4 яшьлек малай бассейн чокырында батып үлгән
Гадәттән тыш хәл Кызыл Яр авылында килеп чыккан.
Яшел Үзән районында 4 яшьлек малай бассейн чокырында батып үлгән, дип хәбәр итә «Новости Зеленодольска».
Агентлык ачыклаганча, Кызыл Яр авылында күпбалалы гаиләнең әти-әнисе, өлкән балаларны кечкенәләренә калдырып, өйдән чыгып китә. Кире әйләнеп кайтканда, әти-әнисе 4 яшьлек баланы ясалма буада табып ала. Әлеге ясалма буаны йортның элеккеге хуҗалары казыган булган.
Баланы хастаханәгә илтәләр, әмма реанимациядә аңа берничек тә ярдәм итеп булмаганлыгын хәбәр итәләр.
Хәзерге вакытта суд-медицина экспертизасы уздырыла, үлемнең төгәл сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа