Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Журналист һөнәр алыштыра

Чәчәкләр иленә сәяхәт [+ФОТО]

Күптән түгел Британиядә иң бәхетле һөнәр ияләрен ачыклаганнар. Чәчтарашлар, косметологлар һәм флористлар үзләренең һөнәрләрен иң бәхетле һәм күңелгә ямь бирә торган дип атаган. Мөгаен, бу аларның матурлык тудырулары, әйләнә-тирәдәгеләргә шатлык өләшүләре белән бәйледер. Язның иң матур бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан без әнә шул бәхетле һөнәр кешеләре - флористлар...

Бу чорда бөтен чәчәк кибетләрендә бәйрәм алды ыгы-зыгысы. Тәэмин итүчеләр чәчәкләрне китереп кенә тора, матур бәйләмнәр ясап сатучылар хезмәт күрсәтергә өлгермиләр дә әле. Шуңа да минем кебек өйрәнчек-ярдәмчене бер көн үзләре янында эшләтеп карарга бик теләп ризалаштылар.

Теләсә кайсы чәчәк кибетендә аллы-гөлле исләр белән бергә җиңелчә салкынлык та була. "Суык чәчәкләрне генә яхшы саклап калмый, сатучыларны да картайтмый әле ул", - дип шаярып каршыладылар мине үзгә чәчәк бәйләмнәре белән Әлмәттә дан казанган кызлар.

Кибет хуҗасы Алия Минһаҗева флористика белән инде күптәннән шөгыльләнә. Нигә нәкъ менә чәчәк сатуга кереп киттең дигән соравыма да яшь кыз төгәл генә җавап бирә алмады. Кайсы гына хатын-кыз чәчәк, хуш исләр алдында битараф кала алсын инде? 16 нчы мәктәпне тәмамлаган кызның ике дә уйламыйча чәчәк кибетенә сатучы булып урнашуы, ә соңрак флорист - чәчәкләр дизайнеры булып китүе дә, ихтимал, шуның белән бәйледер. Алиягә әле нибары 22 яшь кенә. Шуңа да карамастан, ул бүген чәчәк бизнесына башы-аягы белән кереп чумган Әлмәтнең иң яшь эшмәкәре. Үзе дә, сүзләре дә, күзе дә чәчәк төсле матур. Флорист өчен иң кирәкле зәвык, алдан күрә алу сыйфаты югары анда.

- 8 Мартны бераз курку белән көтеп алабыз. Чәчәкләрне талашып, хәтта сугышып алып китәләр. Ул көннәрдә өйгә таң атканда гына кайтып керәбез дә, янә чыгып китәбез. Алдан заказ бирүчеләр күп, предприятие егетләре гүзәл затларны бәйрәмгә кадәр үк котлый. Мәшәкатьле чагыбыз башланды инде. Әмма бу чор иң күңеллесе. Бөтен фантазияне эшкә җигеп, нинди генә бәйләмнәр ясамыйбыз! Сатып алучының гына түгел, ә булачак чәчәк иясенең дә канәгать калуы безнең өчен аеруча мөһим, - дип матурлык тудыру серләре белән бүлешә башлады Алия.

Фантазия дигәннән, биредә хыяллана белмәгән, чәчәкләрнең тәңгәллеген тоемлый алмаган кеше эшли дә алмас иде. Аларны үтәли күрә белә кызлар. Без матәм чәчәге дип кабул иткән канәферне оста флористлар, киресенчә, мәхәббәт һәм дәрт чәчәге дип атый, мәсәлән. Элек-электән аны җиңү көннәренә, кәләшләр солдатларны сугышка озатканда яки сөенечле вакыйгалар уңаеннан бүләк иткәннәр. Ә россиялеләр арасында киң таралган роза үлем чәчәге итеп кабул ителә икән. Гомумән, чәчәкләр илендә мин белмәгән яңалыклар һәм үзенчәлекләр шактый булып чыкты.

Чәчәкләрне буйыйлар да

Алдан әзерләнгән өч бәйләмне сатып алучыларга җибәргән арада, әле яңа гына килгән лалә, алтын чәчәкләрне (хризантема) тартмаларыннан чыгарып, салкын суга утырта да башладык. Менә шунда чәчәкне озак саклау серен чиште кызлар. Бүләк ителгән бәйләм күзне озаграк иркәләп торсын дисәгез, суга бернинди аспирин даруы да, шикәр дә салырга кирәкми! Көн дә аның суын алыштырып һәм чәчәк сабагын очыннан кисеп тору гына зарур - чәчәк гомерен бары шул гына озайта ала.

- Гөлчәчәкләр һәрвакыт модада. Дөрес, аларның бәясе кышын-язын бермә-бер арта. Аеруча 8 Март алдыннан тәэмин итүчеләр кыйммәтләндерә. Күп чәчәкне Голландиядән кайтартабыз. Үзебездә үстерелгән чәчәкләрнең бәясе алай ук югары да булмас иде. Соңгы елларда республикада да чәчәк теплицалары төзелә башлады. Менә лаләләрнең төрле төсен кайтарттык. Хатын-кызлар бәйрәмендә 4000 лалә сатылыр дип көтәбез, - дип әле генә кайткан чәчәкләр тартмасын бушатырга кереште Алия.

Бер-берсенә ябышып, пычранып беткән сары гөлчәчәкләрне күреп шаккаттым шунда! Иң нәзберек чәчәкләр башта шундый ямьсез була микәнни? Монда да хикмәт бар: розалар атна-ун көн юлда сусыз кайта, аларны махсус катыралар икән. Начар таҗ яфракларыннан чистартып, энәләрен кисеп, суга утырткач кына чәчәк яфраклары ачыла башлый, яшәрә. Ә теләсә кайсы чәчәк өчен иң кулай мохит - 5 градус җылылык һәм салкын су!

Тәҗрибәле Әлмәт флористы сүзләренчә, соңгы елларда чәчәк осталары ярдәме белән бу өлкәдәге мода да гел үзгәреп тора башлаган. Аеруча туйларга композицияләр, кәләш бәйләмнәре арасында билгеле бер юнәлеш популярлык казана. Узган ел, мәсәлән, зәңгәр чәчәкләрдән бәйләмнәр сорап кәләшләр тәмам сатучыларны ялыктырып бетергән. Алсу-зәңгәр төстә розалар кирәк булгач, хәтта аларны махсус буятып кайтартканнар. Әйе-әйе, розаларны теләсә кайсы төскә буяп була имеш! Моның өчен сабак очын кирәкле төстәге катнашмага утырталар һәм күпмедер вакыттан соң чәчәк таҗлары шундый төскә керә. Хәтта бер таҗы алсу, икенчесе кызыл, өченчесе зәңгәрсу төстәге гөлчәчәкләрдән үзгә кәләш бәйләме ясап та клиентларын шаккатырган алар.

Тере җан ияләре

Чәчәкләрдә генә мода үзгәреп калмый, хәтта бәйләмне бизәү элементлары да ел саен яңарып тора. Соңгы араларда фетр (юка тукыма), крафт (каты кәгазь) кебек заманча материаллар белән чәчәк бәйләмен бизәү популярлык алган. Бәйләм никадәр гади һәм зәвык белән эшләнгән булса, шуның кадәр матур санала, ди белгечләр. Хәер, бу өлкәдә бар да сатып алучының зәвыгыннан тора. Ә чәчәкләр кибетендә иң еш клиентлар булып ир-егетләр саналуын исәпкә алсак, флористларга алар зәвыгына да колак салырга туры килә.

Мәскәү, Казан кебек шәһәрләрдә махсус флористика курсларын, чәчәк дизайны семинарларын тәмамлаган Надежда Галанова әйтүенчә, туган көннәргә, юбилейларга бирелә торган бәйләмнәрне алар кешенең эчке халәтенә карап ясарга тырыша икән. Чөнки чәчәкләр кеше күңелен һәм хисен ачып бирергә сәләтле. Кемнәргәдер ачык лаләләр ошый, берәүләрнең көнбагыш чәчәгенә исләре китә.

- Чәчәкләрне үзем бик яратам. Белемем буенча икътисадчы булсам да, кәгазь арасында эшләү, туктаусыз исәп-хисап ясау минеке булмавын шунда ук аңладым. Гөлләмәләр төзегәндә фантазия генә җитми, ә мөстәкыйльлек, матурлыкка омтылу ихтыяҗы да булу мәслихәт. Чәчәкләргә бер күз төшереп тә оста флорист нинди бәйләм ясау мөмкинлеге барлыгын алдан күрә белергә тиеш. Без иң беренче чиратта эстетик матурлыкны булдыручылар, - дип Надежда миңа вертикаль-параллель һәм спираль бәйләм ясау алымнарын күрсәтте. Шунда ул гомеремдә ишетмәгәнне яңгыратты:

- Чәчәкләр кеше аурасын нык сизә. Алар кайсы төр белән туры килүләрен үзләре үк күрсәтеп тора. Чәчәк кадәр тере җан иясе бөтен үсемлекләр дөньясында башка юктыр ул!

Шулчак әле һөнәр алыштырырга барганчы ук, һичшиксез, сораячакмын дип уйлап куйган төп соравымны кызларга бирдем:

- Тере җан ияләре булгач, сезгә алар кызганыч түгелме соң?!

- Чәчәк - игътибар билгесе санала. Аны кемгәдер бүләк ителәчәген белә торып үстерәләр бит. Алар йортларны бизи, кешеләрнең күңелен күтәрә, күзен иркәли. Без иң элек менә шул матурлык, тыныч мохит һәм җиңел атмосфера турында уйлыйбыз. Билгеле, урман-кырларда үсеп утырган сирәк чәчәкләрне өзеп китерсәләр кызганыр идек. Ә шулай да "Тере чәчәкләрне бүләк итсәм, хатыным кызгана", дип бүлмә гөлләре сораучылар күп, - диде кызлар беравыздан.

Тынычланып кайтып киттем

Хактан да, чәчәкләр бит матурлык билгесеннән тыш, илтифатны тасвирлый. Өстәвенә, аларның үзеннән бигрәк, бүләк итүчесе кадерле була. Безнең йөзләребездә бер елмаю кыйпылчыгы күренсен өчен алтын таулар, кыйммәтле зәркән эшләнмәләр һәм чәшке туннар кирәкми ләбаса, хәтта бер кечкенә генә чәчәк бәйләме дә җитә...

Ә флорист һөнәренә килгәндә, бу матурлык тудыручы хезмәт ияләренең бер бик тә шәп һәм файдалы уңай ягы барлыгын белдем мин ул көнне. Үсемлекләр белән эшләүчеләрнең нерв киеренкелеге бетә, агрессияләре булмый, андый кешеләр үзләрен күпкә ышанычлырак хис итә икән. Нәкъ менә шуның өчен флористлар үзләрен бәхетле дип саныйлардыр да инде...

Филүзә Хәмидуллина

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса