Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Гүзәл Уразова үзен "җырлый белми" дип атаучыларга җавап биргән

Татарстанның халык артисты үзен "җырламый, аның тавышын компьютерда эшлиләр" диючеләргә җавап язган.

Гүзәл Уразова:

"Мине фонограмщица, җырлый белми ул дип язган кешеләрне инстаграмда күргәнегез бардыр инде. Яки Гузәл Уразова бит ул үзе җырламый, аны компьютер белән эшлиләр диләр. Чикерткә кебек сикерә, бии дә белми. Нигә кирәк соң ул биергә! Басып кына җырла! ише язмаларны язучы кешеләр дә бар.
Әйе, мин бәлки җырчы түгелмендер, бала чактан җырчы булырмын дип уйламадым да. 9 классны тәмамлагач юрист булам, юридик факультетына Перьмгә укырга керәм дигәч Әти ризалык бирмәде. Аннары Казанга журналистикага укырга килдем. Түләүсез укырга керә алмагач вакытлыча сәнгать институтында белем ала торыйм дип анда укырга кердем. Анда да мине бушка укырга алмадылар. Платныйга кердем. И гәрләнә идем шуңа. Әти Әни алдында шундый уңайсыз иде. Студент чагымда ничектер акча эшләү ягын уйлый идем. Алай булмый бит инде. Мин укыйм Әниләр түли.. "Хомай" дигән яшьләр концерт группасы бар иде шунда мине бек вокалистка итеп алдылар. Анда бек вокал булып йөрдем. 2001 ел Әлфис Кыямов концертларында бер ике җыр җырлап чыгыш ясый идем. Мәрхүм Марсель абый Иванов күреп алып солянкаларга чакырды. Хәтердә Бардага килгәч мин солянкада "баш" җырчы Фердинанд абый Салаховтан туган ягымда булгач ике җыр җырларга рөхсәт сораган идем. Ул миңа: "Менә үзең җырчы булгач икене җырларсың", дигән иде. Инде күп еллар узды. Мин ике генә түгел 250 артык җыр җырладым. Аллаһы тәгаләгә рәхмәт!

Ә җырлый белми ул дигәннәргә, ничек бар шулай инде дип әйтәсем килә."

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса