Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

13 гыйнвар көнне ай күренер-күренмәс булса, кыш карлы һәм суык булыр (халык сынамышлары)

Гыйнвардагы көн торышына карап, җәйнең ничек килүен дә фаразлый халык сынамышлары.

13 гыйнвар көнне күктәге Айны күзәтегез. Ул күренер-күренмәс булса, кыш карлы һәм суык булыр.

14 гыйнвар - Искечә Яңа ел көнне томан төшсә, җәй җылы килеп, уңыш уңар.

15 гыйнвар төнендә төшкән томан исә, көчле суыклар хакында искәртә.

16 гыйнвар көнне җылы һәм аяз булса, яз иртә килер, ә көн суык булса, озын һәм суык кыш көтегез.

17 гыйнварда көн суык һәм аяз икән, февраль дә суык булыр. Шуңа карамастан, яз үзвакытында килә.

18 гыйнвар төнендә күктә йолдызлар күп була икән, көчле суыкларга ишарә.

19 гыйнвар – Хач ману көнендә көн, гадәттә, суык була. Димәк, кыш та шундый.

20 гыйнварда көн кояшлы, әмма җилле икән, җәй җылы һәм яңгырлы булыр.

21 гыйнвар көн салкын да, артык җылы да түгел икән, җиләк тә, печән дә, яшелчә дә, иген дә уңар.

22 гыйнвар – көн кояшлы булса, җәй озын булыр, ел уңышлы килер.

23 гыйнварда җил көньяктан иссә, җәй озын, әмма суык була.

24 гыйнварда каурыйсыман болытлар – иртә җәй билгесе.

25 гыйнвар төнендә томан төшеп, айны каплый икән, августта көз җитәр.

26 гыйнвар көнне кояшлы икән, алдагы өч көн дә шундый булыр.

27 гыйнварда йолдызлар күп булса – буран булыр, сирәк икән – аяз, суык һава торышы көтегез.

28 гыйнварда җылы эзләүче песнәкләр күрсәгез, бик тиздән көчле суыклар килер.

29 гыйнварда карлы, җылы көн – эссе җәй вәгъдә итә. Балыкчыларга да бу көн яхшы фал: балык яхшы кабачак.

30 гыйнварда каргалар агач башында бөтерелсә, көчле суыкларга.

31 гыйнвар – айның соңгы көне суык була икән, кышның соңгы ае да шундый булыр. 

http://intertat.tatar/hawa_toryshy/iskech-ya-a-el-t-nend-toman-t-shs-y-esse-kiler-gyynvarga-khalyk-synamyshlary/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса