Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Лилия Муллагалиева: "Моны кичерергә язмасын"

Танылган җырчының баласы исән калган

Лилия Муллагалиева:

Нәкъ 18 ел элек, Аллаһым мине ӘНИ БУЛУ БӘХЕТЕН ТОЯРГА НАСЫЙП ИТТЕ, БАЛА НАЗЛАРЫНА ТӨРДЕ.УЛЫБЫЗ ДАНИЛ ДӨНЬЯГА ТУДЫ
Кичәгедәй хәтердә, барлык кичерешләр,сөенечләр, күз яшьләре....Әйе , күз яшьләре сөенечтән дә, көенечтән дә...
14 сәгать чирләү һәм табибларның салкын карашлары аркасында әздән генә сине югалта яздым улым. Бу кичерешләрне мәңге онытылырлык түгел.
Инде үземнең дә күз аллары караңгыланып, аңны җуяр дәрәҗәдә, көчкә тартып, сузып, өстемә атланып сине таптырдылар... Инде котылдым , нихаять тудырдым дип җиңел сулап куймакчы идем, юк, баланың суламавы, упкәсе тулы су икәне, бик каты һавасызлыктан интеккәне ачыкланды.

Ул көнне бәби табучылар күп булды. Алар арасында җиңел генә туучы сабыйлар да һәм минем Данилым кебек интегеп, тумас борын, дөнья бн хушлаша язганнары да бар иде. Эссе җәй көне, бала табу йорты профилактик чараларга ябылырга тора. Бер бер артлы конвейр кебек бәби көтүче әниләрне таптырталар. Махсус тулгак ясый торган дарулар, системалар аша бер ничә көн , атна алдан таптыралар.


Әле дә истә, груша башлы, кап кара төстәге җан кисәген болгап болгап тордылар да, тиз генә алып та киттеләр. Менә шулай улымны күрмичә дә, кочаклый алмыйча да калдым. Үзем авыл кызы булганлыктан күрәсең, ярылып,күз тамырлары шартлап, тагын әллә ниләр эшләп бетсәм дә..тиз аякка бастым, рәтләнә башладым. Сөтем дә күп булып төште. Ләкин ашатырга баламны гына бирмәделәр, ул үзе сулый алмый,пневмония, һ.башка күп төрле диагнозларны санап киттеләр..


Шулай ике көннән соң махсус тын алу җайланмасына тоташтырылган , бар җиренә система, тагын әллә ниләр куелган улымны, ашыгыч ярдәм машинасы бн ,реанимация бүлегеннән беренче балалар хастәханәсенә алып киттеләр. Мин күз яшьләремә тыгылып,өзгәләнеп,үкси үкси елап, күкрәкләрем шартлар дәрәҗәдә утырып калдым...


Ә бит бер нәрсә дә эшләп булмый,бар белгәннәрне укып, ходайдан ялварып догалар укудан кала берничек тә балама ярдәм итә алмый идем. ..


5 көн дигәндә мине чыгардылар. Бала табу йортыннан баласыз чыгудан да олы кайгы юк. Ярый әле мине улымның исән булуы бераз өмет бирә иде, тиз генә җыенып туп туры хастәханәгә юл тоттык...

 

Фото: скриншот инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса