Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Байбулат Батулла «Короче» кинофестивале призын алырга башына тартма киеп чыккан

Байбулат Батулланың «Бери да помни» («Ядәч! Истә!») фильмы «Короче» кинофестиваленең Дебют фильмы конкурсында төп призны алды – кинорежиссер призны алырга башына катыргы тартма киеп чыккан.

Калининградның Үзәк паркында «Короче» кыска метражлы һәм дебют фильмнары кинофестиваленең ябылу тантанасы үтте.

Байбулат Батулла кинофестиваль башында кинофестивальне яктыртып баручы телеграм-каналы белән ядәч уйнаган. Байбулат отса бер көн дәвамында аңа телеграм-каналны биреп торалар һәм ул анда ни тели – шуны чыгара ала, отылса – җиңгән очракта призны алырга робот булып башына катыргы әрҗә киеп чыга.

Әлеге әрҗәле күренеш «Бери да помни» (Ядәч! Истә!») фильмыннан алынган – анда Роза Хәйруллина персонажы оныгына оттырып робот булып йөри.

Байбулат Батулла оттырган һәм аңа призны алырга башына катыргы тартма киеп чыгарга туры килгән.

Кинорежиссер Байбулат Батулланың «Бери да помни»/«Ядәч! Истә!» тулы метражлы фильмы 14 сентябрьдә прокатка чыгачак.

Фильмны Bosfor Pictures студиясе җитештергән. Ягъни, бу – Татарстан акчасыннан башка Татарстанда һәм шунда татарча төшерелгән фильм.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса