Китаплар дөньясына сәяхәт
Китап корты мин. Әле хәреф таный белмәгәндә үк әти укый торган Жюль Верн әсәрләрен, кызыл тышлы Александр Дюмаларны өстәл астына яшерә торган булганмын. Янәсе, китаплар минеке генә. Инде алты яшемдә апамның "Әлифба"сын укып чыккан идем.
Укырга яратуым аркасында 5 нче сыйныфтан ук күзлек кия башласам да, әни әйткәндәй, "эч пошыргыч шөгылемне" үсә төшкәч тә ташламадым. Хәтта җиләк җыярга барганда да, каникулларга укырга бирелгән Гаяз Исхакыйның "Ике йөз елдан соң инкыйраз"ын кыстырып барыр идем. Хәзер исә, бик теләсәм дә, кулга китап алып кинәнеп укырга вакыт җиткерә алмыйм. Соңгы тапкыр китапханәне дә кайчан ачып кергәнмендер? Әмма Әдәбият елы уңаеннан газетаның баш мөхәррире миңа китаплар иленә сәяхәт кылырга мөмкинлек тудырды. Бер көн буе китапханәчеләрнең авыр да, кайбер кешеләр уйлаганча күңелсез дә һөнәрен үз җилкәмдә татып карадым.
Ленин урамында урнашкан "Идел буе халыклары әдәбияты китапханәсе" ишеген ачып керәм. Борынга иске газета-журнал, китап, типография исе килеп бәрелә. Яратам шуны. Китапханәләрдә була торган мистик мо- хитны татыр, хыялланып китап киш-тәләре арасыннан йөрер өчен генә дә китапханәче булып эшләр идем дип уйлавым булды, каршыма ачык йөзле ханым килеп тә басты. Китапханә җи-тәкчесе Гөлнурия апа образын тас- вирлап кына да әлеге һөнәр ияләренең ниндирәклеген чамалап була: җи- тез (шунсыз меңләгән китапка күз-колак була алмыйсың), дөньяда барган яңалыклардан һәрчак хәбәрдар (көн- дәлек периодиканы алар гел барлап бара), ә иң мөһиме, 4-5 университетны бетергән кеше белеменә ия булу. 40 елдан артык китапханә илендә яшәгәч, алар укымаган китап калды микән? Юк, эшсезлектән укымый алар, һөнәрләре шуны таләп итә. Китапханәдәге һәр китапның эчтәлеген алар азмы-күпме белергә тиеш, шунсыз укучылар белән уртак тел таба алмаячаклар. Ә арада җылы мөнәсәбәт урнаштырмыйча, кешене китапханәгә җәлеп итеп булмый. Китап укуга мә- хәббәтне дә, яңа әсәрнең эчтәлеген мавыктыргыч итеп сөйләп, мөгаен, китапханәчеләр уятадыр.
Һәр басманы яттан беләләр
Үз эшеңнең һәвәскәре булмасаң, китаплар иле синең өчен түгел. Бу фи- керне Гөлнурия апа Сабирҗанова яңа һөнәргә керешкәнче үк колагыма киртләп куйды.
- Кайсы китапның кайда ятуын ят- тан беләбез дисәм дә була. Аллага шөкер, соңгы елларда китапханәләргә вәзгыять үзгәреп килә. Фондта иске, тузган китаплар калмады диярлек. Гел яңартылып тора. 25 меңгә якын китапның һәрберсен күз карасыдай саклап тотабыз. Ел да дистәләгән яңа китаплар килеп тора, - дип меңне белгән Гөлнурия апа мине китапханә белән таныштыра башлады. - Безнең бит китапханәдә татар һәм рус телләреннән тыш, мари, удмурт, чуваш, башкорт телендә язылган китаплар да шактый. Китап укучы бетте дип зарлансак та, йөрүчеләр бар. Елына бездән генә дә якынча 100 меңгә якын китап алып укыйлар. Моны мин начар күрсәткеч димәс идем.
Китапханәгә килеп керү белән яңа җиһазларга күзем төшкән иде. Якты, заманча уку залыннан чыгасы да килми, бик зәвык белән бизәлгән. Ба- рысын да узган ел республика грантын откан акчага булдырырга мөм- кинлек туган. Яңа кафедралар, күргәзмә киштәләре, кечкенә стеллажлар, төсле урындыклар, уңайлы утыргычлар, кыскасы, китап укыр өчен бөтен уңайлыклар бар.
Гранттан тыш, китапханә шактый конкурсларда да катнашып, призлы урыннар яулап килә икән. Әле моңа өстәп атнасына ике-өч чара оештыралар. Бу - китапханәчеләр һөнәрендә иң авыры да. Юк, Рафаил Төхфәтуллинга багышланган күргәзмә ясау яки юбилейлары булган язучылар белән очрашулар уздыру аларның иҗатын яттан белгән китапханәчегә әллә ни авырлык тудырмый. Иң ялыктыргычы чараларга җәмәгать эшлеклеләрен, артистларны җәлеп итү икән.
Әле менә бу атнага гына да ике чара уздыру планлаштырылган. Җомгада "Китап төне" акциясе үткәрергә исәпләре. Яңа укучыларны җәлеп итү һәм китап укырга вакыт тапмаган эш кешеләре өчен китапханә ишекләре кичке 7 дән 9 га кадәр ачык булачак. Бу көнне җырчыларны да җәлеп итәргә ниятлиләр. Габдулла Тукайга багышланган әдәби кичәгә дә театр артистларын чакыру уе белән яналар. Шуңа да Гөлнурия ханым минем белән ике-өч сүз алышкач, театрга, мәдәният идарәсенә чыгып китте.
Кыштырдатып укуга ни җитә!
Кеше килә башлаганчы дип (китапханә иртәнге 10 нан эшләсә дә, төшкә кадәр килүче сирәк), баш китапханәче Галия Сәяхова белән "Шигърияттә Тукай феномены" күргәзмәсен ясарга тотындык. Инде лаеклы ялда булса да, әле дә үз эшенә тугры калган ханымның китап турында сөйләгәндә йө- зеннән яктылык бөркелә. Мин һаман китап та китап дип сораулар бирәм. Галия апа мине төзәтә: "Китапханәгә килгәнсең икән, димәк, сүз тере китап турында, шуның белән эш итәсең". Шуннан өздереп кенә китапханәләр турында төпле фикере белән уртаклаша:
-Тере китапны бит хәзер санга сукмыйлар. Моны яшереп тә булмый, һәркемгә билгеле. Берара кешеләр, гомумән, китапханәләргә йөрми башлаган иде. Ике-өч ел элек алар ка- баттан безгә кайтты. Компьютердан электрон китапларны укып-укып карыйлар да, тере китапка җитми, дип безгә йөри башлыйлар. Иң отышлысы, җаны булган китапның битләрен кыштырдата-кыштырдата уку бит ул.
Сүз дә юк, хәзер кеше совет чорындагы кебек китапханәләргә кырылып йөрми. 1977 елдан бирле бу өлкәдә эшләүче Галия апа элеккеге елларны сагынып искә ала:
- Хәтерлим, әле китапханә ишекләре ачылганчы ук кешеләр алдан килеп чират алалар иде. 170 шәр кеше килер иде. Безнең ул елларда утырып бераз ял итәргә дә вакытыбыз булмады. Аяк өсте берәр чынаяк чәй эчә алсак, шуңа риза булып көнозын чаба идек. Хәзер дә эшебезне җиңел дип әйтмәс идем. Китап укуның абруен күтәрү нияте белән төрле кызыксындыру чаралары, очрашулар уздырабыз. Әле алай да яшьләр китап укырга атлыгып тормый.
Татарчага ихтыяҗ зур
Көненә якынча 80-90 кеше килә диюләренә ышанмыйча утырганда, берән-сәрән генә кеше китап күтәреп килә дә башлады. "Коллегаларым" кемнең кайчан килүен инде яттан белә. Пенсионерлар, мәктәп укучылары төштән соң килсә, интеллигенция (табиблар, укытучылар, артистларны китапханәчеләр шулай дип йөртә) исә кичкә таба эштән кайтышлый керә икән. Китапны өйгә алып китү өчен шәһәрдә тору урыны булу шарт. Шуны гына аңлатып бетергәннәр иде, Украинадан эш буенча Әлмәткә килгән бер ир чит ил әдәбиятыннан билгеле классикның китабын сорап керде. Эштән соң буш вакыты күп кала икән. Әмма рухи азык эзләп кергән бу иргә берничек тә ярдәм итә алмадык. Китапны сатып алып укыса гына инде...
Ул да булмады, Габдрахман Әпсә- ләмовның "Ак чәчәкләр"ен сорап, йөкле ханым килеп керде. Фәнни әдәбият эзләүче студентлар да шактый күренде. Ләкин китапханәнең даими йөрүчеләре булып әбиләр санала. Күбесе матбугат белән танышып барырга килә (газета-журналларга язылу кыйммәткә чыга дип саный алар). Зифа Кадыйрова, Рәмзия Габделхакова кебек язучыларның ки- тапларына ихтыяҗ зур булуын да белеп кайттым.
Эшсез утыручылар димәс идем мин китапханәчеләрне. Мең төрле, күзгә күренми торган әллә никадәр эшкә өлгерергә кирәк: алынган китапларга көн дә исәп тотарга, яңа кайткан китапларга контроль талон тутырырга, искеләрен исәптән төшерергә, каталогны тәртипкә салырга һәм айга бер тапкыр санитар көндә барлык китапларны дымлы чүпрәк белән сөрткәләп, китапханәне чистартып чыгарга (әле ярый ул көнне килмәгән-мен).
Берара китап алучылар кимегәч, Галимҗан Гыйльмановның күптән кызыгып йөргән "Тәкъдиргә юл" китабын кулыма алган гына идем, бәхет кошы тоткандай Гөлнурия апа кайтып керде. "Китап төне" кичәсенә Зиннур Сафиуллин килергә ризалашкан! Әлмәт үзешчәннәре катнашында шәп тамаша булырга охшап тора. Менә сиңа бәхет! Минем аякны җиңел дип фаразлады "коллегаларым".
Соңгы сүз урынына
Чираттагы укучыга Бөек Ватан сугышы еллары турындагы китапларны тоттырып, кайтыр юлга чыктым. Укылмыйча калган "Тәкъдиргә юл" китабын үзем белән алдым. Бүген кич, һичшиксез, вакыт табып, йомшак юрганга төренеп, яңа китапның чип-чиста битләрен кыштырдатып бер хикәяне булса да укып чыгачакмын. Китаплар иленә сәяхәтем дә, димәк, тәмамланмый әле. Бирегә тагын килеп, кызыклы китапларны алып укырга исәп бар. Галия апа әйткәндәй, тере китап укуны берни дә алыштыра алмый...
Филүзә Хәмидуллина
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа