Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Салават белән Гүзәлемнең гаиләсе ишәя?

Бу көннәрдә танылган якташыбыз, җырчы Гүзәлемнең тормыш иптәше, шулай ук популяр җырчы Салават Миңнеханов Инстаграмда үзенчәлекле бер пост урнаштырган.

Биредә ул: “Без өчебез өч төрле ел фасылында туганбыз икән. Мин көз көне, Гүзәлем җәен, Мәдинәбез кышын. Миңа калса монда яз, җитми, килешәсезме?” - дип язган.

Бу сүзләрдән соң Миңнехановлар гаиләсендә күбәю көтелми микән дигән сорау туа.

Моңа җырчының инстадуслары да битараф калмаган. “Икенче бәбиегезне яз алып кайтырга насыйп итсен, иншалла!”, “И малай житми”, “Тырышыгыз инде, хәзер тырышсагыз яз көне туа!” диючеләр дә бар араларында.

Бирсен Ходай!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса