Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Журналист һөнәр алыштыра

Каләм урынына таяк тоту авырмы?

"Әгәр дә өйгә кермәсәң, милиция алып китә!" Бала вакытта тыңламаганда әни мине никтер шулай куркыта иде. Бераз үсә төшкәч, 8-9 яшьләрдә бугай, урманда учак ягучы үземнән өлкәнрәк апа-абыйларга яисә бер тирәдә җыйналып юкны бушка аударып йөрүче авыл малайларына мин дә нәкъ шулай кисәтү ясарга хирысланып киттем. Тагы да "олыгайгач", берара...

Нәселебездә ерак Кырымда хезмәт итеп, төпләнеп калган хәрби зур абыйны исәпкә алмаганда, башка "погонлы"лар юк иде. Шулай да халыкта нинди генә сүз йөрсә дә, куркыту аша хөрмәт яулаган әлеге һөнәр ияләренә ихтирамым кимемәде. Исеме "полиция"гә алышынса да, җисеме белән шул ук милиция булып калган эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан мин дә, каләмемне читкә куеп, кулыма... буйлы-буйлы таяк алдым.

Юлга чыгу юкка түгел

Анысы очраклы рәвештә килеп чыкты. Күптән түгел генә Әлмәт шәһәре ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Илнар Сафин белән Илнур Галиәскаров 2014 елның өченче кварталы нәтиҗәләре буенча республиканың иң яхшы юл патруле хезмәте экипажы буларак танылды. Алар белән якыннан танышу һәм тәҗрибә уртаклашу максатыннан (ни дисәң дә, тулар- тулмас 3 еллык машина йөртү стажы һәм бер капчык юл вакыйгаларына бәйле хикәятләр багажы бар минем!) шуларга ялландым мин. Ике куянның койрыгын берьюлы тотарга җыенсам да, Илнур белән Илнарны бергә туры китерү мөмкин булмады. Бу экипажлар составы алышынып торуга бәйле булып чыкты. Теге яки бу "ноктада" кизү торучы патрульдә кемнәр булуы иртәнге разводта билгеләнә. Эш графиклары алышыну сәбәпле, Илнар белән Илнур соңгы вакытта бергә туры килмиләр икән. Аннары, мин эшкә чыгасы көнне полиция капитаны Илнар Сафин башка сменада булды. Шуңа күрә минем геройларым - республика җиңүчесе, старшина Илнур Галиәскаров белән өлкән лейтенант Руслан Гобәев.

Эшкә ашыгам, башкалар да...

Әлмәт ЮХИДИ бүлегеннән кирәкле рөх- сәтне алгач та, иртәнге разводка барып тормый гына сәгать иртәнге тугызга мин эшләячәк экипаж басып торган Совет урамына ашыктым. Бер-ике сәгать эчендә юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга ау торачак урын - "СМУ-52" тукталышына җитәрәк 50-60 метр кала уңга кереп китә торган юл чаты. Экипаж машинасы тук-тауга ук егетләрнең берсе юл аша чыгып, эш урынына ашыккан бер ханымны туктатып та өлгерде. Өлгер дигәнем старшина Илнур Галиәскаров булып чыкты. Ә туктатылган ханым - гастарбайтер Виктория. Аның гаебе юлны тиешле булмаган урында чыгуыннан гыйбарәт иде.

- Эшкә соңарам, шуңа күрә "зебра" аша уратып йөрисем килмәде, - дип акланырга маташты ул.

Җәяүле стажым машина йөртүчесе белән чагыштырганда 10 тапкырга күбрәк булганга, кызганып куйдым бичараны. Ә бит дөрестән дә, күпләребез юлны турыга кисеп чаба. Шундыйларның саксызлыгы аркасында күпме бәла-каза булырга мөмкин. Дөрес, иптәш өлкән лейтенант, салыгыз штрафны! Мин имзалап куярмын.

Руслан Гобәев компьютердан чит ил гражданы булган Викториянең теркәлү-теркәл- мәвен, штрафлары булу-булмавын белешеп, беркетмә төзеп утырганда автомобиль тәрә- зәсенә бер ир чиертте. Күрәсең, Викторияне эш белән тәэмин итүчедер. Бик эре кыяфәт белән ни өчен тоткарлауларын белеште, башкалар да шуннан йөри әле дип үзенчә хатынны якларга да маташып карады. Руслан да төшеп калганнардан түгел. "Закон барыбыз өчен дә тигез!" дип сөйләшүгә нокта куйды да, кагыйдә бозучыга кай арада, кайсы банк аша һәм күпме штраф түләячәген төшемле итеп аңлатып, сау-буллашырга ашыкты.

- Бирегә килеп басканчы сәгать ярым Тукай проспектында тордык. Шул арада гына да 12 җәяүлене туктатырга туры килде. Дөрес, өлкән кешегә штраф салырга ашыкмыйбыз анысы, аңлатып, кисәтү ясыйбыз. Шулай да олылар сак булсыннар иде. Үзләре зыян күрү бер хәл булса, башкаларга да хилафлык китерергә мөмкин бит, - ди 11 ел юл иминлеген тәэмин итүче Руслан.

Әйтергә кирәк, җәяүле билгесе урнаштырылган урыннан 15 әр метрдан читтәрәк юл аша чыккан һәр очрак тәртип бозу булып санала. Андыйларга штраф күләме бүген 500 сум тәшкил итә.

"Ришвәт алмыйбыз!"

ЮХИДИ инспекторы "тиресе" кигәнче сорауларымны бирергә өлгерми калам - автомобиль янына тәртип бозучылардан чират тезелә башлый. Беркетмәләрне тутырып кына өлгер! Һәрберсен компьютер аша тикшерәсе, нинди законның кайсы маддәсен бозганын белеп графаларына теркисе, өстәвенә кулдан да бер- кетмә кәгазе язасы бар. Ышаныч язуының срогы чыгып, автомобилен теркәмәгән һәм ими- ният язуы булмаган Ринат үзенең ялгышын белә булып чыкты. Алай гынамы әле, штраф күләмен дә күзаллый.

Өлкән лейтенант шулар белән мәшгуль булган арада телефоннан кемгәдер шалтырата да башлый егет.

- Дуслар аша хәл итәргә ниятли бугай? - дим Русланга...

- Соң инде, дуслар булышырдай эш түгел бу. Безнең кырыслыкны да чамалагандыр...

- Әле тәртип бозучылар бик итагатьле үзләре, кычкырмыйлар да, ришвәт тә тәкъдим итмиләр...

- Сездән шикләнәләр бугай. Беренчедән, фотообъектив төбәп утырасыз, икенчедән, хатын-кыз. Ришвәткә килгәндә, аны алмыйбыз без!

Мондый төгәл һәм ярыйсы ук кырыс җавапларыннан соң, Русланны язулары һәм кагыйдә бозучылар белән машинада калдырып, урамга ашыгам. Эшләп тә куя соң бу Илнур. Юкка гына республика буенча җиңүчеләр рәтенә кер- мәгән икән. Илнар Сафин белән бергә өч айда ике меңгә якын юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын барлап, тугыз җинаять ачкан алар. Арасында машина урлау, наркотиклар күчерү кебекләре дә бар. Күрәсең, 5 ел эшләү дәверендә күзләр үткерләнә, тоемлау көче дә арта торгандыр.

Бозабызмы? Ярамый!

Очлы күзле инспектор фаралары кабынмаганнарны да, номерлары пычрак булганнарны да, ярамаган урында сулга каерганнарны да тиз эләктерә.

- Старшина Галиәскаров! Документларыгызны рәхим итегез, - дип дәшә ул җитди генә. - Бозабызмы? Ярамый, ярамый. Фараларыгыз ник кабынмаган? Игътибарлы булыгыз. Икенче юлы аямам. Хәерле юл сезгә!

40 еллык машина йөртү стажы булган пенсионер Владимир Давыдов болай җиңел котылуына сөенеп туя алмый.

- Гаебемне таныйм, онытылып киткәнмен шул. Ярый әле кешелекле үзләре. Эшләре авыр, четерекле мәсьәләләр күп юлда. Берүк исән-имин торсыннар да, булсыннар гына инде, - ди ул ЮХИДИ хезмәткәрләренә рәхмәт укый-укый.

Әйткәнемчә, Илнур биредә биш елга якын, төгәлрәге, дүрт ел ярым эшли икән. Армиядән кайткач та белдерү күреп килгән ул. Беренче эш көне исә үзәгенә үткән суыгы белән истә калган.

- Ник кирәк бу миңа дип кире уйлаган идем инде ул чакта өшүдән сызлаган аякларымны җылыта-җылыта. Инде килеп, егетлегемне сынап карыйсы иттем. Укудан кайткач, эш җайланып китте, - дип сөйли шул арада өйләнеп ике бала әтисе булырга өлгергән Илнур.

Аның белән аралашудан патруль хезмәтендә бер атна көндезге, бер атна төнге сменаларда чиратлашып 11-12 сәгать эшләүләрен, чатнама суыкларда да, җәйге челләдә дә, яңгырда-буранда да торып узган хезмәтнең бер елы ел ярымга тиңләштерелеп баруын да белдем.

Кулыма алдым таяк...

Инде эшкә керешергә рөхсәт алып мин дә ачык яшел төстәге жилетны киеп, бер кулыма таяк, икенчесенә бәләкәй генә видеокамера алып юл чатына барып басам. Выжт-выжт кына машиналар агыла тора. Тәртип бозучылар гына күренми. Биш минут уза, ун минут, унбиш... Колакта җил сызгыра, аяклар җылы ботинкада булса да өши башлый. Борын, тоям, зәңгәрләнә үк башлады...

Мине фотога төшереп, бераз журналист һөнәрен үзләштерә башлаган егетләр елмаешып, төшке аш вакыты җиткәнен хәбәр итәләр.

- Бер генә тәртип бозучыны да туктатмадым бит әле! - дим.

- Булмас та. Ерактан ук күренеп торасың - бер. Бу вакытта юлчылар социаль челтәрләр аша кая нинди экипаж торганын хәбәр иттеләр - ике. Аннары, урыс әйткәндәй, "Война войной, обед по расписанию" - өч. Бик теләгең булса, төштән соң тагын чыгарсың, - дип бик тиз эшлекле кикригемне шиңдерделәр.

Кузгалырга торганда гына минем яннан бер җәяүле юл аша каршы якка элдермәсенме! Сызгырып таягымны болгап җибәрдем. Җавапка борылып, кулы белән әллә шайтанга, әллә каядыр башка төшкә олактырды да, эре адымнарын кызулатып, күздән юк булды. Кулымда булган бердәнбер коралым - фотоаппаратым белән "атудан" кала башка чарам калмады. Күрсен әле үзен, оятсыз, эләкмәсме әле!

Шулай итеп, башка беркайчан да погонлы кешеләрдән курыкмаска, юл кагыйдәләрен бозмаска, җәяүлегә дә, автомобиль йөр- түчеләргә карата да итагатьле булырга антлар эчеп чираттагы һөнәрне сандыгыма салып куйдым. Мин күреп өлгергәннәре, әлбәттә, айсбергның судан чыгып торган өлеше кебек кенә, бәләкәй әле. Тик шунысы да җитте. Юлда тәртип саклап торучылардан тыш, аларны өйдә борчылып көтүчеләрне дә кызгандым мин. Эшләгәннәргә исәнлек-саулык, көтеп торучыларына сабырлык телим.

Рәдифә НОГМАНОВА
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса