Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Җырчы Гүзәлем Әлмәт хатын-кызларын намаз укырга өйрәтә

Гыйнварның соңгы көнендә җырчы Әлмәттә булган.

Анда “Минем беренче намаз” проектының икенче очрашуы узган. Проектның беренче очрашуы узган елның ахырында булган иде.

Очрашу Әлмәт имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәтнең вәгазеннән башланган. Аннан соң тәһарәт алу кагыйдәләрен аңлатканнар. Барлык катнашучылар намаз хәрәкәтләрен өйрәнгәннәр. Гүзәлем ничек намаз укый башлаганын сөйләгән, аннан соң яулык бәйләү буенча мастер класс күрсәткән.

Очрашу бергәләп чәй эчү белән тәмамланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса