Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Вил Усмановны машина бәрдергән

Татарстанның халык артисты Вил Усмановны күптән түгел трассада машина бәрдереп киткән.

Әлеге вакыйга турында җырчы үз Инстаграмына язып аңлатма калдырды.

«Тормыш дәвам итә. Интернет челтәрендә минем турыда төрле хәбәрләр йөри. Шактый борчылып шалтыратучылар да бар. Кичә великта М7 трассасында машина бәрдерде. Мин исән-сау. Өйдә», - дип тынычландырды ул иҗат сөюче дусларын.

Вакыйга болайрак була: юлда баручы машинаның тәгәрмәче тишелә һәм ул велосипедта баручы Вилне бәрдерә. Җырчыга ашыгыч ярдәм күрсәтелә, аның баш мие селкенүе дә билгеле.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса