Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Журналист һөнәр алыштыра

Алло! 03? Ашыгыч ярдәм кирәк...

- Иртән очрашырбыз, сәгать 9 да сезнең бригада чыгып китәчәк, соңга калма! - диделәр. Аеруча төгәллек кирәк икән монда. Сәгать уклары тугызны күрсәткән мәлдә үк бөтен бинаны шаулатып, хатын-кыз тавышы яңгырады:

- 4 нче бригада, сезнең чират, ашыгыгыз!

Электрокардиограмма тартмасын күтәреп, бер минут эчендә үземнекеләр белән ашыгыч ярдәм машинасына кереп чумам. Билгесезлек... Кемгәдер безнең ярдәм кирәк. Ничек икән анда хәлләр, кайсы җирен авырттырган микән? Кечкенә генә тәрәзә аша шәһәр ыгы-зыгысын күзәтеп, шуларны уйлап барам. Чакырудан соң 9 минут үтүгә без инде авыру янында идек. Минем вазифам - беренче медицина ярдәме күрсәтү. Әйе, бүген мин яңа рольдә - берничә сәгать ашыгыч ярдәм станциясендә фельдшер һөнәрен үземдә татып караячакмын.

Ашыгыч ярдәм чакырту - дәвалану түгел

Авыру урын өстендә ята. 30 яшьләр тирәсендәге кызның бил турысы, аркасы түзә алмастай авырта. Төне буе йоклый алмаган, түзәр хәле калмагач, 03 телефонын җыйган. 17 елдан артык ашыгыч ярдәм күрсәтүдә эшләүче Гөлнара апа Әхмәтҗанова тиз арада кыздан авыртуның сәбәпләрен сораштыра башлады. Табибларның иң беренче вазифасы - авыртуның нидән килеп чыгуын ачыклау, шунсыз бернинди дәва бирү мөмкин түгел. Баксаң, дүрт көн элек кызыкай бозлы сукмакта таеп, бот тирәсе белән шапылдап бозга килеп төшкән. Авырту әллә ни сизелерлек булмагач, табиб янына баруны кирәксенмәгән.(Ул гына түгел, мондый очракта күбебез үтәр әле дигән сүзне кулланырга яратабыз).

Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, кичә кызыбыз тагын шул авырткан җире белән таеп киткән. Авыртуның кинәт көчәюе дә шуның белән бәйле. Мөгаен, аның күкрәк читлегендә бәрелү бардыр, мускуллары сузылган булырга да мөмкин. Тиз арада табибларга күренергә кирәк. Ашыгыч ярдәм беренчел ярдәмен күрсәтте. Әмма авырту үзеннән-үзе юкка чыгачак дигән сүз түгел бу, дәваланырга кирәк. Авыртуны баса торган укол кадап, кардиограмма төшереп, кызга тиз арада травматология бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк дип, без икенче чакыруга юл алдык.

Иң кызганычы - балалар

Гадәттә, без, журналистлар, берәр җиргә язарга барсак, кинәнеп сөйләшергә яратабыз. Шуның өчен махсус вакыт та билгелибез әле. Минем остазым Кама-Исмәгыйль кызы Гөлнара апа белән дә рәхәтләнеп сөйләшербез дип уйлаган идем. Кая ул? Монда бер минут та бушамый икән! Икенче чакыруга барган арада гына тәҗрибәле фельдшерга сораулар биреп, җавап алам:

- Әбием гел авырый иде минем. Шуны дәвалыйсым килеп, үскәч табиб булам, дидем. Теләгемә ирештем: Әлмәт медицина көллиятенә укырга кердем. Фельдшерлык бүлеген тәмамлагач, бераз авылда эшләп алдым. Аннан бирегә килдем. Эшебезнең уңай ягы - сменалы булудадыр. Бер тәүлек эшлисең дә, ике көн ял итәсең. Әмма шул 24 сәгать тынгысыз эштә шулкадәр арып кайтасың ки, бер көнең тулаем ял итәр өчен генә китә. Иремнең дә эше сменалы. Балаларны караучы кеше булмаса, авырга туры килә. Яңа елмы, чатнама суыкмы, яшенле яңгырмы - без һәрвакыт юлда, ярдәмдә.

Гөлнара апа сүзләренә караганда, иң катлаулысы - балалар чакыруына бару.

- Мин аларны һәрвакыт кызганам. Медицина ярдәменә генә түгел, хактан да игътибарга, ярдәмгә мохтаҗ кавем бит алар. Бигрәк тә үлем очраклары булса... Күз алдыннан әле дә бер сабый китми. Моннан 5-6 ел элек булды ул хәл. Бер хатын: "Балам суламый", - дип ашыгыч ярдәм чакыртты. Киттек. 4-5 ай тирәләрендәге сабый яшәү билгеләрсез урында ята. Әти-әнисе иртән ашатырга уятырга кирәк дип янына килсәләр, бала суламый, күзләре йомык була. Төнлә йоклаган вакытта ук үлә сабый... Әле дә күз ал- дымда тора. Андый чакырулар онытылмый...

Сәламәтлеккә җитди карарга кирәк

Тамагы шешеп, үлекле шеш барлыкка килгән хатынга медицина ярдәме күрсәткән арада, кирәкле кәгазьләрне тутырып, безнең бригададагы икенче фельдшер Ринат Корбангалиев та миңа үз һөнәренең нечкәлекләрен сөйләп алды:

- Эшебездә бөтен чакырулар да катлаулы. Нинди авыру янына барачагыбызны белмибез бит. Төрле көтелмәгән хәлләргә дә юлыгасың. Югары температура дип барасың, ә анда авыру инде үлем белән көрәшә булып чыга. Кайберәүләр дөрес итеп чакырта да белми ашыгыч ярдәмне - бөтен бәла дә менә шунда. Бу хатынның да, бер карасаң, безне чакыртырдай авыру түгел. Тамагы дүрт көн элек авырта башлаган. Үзлегеннән әле бер антибиотик эчкән, әле кайнар укол кадаткан. Тамагы шулай үлекләп шешә торган гадәте булгач, нишләп аны температура күтәрелеп, авызы ачылмас дәрәҗәгә үк җиткерергә?! Участок табиблары янына барып та торырга кирәкми бит хәзер. Андый вакытта телефоннан чакырсаң да киләләр. Без килеп тә аның шешен бетерә алмыйбыз. Барыбер табибка барасы булачак. Халык бездә үз сәламәтлегенә җитди карамый. Авырый башлау белән табибка барсалар, үзләренә дә, безгә дә җайлы булыр иде.

Шуларны аңлата-аңлата, авызын ачып, сөйләшә дә алмаган хатынны машинага утыртып медсанчастька алып киттек. Иртәнге якта лор табибына кермәкче булып, шифаханәгә мөрәҗәгать иткән булган ул. Әмма иң элек участок табибыннан юллама алырга кирәк дип аны кире борганнар. Авыртуга түзә алмыйча, елар чиккә җиткән хатынга ашыгыч ярдәм чакыртудан башка чара калмаган.

«Бәйрәмнәрдә шалтыратулар күбәя»

Безнең бригадага чакыру булмагач, станциягә кайтып киттек. Буш аралар бик сирәк була дисәләр дә, минем бәхетем бар булып чыкты. Димәк, ашыгыч ярдәм станциясендә азрак булса да ял итеп алачакбыз.

Шул арада телефоннан чакырулар кабул итеп, бригадаларны билгеләүче оператив бүлек кызлары янына да сугылып чыктым. Ни дисәң дә, ярдәм станциясенең эше иң элек алардан башлана. Үзләрен алар ашыгыч ярдәм йөрәге дип тә йөртә әле. Бу дөрес тә. Көчле аварияләр күреп каушап калган кешеләр белән тиз арада аек сөйләшү булдырып, төгәл адресларны белеп, ярдәм машинасын җибәрү бары тик алардан гына тора.

4 телефонда 4 диспетчер утыра. Телефоннарның тынып торган мәле бик сирәк була.

- Шалтыратуларны бөтен шәһәр һәм район буенча кабул итәбез. Алар ашыгычлыгы һәм катлаулылыгы буенча төрле була. Чакыруга барыр алдыннан без авыру турында барысын да сорашырга тиеш: яше, кай җире авырта, кайчан башланган һ.б., - ди Люция Заһидуллина телефон шалтыравы тынып торган мәлдә. - Билгеле, юкка гына сорау алмыйбыз. Чакыруны дөрес итеп бәяләп, кирәкле бригаданы җибәрер өчен шулай эшлибез. Минутлар, секундлар кеше гомерен хәл иткән чакыруларга бригаданы беренчерәк җибәрәбез.

Сүзгә икенче диспетчер Татьяна Варламова кушыла:

- Станциядә тәүлегенә 10 бригада эшли. Гадәттә, көненә якынча 200-230 лап чакыру кабул итәбез. Ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә 270 ләп була. һәр фельдшер югары квалификацияле һәм тәҗрибәле. Кайчакта бригаданы бер сәгатьтән артык көтәргә туры килә, димәк, бригадалар ашыгычрак чакыруда. Әмма ул һәр кешегә килә, бары аз гына көтәргә кирәк. Кешеләр аңлырак булсын иде...

Яшәү белән үлем арасында

Биш минут сөйләшкән арада оператив бүлектә телефон һич кенә дә тынып тормады. Йә, Раббым, ничек 24 сәгать буе монда эшләмәк кирәк дип уфылдап утырганда, безнең дүртенче бригаданы кабат чакыртып алдылар. 69 яшьлек әби комага киткән, хәле бик авыр. Ике фельдшерлы, реанимация аппараты җайланмасы булган бригаданы җибәрәләр.

Фатир ишеген ачып керүгә, безне әбинең кызы каршылады. Урын өстендә тәмам ябыккан әби ята. Моннан бер ел элек аңа яман шеш диагнозы куйганнар. Шул көннән соң намазга баскан әби өчен тәмугка тиң тормыш башланган. Әле бүген иртән генә сөйләшеп яткан җиреннән аның кинәт кан басымы төшкән, күзләре төссезләнгән. Фельдшерыбыз әбинең инде йоту рефлекслары эшләмәве, күзендә яшь катып калу билгеләре аның соңгы сәгатьләре җиткәнне аңлатуын әйтеп бирде.

Адәм заты нинди генә көчле ихтыярлы булмасын, үлем белән күзгә-күз очрашкач, ул барыбер көчсезләнә. Тәрәзә аша гына машиналар шаулаша, тормыш гөрли... Ә монда үлем белән яшәү арасында көрәш бара. Яшәү түгел, үлем җиңәчәк көрәш...

Тиешле ярдәм күрсәтеп, озак кына әби янында торгач, машинага чыгып утырдык. Реанимация аппаратлары, носилкаларны кире алып чыктык. Кирәге булмады... Күңелдә бушлык... Кемдер килә, кемдер китә... Телдә шул шигъри юллар әйләнә.

- Табиблар Аллаһы Тәгалә түгел. Без кулдан килгәнне эшлибез. Әмма кешеләр үзләре дә сәламәтлек дигән зур төшенчәгә аңлырак карасын иде. Безнең эштә эмоцияләргә бирелеп, хисләрне тышка чыгарырга ярамый. Чакырулар күп, чираттагысына ашыгырга кирәк!

Гөлнара апаның шулай диюе булды, диспетчер безгә телефон аша чираттагы чакыруны җиткерде. Кемгәдер ярдәм кирәк. Без тагын юлда...

Филүзә Хәмидуллина

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса