Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Зәйнәб Фәрхетдинова: “Бар инде кайт нигә иярәсең соң син, дип куа идем... ”

Татарстанның халык артистына кызыклы бүләк ясаганнар.

Җырчы үзе болай дип яза:

 - Бала чагыннан ук карап устергән җанварга ияләшкәч,аңардан аерылу да бик авыр бит! Авылдан Казанга укырга киткәндә ,этебез Тарзан, мине остановкага кадәр озата иде ,"бар инде кайт нигә иярәсең соң син" дип куа идем... Ә ул озакка китүне сизгән күрәсең((( Кусам да китми,читкә барып ятып торып,барыбер автобуска утырып киткәндә, арттан йөгереп барып, карап кала иде.

Яшәде әле ул 13 яшенә кадәр,юлда хәрвакыт озатып калды,каршы алды, акыллы эт булды. Ул үлгәч елап хәлләр бетте, бүген дә эт белән кызыклы хәлләрне искә бик еш төшерәбез. Шунда мин үземә,    "беркайчан эт алмыйм һәм ияләшмим" дип ант иткән идем. Ул Тарзанны безгә олы абый Сирин, сеңлем бу породистый,восточно-европейская овчарка дип, Уфадан ук алып кайтты ул чорда.


Менә тагын бүләк итеп эт алып кайттылар. Матур инде матур,акыллы...
Берәр җиргә җыена башласам бәйләнә,чемоданга кереп утыра,сумканы актара,шулай мәш килә-килә җыенабыз. Мин чыгып киткәч, ишек төбендә шыңшып утыра,елый ди. Мин сагынып кайтып керәм, ашарына пешереп әзерләп куям, урамда йөрим, юындырам,полный кайф, бала кебек! Антлар бозылды.
Тагын ияләштем инде бу эткә дә... Мин генә түгел бөтенебез, гаилә белән ияләштек.
 

 

 

Фото: скриншот инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса