Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Мәдәният министры Ирада Əюпова җырчы Илсөя Бәдретдинованы чыдамлылык үрнәге дип атады

...

Татарстан мәдәният министры Ирада Əюпова җырчы Илсөя Бәдретдинованы чыдамлык үрнәге дип атады.

«Илсөя Бәдретдинова - «Кара пулат» операсындагы кызлар кебек көчле шәхес һәм чыдамлылык үрнәге. Ул кызлар халкына тугрылыклы булып калдылар», – диде министр Болгарда узачак «Яңарыш: дастанның заманча укылышы» фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә.

Илсөя Бәдретдинова фестивальнең хедлайнеры буларак чакырылган.

«Мин 15е көне концерт күрсәтербез дә кайтып китәрбез, дигән идем. Хәзер программа турында тыңладым да биредә фестиваль азагына кадәр калам икән, дип уйладым», – диде Илсөя Бәдретдинова.

15 - 23 июльдә Болгарда «Яңарыш: дастанның заманча укылышы» фестивале үткәрелә. Фестиваль кысаларында дөнья халыклары эпослары мотивлары буенча спектакльләр, этнодизайнерлар эшләре күрсәтелә. Фолк-фьюжн юнәлешендә иҗат итүче башкаручылар катнашында шоу-концерт планлаштырыла.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса