Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2018 елда туган балага айлык пособиенең күләме 8 490 сум тәшкил итә

Социаль яклау органнары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган балага айлык пособие түләү турында гаризалар кабул итә.

Татарстанда яшәүче 211 хатын-кыз беренче балага пособие алачак, дип хәбәр итә Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.

Социаль яклау органнары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган балага айлык пособие түләү турында гаризалар кабул итә.

Быел Татарстанда пособиенең күләме 8 490 сум тәшкил итә. Аны алу хокукыннан ана һәм баланың Россия территориясендә гражданлыгы һәм даими теркәлү урыны булган очракта файдаланырга мөмкин. Гаиләнең кереме бер кешегә 13 мең 800 сумнан да артып китмәскә тиеш.

 

Бала туганнан соң ярты ел дәвамында айлык пособие билгеләүне сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Пособие бер ел дәвамында түләнә.

2017 ел ахырында Россия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гаиләләргә ярдәм итү буенча кайбер чаралар кабул ителде. Ул шулай ук «Ана капиталы» программасын 2021 ел ахырына кадәр озайтырга йөкләмә бирде.


Фото: http://zhiznugra.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X