Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2018 елга рассада утырту тәртибе

Борын-борыннан Россия халкы борыч һәм баклажанны 23 фев­раль­дә, ә помидорны 8 мартта утырткан. Хәзер исә төрле лампалар яр­дәмендә көн озынлыгын арттырырга мөмкин.

Борычны кайчан утыртырга? Монда ике факторны истә тотарга кирәк. Беренчедән, сез сайлаган сортның үзенчәлекләре (иртә өлгерешле сорт күчереп утыртканчы – 60, соң өлгерешлесе 75 көн торырга тиеш). Икенчедән, сирәкләү-сирәкләмәү. Сирәкләгәннән соң ныгу өчен борычка 10 көн вакыт кирәк. Болардан һәм климатка бәйле һава шартларыннан чыгып, төп урынга күчереп утырту вакытын билгелиләр. Шул датадан 60-85 көнне алырга кирәк. Килеп чыккан сан борыч утырту өчен кулай көн. Ай календарена күз салсак, январьның 17, 30ы, февральдә 13,14,15е, мартның 13ендә борыч чәчәргә мөмкин.

Помидор утырту өчен дә январь­ның 17 һәм 30ы кулай. Февральнең 13,14, 15е, мартның 13,16сында да рассада өчен помидор орлыгы төртергә мөмкин.

Баклажанны даими урынга чыгарганчы, ике ай вакыт үтәргә тиеш. Безнең төбәктә аны май ахыры – июнь башында утырталар. Орлыклар тишелеп чыкканчы да 12 көн вакыт үтә. Шуңа күрә аны мартның беренче яртысында утыртырга кирәк. Бак­лажан утырту өчен уңышлы көннәр: 17,30 январь, 13,14,15 февраль, 13 март.

http://Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса