья чемпионы, Олимпиадада ике көмеш медаль алган Евгения Медведева имгәнү сәбәпле, ярышларда катнашмый.

Фигуралы шуучыларның ирекле программасы 23 мартта тәкъдим ителәчәк.

Фото: commons.wikimedia.org

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X