Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Журналист һөнәр алыштыра

«Автоледи-2015»: иң шәп егетләр – кызлар ул!

25 июльдә Әлмәттә "Автоледи" бәйгесе узачак дигән хәбәр хезмәттәшләремне кызыклы идеягә этәрде: ә нигә әле "Әлмәт таңнары" журналистына үзен сынап карамаска?! Автомобиль йөртү таныклыгы берничәбездә булса да, машина йөртү стажы күбрәк булгангамы, мине юлларга булдылар. Тәвәккәлләгән - таш йоткан, дигәндәй, Аллага тапшырдым!

Мине дә утырттылар...

Бәйге булачагын ике атна алдан белсәм дә, хәстәрләнү эшләренә соңрак керештем - вакыт юкны сәбәп итеп гариза бирүне соңгы көнгәчә кичектереп килдем. Нәтиҗәдә "Автоледи" узарга ике көн кала ЮХИДИ бүлеге дәүләт инспекторы өлкән лейтенант Илгизә Курамшина минем хакта мәгълүматны үзе сорап алды. Бәйге шартлары буенча ни аша узачагымны алдан белдем - автомобильгә техосмотр уздырырга, үземә компьютер аша имтихан тотарга, аннан соң билгеләнгән урынга барып фигуралы дистанция узарга. Соңгысына "елан" аша алга һәм артка йөрергә, гаражга арт белән керергә, боҗра аша алга һәм артка хәрәкәт итәргә, параллель парковкага керергә һәм "капка" аша узып стоп-линиягә туктарга.

Артка йөрүне исәпкә алмаганда, барысы да имтихан биргәндәге күнегүләр, шуңа булдыра алмастай эш күрмәдем. Шулай да йөзгә кызыллык китерәсе килми бит - өч ел ярым элек узганнарны кабатларга керештем.

Автомобиль руле артына утыруыма берничә кеше этәргеч бирде. Хезмәттәшем Ләйләгөл Минаева: "Барлык журналистлар укып чыкты, без генә калдык бит", - дип мәсьәләне кузгатмаса һәм өч баланы, мине дүрт ноктага илтеп, аннары алып йөргән ир арымаса, һаман да җәяүле һәм пассажир статусында йөрер идем әле. Бик курыксам да, тәҗрибәсе саллы булган уку йортын сайладым һәм ялгышмадым дип уйлыйм. Укытучым Фәрит абыйны да, педальләрне бутамыйча машинаны хәрәкәткә китергән, үз өстенә шундый олы җаваплылык алып кышкы юлда "гранаталы маймылны" руль артында йөртергә өйрәткән Ниязны да һаман да рәхмәтләр белән искә алам. Эчке имтиханда ялгышсам да, ЮХИДИ бүлегендә тапшырганда бер генә хата да җибәрмәдем мин ул чакта. Бер сүз белән әйткәндә, тәүге сынауда ук "права"лы булган бәхетлеләр арасында мин дә бар идем.

Кабатлап торырга кирәк шул!

Таныклык алган көннән башлап автомобилемнән аерылганым юк, җәмәгать. Баштарак ирне дулатып, тез буыннарымны калтыратып һәм учларымны дымлатып йөрсәм дә (ул чорда мин 10 кг га ябыктым!), тора-бара җаена төштем бит тәки. Иң мөһим кагыйдә - юлга кузгалганда каешыңны эләктерү һәм бисмилла әйтү, һәрвакыт юл билгеләрен танып бару. Хатын-кыз, гадәттә, үзенә җайлы бер маршрут сала да, ни генә булса да шуннан тайпылмый йөри дә йөри ул. Әгәр дә тукталышка куярга туры килсә, керүдән дә битәр чыгуымны уйлап куям автомашинамны. Рәхмәт яугыры, безнең Әлмәттә ирләр хатын-кызны кызгана белә - чыга алмый азапланган урыннарда киңәш белән дә ярдәм итүчеләре күп булды, хәтта рульгә утырып автомобилемне чыгарып куючылары да очрады. Әлбәттә инде, күп кенә серләргә миңа курыкмыйча үзе утырган һәм балаларыбызны утыртырга рөхсәт биргән ирем өйрәтте. Менә шунда аның 25 еллык стажы кирәк булды да инде.

Азмы-күпме тәҗрибәм булганлыктан һәм "чәйнек" статусыннан чыкканымны исәпкә алып, беренче чиратта, юлда йөрү кагыйдәләрен барлыйсы иттем. Бәхеткә, яңа технологияләр заманында андый мөмкинлекне эзләп чабасы түгел. Интернетта махсус программалар бихисап, Россия ЮХИДИ бүлегенең рәсми сайтында онлайн режимда да имтихан биреп карарга була. Шул дәвердә кагыйдә бозу очраклары теркәгәнем юк иде, шунлыктан үземнең белемемә таянып, тиз арада узыйм гына дигән идем - (менә сиңа мә!) билеттагы 20 сорауның 6 сы хаталы! Игътибарымны йодрыкка җыеп тагын шул ук билетны узам. Әһә, бусында хаталар кимрәк, тик барыбер "имтихан" бирелмәде... Ничек тә булса барлык билетларны дөрес итеп узарга сүз биреп, имтихан кабул итә торган махсус полигонга юнәлдем. Монда мине барлык тәҗрибәмне сыный торган фигуралы йөртү көтә иде.

Яшәсен ирләребез!

И-и-и, мин сиңа әйтим, һәрбер хатын-кыз машинада килгән, яннарында ирләре. Кайсы баласын карый, кайсы янына утырып йөрергә өйрәтә. Мин кемнән ким соң әле дидем дә, иремнең эшен бүлдереп бирегә чакырттым.

Полигонда тренировкалар узучы хатыннардан битәр, аларның ирләре белән аралашудан шуны белдем: фигуралы йөртүдә чиккә куелган билгеләрне аудармаска һәм кулдан килгәнчә тиз хәрәкәт итәргә кирәк. (Ирләр димәктән, алар безнең белән икенче көнне дә булды. Уңышларыбызга куанып, кимчелекләребез өчен ачуланмый гына, киресенчә, күңелләребезне күтәрде алар. Миңа калса, "Автоледи" бәйгесендә киләсе елга аларга махсус приз булдырырга кирәк.)

Ничек булса булды - күнегүләрне кабатлап, өйгә автомобиль юарга ашыктык. Өстәвенә, берзаман машинамның бамперына бәрелгәннәр иде (монда минем гаеп юк, дистанция сакларга оныткан икенче бер "чәйнек" эше анысы), шуны да алыштырасы иттек.

Нәтиҗәдә эшләрне бетереп, кагыйдәләрне кабатлап йокларга ятканда 25 июль җиткән иде инде...

Техосмотр да, белем дә тәртиптә булырга тиеш

Бу кагыйдәне ничә ел машинада йөреп тә, бер дә техник карау узып карамаган мин бары тик бәйгенең беренче этабында белдем. Иртәнге сигезгә станциягә җыелган ханым һәм туташларның һәрберсе багажникта булырга тиешле аптечка, янгын сүндерү җайланмасы һәм авария билгесен күрсәтте. Аннары ут приборларын һәм тормоз системасын тикшертте. Билгеле бер дәвердә генә узарга тиешле бу процедураны өстәмә узу беркемгә дә комачау итмәгәндер дип уйлыйм. Чөнки автомобильнең төзеклеге - юллардагы иминлекнең мөһим шарты ул.

Әйтергә кирәк, бәйгегә гариза язган 22 хатын-кызның 13 е генә килде. Килми калганнарын аңлыйм: үзем дә әле техосмотр алдыннан да икеләнеп тордым.

Имтихан тоту өчен якындагы автомәктәп сыйныфына барырга туры килде. Биредә бәйгенең баш судьясы - Сергей Сурменев ханым һәм туташларга хәерле юл теләде һәм нәтиҗәдә килеп чыккан хаталарына аңлатмалар да бирергә онытмады. Оят булса да дөресен әйтәм - мин бу юлы да имтихан сорауларын хатасыз тапшыра алмадым. Белмәгәннән түгел, каушаудан ул!..

Артка биргәнче, алга бару җайлырак

"Юбилейный" Спорт сарае каршында әзерләнгән мәйданда безне һәм тамашачыларны бәйгенең иң кызыклы һәм мавыктыргыч этабы - фигуралы йөртү көтә иде. Әлмәтнең автоханым һәм автотуташларын ЮХИДИ бүлегенең взвод командиры Андрей Лиманский сәламләде.

- Руль артындагы хатын-кыз - ул иң җаваплы һәм матур юл хәрәкәте катнашучысы. Сездәй хатын-кызларны юлда күрү ир-атларга бик ошый, - диде ул һәм бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләде.

Катнашучыларның автомобиль зурлыгына карап бу этап ике төрдә - "миди" һәм "макси" классында уздырылды. Чыгыш ясаучылар чираты жирәбә ярдәмендә хәл ителде. Кирәк бит, ә? Болай да калтырап торган аякларымны йомшартып, җиңел кулдан беренче төркемдәге бер санын мин тартып чыгардым!

Өлешемә тигән көмешемне лаеклы кабул итте дип белегез. "Елан"ны сак кына алга да, артка да уздым, гаражга төгәл генә итеп кереп бастым, ә менә боҗра буйлап артка хәрәкәт иткәндә берни дә барып чыкмады! Ярый әле боҗралы шәһәр саналган Әлмәттә кагыйдә артка йөрүне тыя. Моннан тыш, калган сынауларны уңышлы үткәнемә куанып, стоп-линиядә туктарга оныттым. Дистанцияне үтү вакытым 3 минут 37 секундка тиң иде.

"Әлмәт таңнары" сынатмады

Минем кебек камил булмаган чыгышлар тагын булды, әлбәттә. Кемдер гаражга сыешмады, кемдер билгеләрне аударды. 1 елдан башлап 19 елгача стажы булган машина йөртүчеләр арасында күбесе минем кебек үзләрен сынарга килгән иде. Ләкин арабызда елның-елында матур чыгыш ясап, беренче урын өчен көрәшүче "бишлек" бар иде. Беренче өч урынны шулар арасындагы ханымнар бүлеште дә. Нәтиҗәдә Әлмәт ЮХИДИ бүлеге, "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе", Бөтенроссия автомобильчеләре җәмгыятенең җирле бүлеге һәм "Идел-Авто" ҖЧҖ оештырган "Автоледи-2015" бәйгесендә 3 нче урынны Людмила Кулагина, 2 нче урынны Надежда Кнурова яулады. Бәйгенең җиңүчесе дип Евгения Иголкина танылды. Ул республика буенча узачак бәйгедә Әлмәт шәһәре данын яклаячак.

Ә "Әлмәт таңнары" журналистына килгәндә, мине бәйрәм бүләге һәм мактау сүзеннән мәхрүм итмәделәр. Катнашучыларга бүләк, оештыручыларга рәхмәт йөзеннән газетабызның "Автошпаргалка" басылып чыккан бер санын да тараттым әле. Әй, куандылар да соң!

Рәдифә НОГМАНОВА

Автор һәм Ирина Апачаева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса