Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Рифат Зарипов белән Ландыш Нигъмәтҗанованы нәрсә берләштерә?

Бүген җырчыларның икесе дә туган көннәрен билгеләп үтә. Рифат Зариповка 32 яшь тулса, Ландыш Нигъмәтҗановага 36 яшь тула.

Артистлар бүген иртәдән үк Инстаграм социаль челтәрендә котлаулар кабул итә.

Рифат Зариповны беренче булып аның иҗат төркемендәге егет-кызлар котлаган. Алар җырчыга видео ясап җибәргән.

 


Ә Ландыш Нигъмәтҗанова гомер бәйрәме турында “Еллар узган саен тәҗрибә арта, нәтиҗәләр ясыйсың, яшьне санамыйм, андый гадәтем юк, нәтиҗәсе генә үзгәрмәсен. Мин бәхетле”, - дип язып куйган.

 

Без дә аларны туган көннәре белән котлыйбыз һәм иҗат чишмәләре саекмавын, тамашачыны яңадан-яңа җырлары белән сөендерүләрен телибез.

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса