Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Татарстанның атказанган артисты онкология белән авырганын хәбәр итеп, ярдәм сорады

Җырчы онкология үзәге стационарында дәвалана.

«Узган елларда туган көннәрем гади генә узмый иде: Алтай таулары буйлап ялгыз йөрүдән алып, Будапешт шәһәр яны калкулыкларындагы ритуалларга кадәр һ.б., ләкин бүген мин Питер Макның онкология үзәге стационарында ятам һәм соңгы симптомнарны җиңәргә тырышам», – дип яза җырчы. 

Татар альтернатив музыкасын популяр иткән Австралия җырчысы онкология үзәгендә үзенең 55 яшьлек юбилеен каршылый. ТР атказанган артисткасы Зөлфия Камалованың авыруы турындагы хәбәр таралды. Ул бу хакта социаль челтәрләрдә сөйләде, өстәвенә, үзенең туган көнендә, әле ярты ел элек операция ясавын, әмма хәзер метастазлар белән көрәшүен әйтте.

«Әйе, кадерле дуслар, 6 ай элек миңа ашыгыч операция кичерергә туры килде һәм хәзер мин метастазлардан котылырга тырышам. Гафу итегез, бу начар яңалыклар, табибларның фаразы бик үк өметләндерерлек түгел», – дип Зөлфия Камаловна ярдәм, киңәшләр  сорый. 
 

 

Сегодня, 8 августа, Зуле Камаловой исполнилось 55 лет. Но, принимая поздравления, артистка рассказала поклонникам о своих серьезных проблемах со здоровьемФото: җырчының социаль челтәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса