Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Әлмәт театры артисты Айрат Мифтахов ун ел көткән ролен башкару өчен ябыккан

40 көндә 8 килограммны бәрдем, ди артист.

Әлмәт театры артисты Айрат Мифтахов «Җил артыннан» спектаклендә роль башкару өчен сигез килограммга ябыккан.

«Бу рольне ун ел көттем. Мин начар рольләр башкардым дип әйтәсем килми, тик нәрсәдер җитми иде. Бу бик көткән роль булып чыкты. Миннән таләп иткәннәрне башкарырга тырыштым. Мине спектакльгә алмаган очраклар да булды. Ул вакытта: «Мин бит ул рольне башкара ала идем», - дигән уйлар булды. Һәр артистта була андый уйлар», – дип сөйләде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында. 

«Җил артыннан» спектаклендә ул Хәсән исемле геройны уйный. Образга туры килү өчен ябыгырга кирәк булган.

«Мин 75 килограммнан 67гә калдым, 40 көн эчендә, 8 килограммны бәрдем. «Әзрәк җыелырга кирәк», – дип режиссер туп-туры әйтте. Интернетны актарып чыктым, дөрес туклануга күчтем. Беренче чиратта камыр, баллы майлы ризыклардан баш тарттым, вакыт буенча ашадым. Физик күнегүләрдән башка андый нәтиҗәгә җитеп булмый. Бу ябыгу организмга зыян китермәде. Шулай да теләсә кайсы вакытта ашарга өйрәнгән кешегә кисәк кенә бу каналны ябып кую авыр була. Ачу килгән вакыт та булды», – ди ул.

Хезмәттәше гримерка бүлмәсендә ашап утырган вакытта Айрат Мифтаховның чыгып киткән вакытлары да булган. 

 

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса