Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Туры гына килүме? Элвин Грейда - “Подсолнухи”, Гүзәл Уразовада - “Көнбагыш”

Шушы көннәрдә Гүзәл Уразова үз Инстаграмына яңа пост куйды.

Җырчы анда кызы белән яңа җырын башкара. Җыр “Көнбагыш” дип атала. Сүз уңаеннан, аны Әлмәт композиторы Владимир Федоров иҗат иткән.

Әмма җырны ишеткән кайберәүләр уйга калган. Күптән түгел Элвин Грей да рус телендә “Подсолнухи” җырын чыгарган иде. Җыр-моң сөючеләр: “Туры килүме бу, яки юкмы?” дип комментарийлар калдырган. “Бу сезнең җыр, уйга да калдыра, сагышка да кертә, шул ук вакытта да күңелле дә” дип язучылар да бар.

Озакламый Гүзәл Уразова җырның тулы версиясен интернет челтәренә чыгарырга җыена.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса