Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Ришат Төхвәтуллин шатлыклы хәбәрне үзе җиткерәчәк

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның фанатларын борчыган төп сорау - җырчы кайчан өйләнә?

Тамашачылар күптән инде аңа "кәләшләр" табып өлгерде. Ләкин Ришат үзе әлегә бу мәсьәләдә ашыкмавын әйтте.

“Кадерле дуслар! Соңгы вакытта сез никтер мине миннән башка гына өйләндереп куя башладыгыз. Минем турыда кайгыртуыгыз өчен зур рәхмәт! Ләкин, руслар әйтмешли, "пир во время чумы" ясап ятып булмый бит инде. Әгәр өйләнергә уйласам, бу шатлыклы хәбәрне һичшиксез, сез беренче беләчәксез”, - дип язып куйган җырчы кичә Инстаграмда урнаштырган постында.

 

 

Фото:скриншот Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса