Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Гүзәл Уразова дустына теш протезы бүләк иткән

Бүләкне «сайларга» 2 яшьлек Самир ярдәм иткән.

Гүзәл Уразова Мәскәүдәге дустына бүләк итәргә сумка алган. Аны Мәскәүгә җибәрергә уйлаган. 

Ул көннәрдә җырчылар гаиләсендә кунаклар күп булган, арада өлкән яшьтәгеләре дә булган. Шуларның берсе икенче көнне иртән үзенең протезын югалткан. Аның белән уллары Самир уйнаган, кеше күрмәсен дип бүләк ителәсе сумкага яшереп тә куйган. Җырчының дусты менә шул протезны бүләк сумкасы белән кабул итеп алган икән. 

"Берничә көннән Мәскәүгә баручы булды да, аның аша ахирәтемә бүләкне җибәрдем. Кич шалтырата: «Сумка өчен зур рәхмәт, ошады. Әмма протезы әлегә кирәкмәс иде, иртәрәк миңа», — ди.

Менә шулай: әбинең Татарстаннан чыкканы да юк, әмма протезы Мәскәүләрне күреп, самолетта исән-сау әйләнеп кайтты", дип яза Гүзәл Уразова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса