Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Данир Сабиров маҗарага эләккән

Без 21 кешедән торган 5 гаилә балалар белән төрле рейслар белән очтык. Әмма безгә уңыш елмаймады.

Данир Сабиров гаиләсе белән  Мальдив утрауларына ял итәргә киткән. 

"Без  21 кешедән торган 5 гаилә балалар белән төрле рейслар белән очтык. Әмма безгә уңыш елмаймады. Дустым Ринат Дубай аркылы очты һәм безгә караганда ике тәүлеккә алданрак барып җитте. Ә без Мәскәү дуслары белән (3 кечкенә бала да бар) Шереметьеводан Катар аркылы очтык. Планнар бозылды. Самолет ватылып, рейсны тоткарладылар. 17.00 очасы идек, башта төнге бергә, аннан 2:55, анннан 5:00, иртәнге 6:00 күчерделәр, түзмичә якындагы гостиницага киттек, чөнки самолет 17:25 генә була дип әйттеләр. Шереметьевода  тәүлек буе булдык. кечкенә балалар ни үзләренә, ни әти-әниләренә тынычлык бирмәделәр. Ниһаять Катарга очтык. 5 сәгать очтык. Катарның авиалинияләре дөньядагы иң яхшылары диләр һәм мондый очраклар 100гә бер генә була, без шуның 1нә эләктек. Самолетта тәмле ашаталар, сервис, персонал барысы да шәп. Катарның аэропорты зур, шәп. 2,5 сәгатьтән Малега очтык. 5 сәгать юлда узды. Мале - Мальдив утрауларының башкаласы",- ди Данир Сабиров. Әмма Маледа да аларны күңелсезлек көткән. Чемоданнарын ватып бетергәннәр. - Маледан утрауга бәләкәй самолетта китәргәтиеш идек. Әмма анда урыннар калмаган. 2 сәгатьтән көймә булачагын әйттеләр. Уөймәдә безнең утрауга бару 3 сәгать. Әмма Миләүшә белән Данияның диңгез чире. 2 сәгатьтән шторм вакытында көймә булмаячагын әйттеләр. 6 сәгатьтән бәләкәй самолет булачак икән. Икенче самолетның 6 сәгатьтән генә булачагын ишеткәч, дустым Надир үзенең 3 яшьлек улын регистрация стойкасына утыртты да. үзегез карагыз диде. Бу хәлдән соң персонал русча сөйләшә башлады хәтта. Безгә дә самолетта 7 урын табылды. Хатыннарны бәләкәй балаларны җибәрдек тә, үзебез олы балалар белән көймә көттек. Безне якындагы отельгә урнаштырдылар, анда көймә белән 30 минут барырга һәм кайтырга кирәк иде. Менә шулай итеп барып җиттек.", - дип язган Данир Сабиров. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса