Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Журналист һөнәр алыштыра

Паркта чәчәкләрне үлчәп утырталармы?

Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге мәдәният һәм ял паркына барган саен андагы матурлыкка һушым китә. Рәт-рәт тезелеп үскән аллы-гөлле бегонияләр, сарылы-аклы лаләләр, бәрхет чәчәкләре кемнең генә игътибарын җәлеп итми икән? Бервакыт ял итәргә килгәч, түзмәдем, паркта эшләүчедән: "Сез боларны линейка белән үлчәп утыртасызмы әллә? Бигрәк тигез тишелгәннәр", - дип сорадым....

Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге мәдәният һәм ял паркына барган саен андагы матурлыкка һушым китә. Рәт-рәт тезелеп үскән аллы-гөлле бегонияләр, сарылы-аклы лаләләр, бәрхет чәчәкләре кемнең генә игътибарын җәлеп итми икән? Бервакыт ял итәргә килгәч, түзмәдем, паркта эшләүчедән: "Сез боларны линейка белән үлчәп утыртасызмы әллә? Бигрәк тигез тишелгәннәр", - дип сорадым. Шунда ул: "Бер җай табып, үзең безнең белән эшләп кара әле", - дип шаярткан иде. Безнең кавем - журналистлар белән шаярмавың хәерле, шунда ук колакка киртләп тә куябыз. Ә нишләп әле эшләмәскә?! "Журналист һөнәр алыштыра" сәхифәсендә яшелләндерүче дигән һөнәр ияләрен язган юк иде бит әле...


Җитди эшләргә соңга калып йөри торган гадәтем юк иде кебек. Әмма бу юлы тулы бер сәгатькә соңарып килгәнмен. Парк җитәкчесе Флер Кашапов биредә эш сәгатенең иртәнге җидедә үк башлануын әйткәч, үземә дә әллә ничек булып китте. Туфракта казынырга дип ниятләп килгән җиремнән кире кайтып китү ихтималы пошаманга салып алды. Өч тапкыр Россиянең һәм БДБ илләренең иң яхшы паркы исеменә лаек булып, "Бәллүр тәгәрмәч" бәйгесендә җиңеп чыккан, халыкара бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулаган данлыклы паркта, остазларым белән беррәттән үк булмаса да, барыбер эшләргә иде бит исәп...

Җитәкчелеккә ниятемнең изге булуын җиткергәч, ярты сәгать эчендә техник инструкция узып, махсус киемнәр биреп, кулга секатор тоттырып, мине "коллега"ларым янына чыгарып та җибәрделәр.

Кояшлы матур көнне эш күп, кайсысына тотынырга да белмәссең. Үләннәрне чабып чыгасы, җир казып чәчәкләр утыртасы, чүп баскан клумбаларны чистартасы... 15 гектардан артык мәйданны биләгән паркта барлыгы 23 чәчәклек бар икән. 11 гектар җирдә газон җәелгән, агачлар утыртылган. Әле көнозын ярты гектар җиргә су сибеп өлгерергә кирәк. Һәм боларның барысын да нибары 6 яшелләндерүче башкара.

Көнлек эш тәртибе белән таныштыргач, га-җәпләнүем йөземә чыккандыр, күрәсең, "кол- лега"ларым мине тынычландырырга ашыкты:

- Эш күп, әлбәттә. Әмма сөйләшә-сөйләшә, күмәкләп эшләгәч, авырлыгы бер дә сизелми аның. Кайгырма, авыр эшләрне сиңа кушмабыз, - диделәр.

"Курорттагы кебек, диләр..."

Чү, күңелгә бераз җиңеллек керде. Фонтан каршындагы клумбада лалә чәчәкләрен алыштырыр чор җиткән икән. Секатор белән чә- чәкләрне кисә-кисә, остазларыма сүз катам: үз эшләренә мөнәсәбәтләре ничек икән?

Ирина Григорьева һәр эшкә җитеш ханым булып чыкты. Энира Корычбаева исә биредә 15 ел эшлим дип шаккатырды. Рәмзия апа Шәрифуллина да паркны яшелләндерү өстендә эшләүчеләрнең иң тәҗрибәлесе санала. Ул төнлә уятып сорасаң да, паркта ничә төп агач, чәчәк барлыгын ялгышмый әйтеп бирәчәк.

- Гыйнвар азагында чәчәкләр үстерүгә тотынабыз. Иң элек теплицаларда орлык чәчәбез. Тишелгәч, аны пинцет белән аралап күчереп утыртабыз. Көннәр җылыткач, урамга чыгара башлыйбыз. Аннан җәй буе чиратлашып су си-бәбез, чүпләрен утыйбыз. Кыскасы, чәчәкләрне бала караган кебек гел иркәләп кенә торырга кирәк, - ди тәҗрибәле яшелләндерүче.

Сүзгә Энира апа кушыла:

- Кайнанам һәрвакыт "курортта эшлисең инде" дип әйтә. Бер карасаң, шулай: саф һавада эшләү үзе зур бәхет. Әмма эшебезне җиңел дип тә әйтеп булмый. Кышларын да тик торганыбыз юк. Бигрәк тә куакларны, агачларны махсус җайланма белән кисү авыр. Көрәк тотып җир казуны инде әйткән дә юк.

Яран гөлне әбиләр үз итә

Чәчәкләр үстерү үзе бер зур тырышлык сораса, аларны саклап, көзгә кадәр үстереп җиткерү икенче мәсьәлә. Кош-корт, эт-мәчеләрдән генә саклыйсы булса бер хәл булыр иде әле. Яшелләндерүчеләр ясаган матурлыкны юкка чыгаручылар булып паркка ял итәргә килгән кешеләр тора. Иң читене дә алар хезмәтендә әнә шул ваемсызлык.

- Берсутта (өйләнешүчеләр аллеясын кызлар шулай дип йөртә. Ф.Х.) яран гөлләрнең берничә төрен утыртабыз. Инде үсеп, тернәкләнеп кенә китте дигәндә, әбиләр төбеннән чокып алып китәләр. Җәй буе шул хәл кабатлана. Барысын да саклап торып та булмый бит, - ди Рәмзия апа.

Шулай шул, ничек кенә мактансак та, әле культура-әдәп буенча без ауропалылардан калышабыз. Аларда бу яктан һәр бала инде туганчы ук диярлек парк культурасына өйрәнеп куя, имеш.

Җир эшенә мәхәббәтләре көчле

Кызларның дус-тату булуы шаккатырды мине. Хәер, шунсыз монда эшләп тә булмыйдыр. Син моны утырт, мин моны казыйм дип торсаң, утырт-кан чәчәкләрең сулып, казыган җиреңә янә чүп үлән үсеп чыгуы да бар. Яшелләндерүче Роза Хәйретдинова да биредә 15 ел эшли һәм үз эшеннән тулысы белән канәгать:

- 2000 елларда паркка реконструкция ясаган вакытта эшкә урнашкан идем. Балалар: "Әни, укысаң, монда бил бөкмәс идең", диләр диюен. Җитәкчелек әйбәт, кызлар белән аңлашып эшлибез. Җир эшенә мәхәббәт тә көчле безнең. Хез- мәтне бәяли белгән халык өчен дип тә тырышабыз. Кешеләр безнең чәчәкләргә, композиция- ләргә тиз өйрәнә. Үзгәртебрәк урнаштырсак, шундук килеп: "Узган ел болайрак иде", - дип фикерләре белән уртаклашырга ашыгалар.

"Кыяр үстерсәгез,
яхшырак булыр иде"

Халык фикере турында сүз чыккач, кызлар көлешә-көлешә бер кызык вакыйганы сөйләп китте. Әле күптән түгел генә хатыннарның иелеп чәчәк күчереп утыртканнарын карап торган бер бабай, яннарына килеп:

- Кыяр гына чәчәсегез калган, кызлар. Безгә дә файдалы булыр иде, сез дә болай ук интекмәс идегез, - дигән. Баксаң, бабай гомере буе авылга кайтырга тилмереп, шәһәрдә яшәгән, бик еш саф һава сулар өчен паркка йөри икән.

Кече формалар - могҗиза

Берара ял итеп алган арада Ирина Николаевна белән кече формаларны карап чыгарга уйладык. Яшелләндерүчеләр турында тулы бер мәкалә әзерләгәндә, ничек инде үз куллары белән тудырган могҗиза турында язмый каласың?!

Паркка ял итәргә килгән кешеләр белә булыр: анда яшел хәтфәле филләр, мәче һәм гөмбәләр күзне иркәли. Алар янәшәсендә басып фотосурәткә төшсәң, билләһи, Франциянең Версаль паркында төшкәннән ким күренмәячәк-сең! Седум үләне белән капланган фил балалары, үрдәк һәм дөя, альпинарий почмагындагы гөмбәләр - әйтерсең лә тере әкияти персонажлар. Искиткеч матурлык!

- Аны ясавы әллә ни кыен түгел, әмма карап торуны таләп итә. Формаларын үзебез дә ясыйбыз, кайберләрен Чаллыдан кайтартабыз. Дымлы туфрак белән черемәне буташтырып, формага сылыйбыз да, аннан шуңа берәмтекләп седум үләне утыртып чыгабыз. Орлыклар тишелсен өчен башта пленка белән каплап тотабыз, - дип Ирина Николаевна кечкенә формаларны ясау серләре белән бүлеште.

Мин монда эшләр идем!

Алмагачлар, сиреньнәр чәчәк атып, майның иң матур көннәрендә бирегә килгәнемә сөенеп куйдым. Мин монда эшләр идем! Күз алдыгызга китерегез: иртә белән эшкә килүгә сезне сандугачлар сайравы, тиеннәр уены каршы ала. Шәһәр тузаныннан арынып, күкрәк бар көченә саф һава сулый. Сиреньнәр, алмагачлар, баһадир чыршылар арасыннан тагын да гүзәлрәк урынга җитәсең - роза чәчәкләренең нинди генә төрләре юк! Бу күркәм эш урынын тасвирлауны тагын да дәвам итәргә булыр иде. Әмма шулары да мондагы мохитны ачып сала. Кызлар үзләре дә шулай ди: "Авыр яклары булса да, биредә җан ял итә. Өстәмә кәгазьләр тутырып, компьютер каршында утырасы юк. Җан биреп утырткан чәчәкләрне һичьюгы иркәләп торсаң, җәй буе шау чәчәккә күмелеп утырачаклар". Әнә шул чәчәклек, яшеллек ял итәргә килүчеләрне ымсындырган кебек, биредә эшләүче кызларны үзенә тартып тора да инде.

Филүзә Хәмидуллина.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса