Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Зәйнәб Фәрхетдинова: Зөфәр ярата алды, ачуланышмыйлар

Җырчының социаль челтәрдәге сәхифәсендә кечкенә вакыттагы хатирәләре белән уртаклаша.

Зәйнәб Фәрхетдинова авылны сагынуын яза. "Казанда яшәп шәһәрләнеп беттек инде, стерильныйга әйләнеп барабыз", - ди ул. 

"Авылда үскән балага кош-корт, мал-туар, эт, песи кебек җанварлар белән һәрчак аралашып яшәгән булгач, ул турыда оныту кыен инде", - ди җырчы. 

Җырчы кечкенә вакытта салкын көннәрдә хайваннарны өйдә яшәткәннәр. Алар белән сөйләшеп уйный идек дип искә ала ул: "Кечкенә чакта еш кына кыш көннәрендә өйдә бәрәндер, бозау бик еш була иде. Бу кышның катып үлерлек суык көннәре шул хатирәне искә төшерде. Мал өе суык булу сәбәпле хайваннарны әни өйдә яшәтә иде. Без дә шунда алар белән сөйләшеп, уйнап ята идек, шундый рәхәт булып истә калган. Әле абзарга чыгарыр вакыт җиткәч, әнидән аларны чыгармавын сорый идем".

Бала чакта мал белән аралашуның файдасы хәзер дә тия ди Зәйнәб Фәрхетдинова. Аларның Альфик кушаматлы этләре бар икән. Шәһәрдә аларның өйләрендә яши: "Аны күбрәк Зөфәр карый, яратырга өлгерде ул да, ияләштеләр бер-берләренә, ачуланышмыйлар, тешләшмиләр. Мин әйтәм, бала чакта җәнлек, мал белән аралашып үсүнең файдасы бар, белеп эш итәбез, яратабыз үзен".

Җырчының әлеге язмасы астында язылучылары төрле фикерләр калдырганнар. 

Араларында "этне өйдә асрарга ярамый", "эт булган йортка фәрештәләр керми", "эттән җеннәр курка" кебек фикерләр бар. 

 

Ә сез хайваннар асрыйсызмы?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса