Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Танылган рус эстрадасы артисты вафат

Үлеменең сәбәбе әлегә билгесез.

69 нчы яшендә эстрада җырчысы, биюче Борис Моисеев вафат булды, РИА Новости  аның арт-директоры Сергей Горохка сылтама белән тапшыра, дип хәбәр итә "Татар-информ".

"Әйе, шулай.. Бүген сәгать икедә", - ди ул, хәбәрченең соравына җавап биреп.

Үлем сәбәбен әлегә әйтмәгәннәр. Саубуллашу һәм җеназа тантанасы даталары турында әле бернәрсә дә билгеле түгел.

Борис Михайлович Моисеев-Совет һәм Россия артисты, эстрада җырчысы, биюче, хореограф, киноактер, Россиянең атказанган артисты. 1954 елның 4 мартында Белоруссия ССРның Могилев шәһәрендә туган. Россиянең атказанган артисты, «Овация» һәм «Алтын граммофон» Россия музыка премияләренең күп тапкырлар лауреаты. Ул Россиянең традицион булмаган ориентациядәге беренче җырчыларының берсе иде диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса