Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Журналист һөнәр алыштыра

"ӘТ" журналисты баллы утраучыкка сәяхәт кылды

Умартачы булыйм дисәң... Юк, җәмәгать, җиде пот бал ашарга түгел - елның җиде аенда җиде кат тирең чыкканчы эшләп, калган биш аен хәстәрлек күреп уздырырга кирәк.

Әгәр дә бал сатып алганда кыйммәтсенәсез икән - кортлар турында күбрәк укырга, таныш-белеш умартачыгызга яки өмәгә барырга киңәш итәм. Ышаныгыз, шуннан соң сатулашып тормассыз.

Каян белдең дисезме? Үземдә сынап карадым. Бал аерту сезонында районда иң текә умартачы - Ямаши авылы егете Павел Елистратовка эшкә киттем.

Бабасының лаеклы дәвамчысы

Павел һәм аның энесе Яков - бабаларыннан әтиләренә күчкән борынгы кәсепне дәвам итүче умартачылар. Бал кортлары белән "килешү" аларның геннарына салынган.

- Бабам өйләнеп башка чыккач та беренче эш итеп ике оя умарта ала. Шуннан бирле бервакытта да нәрсәгә дә булса кытлык кичерми. Бала вакытта яшьтәшләрем уйнаганда мин әти белән умарталыкта эшләргә мәҗбүр булдым. Зарланганмындыр да инде. Әтием сабыр гына тынычландыра иде, янәсе, кемнең кем булачагын вакыт күрсәтер. Аның каравы иң шәп велосипед миндә булды, 14 яшемдә шәхси мотоциклым бар иде, - дип сөйли төзүчелеккә укып та умартачы булып киткән Павел.

Бүген бертуган умартачыларның икесенә 800 гә якын оя исәпләнә. Балдан тыш алар прополис, пыльца, перга, балавыз ише корт продукцияләреннән дә табыш ала.

Соңгы берничә елда Елистратовлар бер оядан уртача 30 кг бал ала. Балның күләменә түгел, сыйфатына өстенлек биргән умартачыларның продукциясе Гарәп илләренә чаклы барып җиткән. Икесе бер юнәлештә бердәм булып эшләсәләр дә, умарталыклары, әлбәттә, аерым. Аннары, нәкъ менә Павел кәсепне төп яшәү чыганагы иткәнгә күрә эшкә олы туганга "ялландым". 37 яшьлек Павелның инде мәктәпне тәмамлап КФУ студенты булган кызы Александра, 13 яшьлек малае Артем бар. Тормыш иптәше Ландыш - татар кызы.

- Гаиләм - иң зур байлыгым, - ди Павел якыннары турында.

Борынгы кәсеп

Умартачылык җирдә 70 миллион еллар элек барлыкка килгән дип исәпләнә. Бал корты сурәте борынгы дөнья илләренең акчаларында табылган. Хәзер дә Италия, Мальта, Норвегия тәңкәләрендә очратырга була аны. Агач куышларыннан, кыялардан кыргый бал корты балы һәм балавызы җыюдан башланган (бу алым әле хәзер дә кулланыла, тик андый балның бәясе "гадие" белән чагыштыргысыз югары, диләр) кәсеп, тора-бара кешегә якыная башлый. Мисал өчен, 1910 елда Россиядә 6 млн 309 мең оя умарта исәпләнгән. Беренче бөтендөнья сугышы чорында аның саны икеләтә кыскарып, Советлар чорында умартачылык кабат үсеш ала. 1940 елда илдә рәсми рәвештә колхоз-созхозлар һәм шәхси хуҗалыкларда 10 млн оя теркәлгән булган. Бөек Ватан сугышы елларында бал җитештереп сатып, җиңү өчен танклар һәм самолетлар алып, фронтка озаткан умартачылар билгеле. Андый каһарманнар Әлмәт районында да булган.

Кайчандыр умарталыклар һәрбер авыл хуҗалыгы предприятиесендә диярлек бар иде. Бүген исә андыйлар бөтенләй дә калмаган, бал җитештерү кәсебе шәхси кулларда гына саклана. Елистратовлар кебек максатчан эш алып баручылар исә бармак белән генә санарлык.

Нәрсә белергә кирәк?

Дөресен әйтәм, мин балга битараф кеше. Яңа аерткан, яки кәрәзле балны кызыгып капкалый алам, ләкин умырып ашауны булдыра алмыйм. Әллә бала вакыттан ук бик балны әз генә ашарга өйрәнгәнгә, әллә инде бал кортыннан курыкканга. Ә менә соңгы елларда белеме буенча умартачы булган иремә һәм бал дигәндә барысына да риза булган һәвәскәр умартачы кайнатама ияреп, читтән-читтән генә булса әлеге оҗмах бөҗәкләренең тормышлары белән кызыксына башладым.

Бал кортлары "берләшмәсе" - гаилә һәм, гомумән, кешелек җәмгыяте төзелеше өчен үрнәк булырдай иң камил макет. Биредә һәр бөҗәкнең - үз урыны, үз вазифасы. Кемдер саклый, кемдер таба, кемдер җитештерә, ә менә мөһим мәсьләләр хәл иткәндә "гомуми фикер" исәпкә алына, ди белгечләр. Читне кертмиләр, үзләренекен бирмиләр. Хәер, кайвакыт алар арасында да башкаларын талаучы караклар табыла. Чисталык һәм пөхтәлек мәсьәләсе аларда һәрвакыт өстенлекле юнәлеш дисәм дә ялгышмам. Яз көне кышлау урыныннан ачык һавага чыгаргач та, умартачы киләсен көтеп тормый "өмәгә" тотына алар. Үлгән кортларны чыгарып, тиз арада эшкә керешәләр.

Шунысы да кызыклы, бер корт уртача өч атна яши, һәрхәлдә, язын туганы. Ә менә көзен дөньяга килгәне кыш чыкканчы да яши ала икән. Монысын Павел сөйләп шаккатырды. Бер бал кашыгы бал (чама белән 30 грамм) җыяр өчен кортларга 60 грамм нектар ташырга кирәк. Бер корт "ришвәт" чорында (умартачылар нектар бирүче чәчәкләр аткан чорны взятка дип атый) 30 мг ширбәт алып кайта ала. Бер кашык бал өчен ул оясыннан 2000 тапкыр очарга тиеш дигән сүз! Бер корт көненә уртача 10 тапкыр очуны исәпкә алсак, шифалы продукт җыюны 200 бөҗәк башкара! Шуңа күрәдер иремнең мәрхүм бабасы савыттагы балны җентекләп чистартмыйча юып торган киленен күргәч, аңа бал бирүдән баш тарткан.

Нәтиҗәле эшне оештыру зарур

Умартачының эш сезоны апрельдә башлана. Язгы һава температурасы 6-8 градустан түбән төшми башладымы, димәк, вакыт. Көннәр җылыта төшкәч, чиста ояга күчерү, төрле чирләргә каршы дәва, витаминнар һәм ашарына ширбәт бирү кебек эшләр тотына. Сүз уңаеннан, бу вакытта еш кына умартачылар кортларны шикәр сиробы белән сыйлый. Моны белмәгән кеше еш кына балның сыйфатын төшерә торган әйбер, алай гынамы әле, шикәр ашатып бал ясый дип уйлый һәм шуның белән ялгыша да.

- Язын шикәр сиробы бирү еш кына кыштан хәлсезләнеп чыккан кортларның тиз арада тернәкләнеп китүенә сәбәпче була, чөнки ул организмда тулысынча һәм тиза арада үзләшә. Бу вакытта яңа буынга нигез салына, ояның бар көче үзенә алмаш әзерләүгә юнәлдерелә. Кайбер галимнәр фикеренчә, шикәр сиробы зыян салган очракта да, бал җыю вакытына андыйлар инде яңаларына алышынган була. Ә инде шикәр ашатып бал ясау дигәне бөтенләй көлке. Бушка нектар җыярга мөмкинлек булганда, ник әле умартачы акча туздырып шикәр комы ашатсын ди?! - дип сөйләде Павел.

Шуннан соң көн саен күзәтеп торып, ил аертканда, кортларны читкә җибәрми карап тору, керем барлыгын-юклыгын тикшерү кебек мәшәкатьле вакыт тотына. Ул елына карап июль башы яки урталарына чаклы дәвам итә. Аннары инде иң күңелле чор - бал аерту җитә. Мин нәкъ менә шул вакытка эләктем дә.

Өлкән Елистратовның өч умарталыгы бар. Шуларның икесендә 150 шәр баш, берсендә 180 оя бал корты исәпләнә. Һәрберсендә ел әйләнәсендә җаваплы булган умартачы билгеләнгән. Моннан 10 еллар элек эшне бизнес буларак башлаган дәвердә үк ярдәмгә килгән авылдаш егетләр алар. Сезон вакытында аларга ярдәмчеләр дә кушыла. Кайсыдыр - туган, кайсыдыр - дус, тик барысы да ышанычлы кешеләр. Һәрберсе үз умарталыгы өчен җавап бирә, нәтиҗәсенә карап хезмәт хакы ала. Бал аерткан вакытта егетләр бергәләп эшли.

- Умартачыларның оклады - минималь хезмәт хакы күләмендә. Шуңа җитештерелгән бал күләменнән процентлар да өстәлә. Һәрберенең умарталыкта 20 оя умартасы бар. Тик алар аерып куелмаган. Мисал өчен, 100 баш умарта китергән балның биштән бер өлеше аларныкы. Тели икән - сата, тели икән - үзе ашый. Моны мин аларны өстәмә кызыктыру өчен эшләдем, - ди Павел Александрович.

Эшмәкәр сүзләренчә, ул егетләргә тулысынча ышана, шуңа күрә эш барышына үзенә кызык булганга күрә генә кушыла. Аның вазифалары - эш өчен кирәкле чималны табып, балны сату юлларын табу, яңадан-яңа табыш китерердәй ысуллар эзләү.

Булдырмастай эш түгел

Мин эшкә кушылган көнне аерата матур, җылы көн иде. Кортларны шундый вакытта карыйлар да. Бу көнне алар эш белән мәшгуль һәм бал алучыга "урларга" җиңелрәк була. Иртәнге сигезенче яртыда Павелның ишегалдында урнашкан складында ярдәмчеләре җыелды. Тиз арада саклагыч экипировкага киенеп, пасекага юл тоттык. Авылдан бик ерак булмаса да, бормалы һәм чокырлы-чакырлы юлдан хәттин озак бардык шикелле. Урман эчендәге әкияти аланга килеп туктагач, андагы матурлыкка "ах" иттем! Ул һавасы, ул рәхәтлеге - бөтен эшеңне ташлап шунда гына яшәрсең, билләхи! Ләкин хозурланып торырга вакыт юк - алда 180 ояны ачып, баллы рамнарны аласы бар. Гадәттә, бу вакытта 9 кеше эшли. Икешәр кешелек (берсе төтенләп тора, икенчесе ала) өч команда рәт-рәт утырган ояларны ачып, балын алып тора. Икесе Рутов методы буенча эшләнгән баллы яки буш корпусларны кайсын кая ташып тора, берсе автомобиль белән балны авылга илтә.

Автомобиль юлга кузгалгач - тәнәфес. Алдан термосларда алып килгән яки самавырда кайнатылган бөтнекле чәйне эчеп, тыныч кына хәл җыя өмәчеләр.

Бал кортлары тавыш-гауга, ят ис яратмый. Шуңа да урмарталыкка бары тик чиста киемнән килергә кирәк. Әлбәттә, хушбуй сөртү тыела. Хәмер исе кортларны бигрәк тә чыгырыннан чыгара, диләр.

Башта күпсанлы сорауларымны яудырып, әле Павел, әле әтисенең уң кулы булган Артемны сөйләтеп торсам да, беренче тәнәфестән соң ук төтеннек минем кулга күчте һәм эш бетмичә төшмәде дә. Алты сәгать дигәндә быел шатландырырлык булмаса да (шулай да ни барына ризалатырлык), уңышны җыеп, эт булдым. Бәхеткә, корт чакмады үземне - әллә хуҗаларына ошхап тыныч холыклы булдылар, әллә "осталыгымны" ошаттылар.

- Эшләмәслек түгел, синнән була! - дип канатландырды мине Павел да.

Көн дәвамында чама белән бер тонна бал җыеп аерту цехына юнәлдек. Монда инде эшнең тагын да җаваплысы һәм вагы көтә иде. Пичәтләгән кәрәзле рамнарны ачып, аерткычка салырга, аннары әйләндерергә дә әйләндерергә. Тик анысы иде башка очракка калып торыр.

Рәдифә НОГМАНОВА

Автор фотолары

Һөнәрнең уңай һәм тискәре яклары:

+

Үзеңә үзең хуҗа;

6 айдан артык эшлисең, калганын "ял итәсең";

Саф һавада сәламәтлегеңны ныгытасың;

Тәмлетамаклар өчен искиткеч һөнәр.

-

Товар сату юлларын табу үз җилкәңә төшә;

Бәя тотрыклы түгел;

Керем һава торышына бәйле;

Корт чакса, ай-яй, авырта!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса