Илсөя Бәдретдинова: “Гомеремдә дә дару эчкәнем юк иде...”
Салкын кышлар үтеп, яз җитте дияргә ашыксак та, күп кеше нәкъ менә шушы чорда авыруларга бирешә. Татар эстрадасының популяр җырчысы Илсөя Бәдретдинова да әле: “Һаман терелеп булмый”, - ди.
Бу хакта җырчы үзенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.
“Гомеремдә дә дару эчкәнем юк иде... Исемнәрен дә белми идем. Вещщщ бөтен төрлесен ашап бетердем бугай инде... Һаман терелеп булмый. Сездә хәлләр ничек?”, - дип язып куйган җырчы.
Фото:скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа