Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Кайсы татар артисты еланнан һәм яшеннән курка?

Инстаграмда татар эстрадасының танылган җырчылары үзләре турында сорауларга җавап бирергә кушкан.

Лилия Муллагалиева белән Айгөл Бариева күрешкәннәр. Инстаграмда икесенең бергә төшкән фотоларын урнаштырып, Айгөл Бариева язылучыларына үзләре турында кызык фактларны язган һәм кайсы фактның кайсы җырчыга туры килүен язарга кушкан. 

Лилия һәрвакыт соңга кала, дөньяда тугрылык барлыгына ышанмый, кәбестә ярата, сериаллар карарга ярата һәм елан белән яшеннән курка икән.

Ә Айгөл итле ризыклар ярата, мәктәптә гел бишлегә генә укыган, велосипедта йөри белми, кечкенә пространстводан курка һәм беренче тапкыр 15 яшендә гашыйк булган икән. 

Фото: скриншот инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса