Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Тимати әтисеннән бирелгән «кайнар һәм гайрәтле татар каны» тормышында ярдәм итүен әйтте

Мәскәүдә узган VIII «Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумында рэпер Тимати чыгыш ясады һәм үзенең татар чыгышы турында сөйләде.

«Татарлар – ул кайнар кан. Мондый үҗәтлек әйбәт. Әтиемнән килгән сыйфатлар миңа күп әйбердә булыша. Минем яхшы, көчле умырткам бар. Әмма кайчандыр комачаулый, чөнки мин кайчак бик кире, әмма килешү эзләргә кирәк.

Яшьрәк булганда, миңа холкымны кулда тоту катлаулырак иде. Гайрәтле кан. Әмма, барысы да тәҗрибә белән килә», - диде ул әтиегездән нинди сыйфатлар алдыгыз дигән сорауга җавап итеп.

Тимати әтисенең гарәп һәм татар телләре белүен, ә әтисенең әтисе, бабасы Вахит Юнысовның танылган язучы булуын, аны Татарстанда белүләрен әйтте.

«Мин һәрмвакыт Татарстанда, Казанда булуыма бик шат. Чакырыгыз!» – диде ул дип яза "Татар-информ".

 

Тимати (чын исеме – Тимур Юнысов) – рэпер, актёр, музыкаль продюсер. 1983 елның 15 августында Мәскәүдә катнаш (татар һәм яһүд) гаиләсендә туган. Әтисе – Илдар Вахит улы Юнысов, әнисе Симона Черноморская (Юнысова). Бабасы – Вахит Юнысов Баулы районы Исергәп авылында туган, дипломат, СССР заманында Гыйрак, Мисыр, Әфганстан, Сурия илчелекләрендә эшли, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Мәскәүдә чыга торган «Татарские новости» газетасында баш мөхәррир урынбасары. Вахит Юнысовның – язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Миргазиян Юнысның энесе.

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса