Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Зәйнәб Фәрхетдинова: Тавышы булмаган җырчылар мәшһүр җырчыларның җырларына ябышмасын иде

«Халык арасында югалып калган җырларны эзләп табып яңартсалар, мин аларга алкышлар идем», - диде җырчы.

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова тавышы булмаган башкаручыларга танылган, мәшһүр җырчыларның җырларын башкармаска киңәш итте.

«Тавышың булмаган килеш танылган, мәшһүр җырчыларның җырларын нигә алып башкарырга? Кирәкми! Тавышы булмагач, аңа ябышмасын. Хәйдәр абый Бигичевтан да яхшырак башкарырлык кеше була икән, ул очракта җырласын. Мәсәлән, Хәниянең моңыннан да матуррак җырлап күрсәтә алмый икән, җырламасын, аның җырына «менә мин» дип, тотынмасын. Үзенең стилен булдырган икән, үзенең стилендә чыгыш ясауны дәвам итсен, ул җырларга орынырга кирәкми», - диде ул «Татар-информ»да очрашуда.

Җырчы халык арасында югалып калган бүтән өлкәләрдә булган җырларны эзләргә киңәш итте. «Менә шундый җырларны табып яңартсалар, мин аларга алкышлар идем. Инде күпме еллар сәхнә тоткан кешенең чыраена китереп суккан кебек бу: ул җырчы китәргә өлгерми, аның җырын алып җырлап яталар. Эшмени шул? Ул безнең йөзебезне күрсәтәмени? Кирәкми. Ул кешенең яңгырашында калсын. Шулай итеп тарих, архив туплана», - диде Зәйнәб Фәрхетдинова.

«Әйтик, Фәридә Кудашеваны бүгенге көндә аңлап бетермәскә мөмкиннәр, әмма ул исән вакытта аның тавышына кешеләр мөкиббән киткән, ул аны эшкәрткән, шул җырны аһәң белән тапшырган», - диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса