Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

100 мең күләмендә ярдәм бирергә җыеналар. Кемнәргә?

Авыл җирендә яшәүче гаиләләрдә туган беренче һәм өченче балага бер тапкыр 50 мең һәм 100 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме бирергә җыеналар.

Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетының социаль үсеш идарәсе җитәкчесе Илдар Бәдриев хәбәр иткән.

 Җитәкче сүзләренә караганда, әлеге пособиеләр гаиләнең уртача айлык кеременә бәйле булырмы-юкмы, социаль ярдәм алу өчен нинди таләпләр үтәлергә тиешлеге әлегә төгәл билгеле түгел. “Хәзерге вакытта министрлыклар белән берлектә эш алып барыла. 1 февральгә кадәр барысы да ачыкланыр дип уйлыйбыз”, – ди ул.

http://www.vatantat.ru/index.php?pn=3184

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X