Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Әлмәт театры артисты Мәдинә Гайнуллинадан тәмле голубцы

Әлеге ризыкны пешерү барышын күргәч, аны авыз итәсе килә башлады.

Татарстанның атказанган артисты, Әлмәт татар дәүләт драма театры артисткасы Мәдинә Гайнуллинадан кичке ашка тәмле голубцы рецепты тәкъдим итәбез. 

Моның өчен башта суган белән кишерне кыздырырга, 2 кашык томат пастасы, су салып пешерергә кирәк. Шуннан соң өстенә түгәрәкләп бәрәңге тезәбез һәм тоз сибәбез.

Кәбестәне берничә минутка микродулкынлы мичкә куеп алырга кирәк.

Голубцы эчлегенә ит, сарымсак, суган, дөге, тоз, борыч, базилик, 1 йомырка кирәк. 

Голубцыны ясап, бәрәңге өстенә тезәбез. Тәмләткечләр салырга да була.

 

Сез дә әзерләп карагыз әле. Бик тәмле килеп чыгарга тиеш!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса