Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

«…Ни өчен «кияү», үзем дә белмәдем»

Читкә китеп, «әллә кем» булып йөрү туган ягыңда тир түгеп якташларыңның игътибарын яулауга караганда күпкә җиңел. Күбесе аны шулай эшли.

Без бүген сезнең игътибарыгызга «шушы якта, шушы туфракта» туган күренекле якташыбыз, композитор Зиннур Сафиуллин белән әңгәмәне бирәбез. Һава торышын әйтүче мәрхүм урыс абзый: «Бел безнекеләрне!» - дия идеме? Сез дә белегез.

- Гади авыл малаенда көй язу теләге кайчан туды?

- Беренче бөреләр армия сафларында хезмәт иткәндә борын төртә башлады. Мәктәпне бетерүгә үк армиягә алдылар. Сагындыра. Казахстанның Каспий диңгезе буена урнашкан Шевченко шәһәрендә хезмәт иттем. Казахлар, үзбәкләр, кырым татарлары күп иде. Кичләрен баянда уйнап җыр-лый идем. Бар да тыңлыйлар. Менә шунда иң беренче җыр язу теләге уянды. Сагыну сәбәпче булды.

- Беренче җырыгыз кайчан туды, нинди җыр һәм кем башкарды?

- Армиядә чакта иң беренче «Мәмәтем» җырын яздым. Ә кайткач, сүзләрен камилләштереп, төзәтеп бетердем. Аннан соң «Талларым» җыры язылды. Ул миңа танылу алып килде. Аны Асаф Вәлиев, Венера Ганиева кебек татар эстрадасы йолдызлары башкарды.

- Үз вакытында «Талларым», «Бәхет төне» һәм башка җырларыгыз хит иделәр. Соңгы араларда андый җырлар тумыймы, әллә илһам бераз ташлап тордымы? Җырлар языламы һәм кемнәр башкара?

- Җырлар язылмый, яң-гырамый дип әйтмәс идем. Хәзер бит җыр сәнгате шактый нык үзгәрде. Җырлар да күп, җырчылар да әз түгел. 2018-19 елларда жырлар күп яздым. Иң популяры дип Нәфисә Сабирҗанова сүзләренә язылган «Ак хыяллар» җырын әйтер идем. Аны Айдар Галимов башкара. Соңгы вакытта җырларымны Марат Фәйрушин, Зәйнәп Фәрхетдинова, Рамил Га-лимҗанов һ.б. халыкка җиткерделәр. Узган ел Илсөя Бәдретдинова «Кунак егет» һәм «Талларым» җырларын яңартты.

- Җырларыгызны сатып бирәсезме, әллә җырлаган саен «гошере тама» торамы?

- Җырлар туу белән алып баралар. Артистлар өлгер. Җырларны болай гына бирәм икән, артистлар минем концертларда бушка җырлыйлар. Сатып алганнары белән килешү төзибез. Яхшы бәя. Быел ел башында ук «Ярсу атка су эчермә» дигән җырымны Нәфкать Нигъмәтуллин хит ясады. Шушы атнада «Яшьлегем - талларым» дигән җыр яздырдык.

- Бүгенге көндә композитор булу өчен нотаны белү кирәкме? Әллә көйне уйнап яздырганнан соң аранжировщиклар эшкәртеп бетерәләрме?

- Композитор буларак нота миңа кирәкмәде. Мин үзем көйне баянда уйнап яздырам. Аранжировка ясаучыларга «тере тавыш» бирү ки-рәк.

- Өлкән классларда сез имзаны «Бари кияү» дип куйгансыз? Ни өчен? Бари - әтиегезнең исеме, ә «кияү» дигәне?

- Аны миңа «Кытайлар» гаиләсеннән Яхъя исемле егет кушты. Бари малае бит мин. Ә ни өчен «кияү», үзем дә белмәдем.

- Сәхнәгә улыгыз Илназ чыккач борчыласызмы, әллә үзегез чыгыш ясагандамы?

- Улым сәхнәгә чыкканда да, үзем чыкканда да борчылам. Элек тә, хәзер дә шулай.

- Көй язу өчен Сезгә нинди шигырьләр кирәк?

- Барлык композиторлар да мәгънәле шигырь эзлиләр. Матур, бай эчтәлекле ши-гырьләргә көй тиз языла.

Шулай булсын, шундый матур шигырьләргә матур җырлар туып торсын. Күңел бит җыр-моң тели. Шатлыкта да, хәсрәттә дә кеше җырны үзенә юлдаш иткән. Бездән соң да шулай булыр.

 

Иҗаты

lКечкенәдән баянда уйнаган, татар халык җырларын, заманча композиторларның, шул исәптән әлмәтлеләрнең дә җырларын, эстрада җырларын башкарган. Беренче композицияләре 1984 елда барлыкка ки-лә, аның авторлыгына берничә дистә популяр җыр кергән.

lТатарстан Респуб-ликасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Белешмә

Зиннур Габделбари улы Сафиуллин 1963 елның 9 гыйнварында Әлмәт районы Мәмәт авылында туган. Эстрада композиторы, баянчы, җырчы. 1985 елда Әлмәт физик культура техникумын, 1999 елда Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесын тәмамлаган. 1986-2014 елларда - Әлмәт янгын частеның бер бүлекчәсе командиры.Тормыш иптәше Нәсимә ханым белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр.

 

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса