Әлмәт таңнары

Бүрене аяклары туйдыра, яки Мин почтальон булыр идем...

Журналист һөнәренең бер яхшы ягы бар - безгә кайвакыт сайлау мөмкинлеге бирелә. Менә бу юлы да, миңа чират җиткәч, баш мөхәррир: "Кем буласың килсә, шунда бар", - дип һөнәр сайлауны үз иркемдә калдырды.

Ә мин, озын-озак уйлап тормыйча, почта сумкасын асып карарга булдым.

Ни өчен нәкъ менә почтальон?

Бу сорауга җавапларым да алдан әзер иде минем. Беренчедән, әтием 15-16 ел почта хезмәткәре булу сәбәпле, мәктәп елларында туган авылым урамнарын күп урарга туры килде. Шунлыктан иң кадерле балачак һәм үсмерчак хатирәләренә "кайтып килергә" җай чыкты.

Икенчедән, почтальон булып бер урам әйләндең исә, кая нәрсә булганын үз күзләрең белән күреп, кайсы очта ни барын белеп, дөнья хәлләреннән барысыннан да алда хәбәрдар буласың. Ә бу журналист өчен дә менә дигән тәҗрибә, уңыш елмайса, хәтта сенсация ясарлык та яңалык алып кайту мөмкинлеге дигән сүз.

Өченчедән, 2015 елның икенче яртыеллыгына вакытлы басмаларга язылу тәмамланып килә. Максатым - "туган" газетамны укыйлармы, аңа язылалар микән дигән сорауларга җавап табып, халыкның "Әлмәт таңнары" коллективының эше хакында ни уйлаганын белеп кайту.

Өстәвенә, мин барасы Миңлебай авылы журналистлар өчен менә дигән байлык та. Биредәге төрле милләт кешеләренең иң төзек саналган авылларның берсендә гөрләтеп яшәп ятуы күпләргә үрнәк булырлык. Авыл җитәкчелегенә шалтыратып, почтальоннары хакында да сорашкач, нәкъ менә шунда барырга ниятләвемнең бик дөрес фикер икәненә инанып юлга кузгалдым.

Аны биредә Наташа апа дип йөртәләр

Таныш булыгыз: Нургалиева Наталья Валентиновна. Байкал артыннан Миңлебайга кайтып төпләнгән авыл килене. Инде ике дистә елга якын татар авылында яшәве белән дә гыйбрәтле аның язмышы. Тормыш иптәше Корней белән гидроэлектростанция төзелешендә танышып, кавышып китә. 90 нчы еллар ахырында Корней Әнвәр улының туган авылы Миңлебайга кайтып төпләнәләр. Бүген уртак уллары Әнвәргә дә инде 24 яшь.

- Бик акыллы, төпле минем төпчегем. Татар каны үзенекен иткән - нәселенә тартып, бик акыллы, зирәк ир-егет булып җитлекте, - ди дүрт ел элек тол калган Наталья ханым гаиләсе белән таныштырып.

Биредә Наталья Валентиновнаны үз итеп, татарчалаштырып Наташа апа дип йөртәләр. 13 ел почта тарата ул миңлебайлыларга, газета-журналларга кушып, сәлам хатлары да китергәли. Үзе башкаларга ачылып серләрен чишмәсә дә (бер генә хатын-кызның да күңел сандыклары буш түгел, сөйли башласаң җыеп алам димә!), башкаларның сүзен сыйдыра, йөрәкләрен бушатып, сөйләп бетергәннәрен тыңларга авырыксынмый. Шуңа да аны авылда яраталар, хөрмәт итәләр, җай килгән саен ярдәмләшергә генә торалар.

- Эше бер генә дә җиңел түгел инде, гел кеше белән, акча белән бәйләнгән. Шулай да, намуслы ханым булганга күрә, эшенә авырлык китерергә тырышмыйбыз, үзе безнең җайга баргач, без дә аңа булышырга торабыз. Ул бездә берәү генә, - ди Миңлебай авылы кешесе Сәлимә апа Гыйләҗетдинова.

Хәбәр алышу урыны

Авыл почтальоннарының эш көне көндезге 10 да башлана икән. Билгеләнгән вакытка соңга калмаска дип мин дә Миңлебай үзәгендә урнашкан бәләкәй генә почта бүлекчәсенә ашыктым. Героем белән пыяла аша ым кагып кына исәнләштем. Чөнки, беренчедән, акча белән бәйле эшкә, үзегез чамалыйсыздыр, чит кешене кертү тыела. Икенчедән, Миңлебай халкы хезмәт хакы алган чорга туры килдем ахры - күпләре биргәнне дәүләткә "кире кайтарырга" - коммуналь хезмәтләре өчен түләргә ашыга иде. Мөмкинлектән файдаланып, авыл кешеләренең утка һәм газга күпме түләүләре белән кызыксынам.

- Кышын аена 7-8 мең түлибез, өебез 120 кв. метрлы, - диде берсе.

- Минем өем синекеннән кечерәк, тик синнән аз түлим дип мактана алмыйм, - дип өстәп куйды икенчесе.

- Әле суга дигәне керми бирегә, силсәвиткә илтеп түлибез, - дип сүзгә кушылып алды өченче авыл апасы.

Менә сиңа мә! Шәһәр халкыннан арттырып та җибәрә бит болар.

Берсен икенчесе алыштыра торды, мин әлеге дә баягы шул пыяла аша гына Наташа апаның җитезлегенә карап, авыл халкы белән аралаша тордым. Кемлегемне һәм нинди максатларда йөрүемне белгәч, күпләре сөекле почтальоннарына файда итим дип булса кирәк, биредәге бинаның искелегенә, көзен җылылыкны соң бирүләренә зарланышып та алды. Андый сүзләрне ишеткән Наташа апа:

- Киләсе елга ремонтларга вәгъдә бирделәр ич, ярар инде, - дип авылдашларының сүз агымын үзгәртергә ашыкты.

Реклама

Шулай итеп, 3 сәгать вакытын авыл почтальоны пыяла артында акча санап, компьютерга саннар теркәп утыра икән. Пенсия һәм субсидия вакытында аларны китереп бирү дә шул бер кеше җилкәсендә. Наталья ханымнан:

- Куркыныч түгелме? - дип сорыйм.

- Безнең участковый уполномоченныйлар андый вакытта күз-колак булып йөриләр. Аннары, һәрберебездә махсус саклану чаралары бар. Урам этләреннән дә шул саклый инде. Хәер, Миңлебайда күпме эшләп, эт ташланганы булмады әлегә, - дип шөкерана итә хезмәткәр.

Хатирәләр агымына ияреп

Эт димәктән, безнең авылның этләре бигрәк усал иделәр инде! 150 ләп хуҗалыкның биштән берендә генә булса да, дүрт аяклы дусларга бәйле минем аерым вакыйга, һәрберен алдауның дистәләгән ысулы билгеле иде. Кайсын кычкырып, кайсын таяк белән шикләндереп, кайсын ипи телеме белән юмалап урап китеш иде. Әле бит ул чорда һәр йорт хуҗасы газета-журналларны күпләп алды, ә безнең авылда почта тартмалары йорт саен аерым куелган. Салмыйча кара - районга ук хәбәр бирергә дә күп сорамаслар. Шунлыктан я чакырып чыгарып кулларына тоттырырга, яисә күршеләренә кертеп бирергә дә туры килгәли иде. Этләреннән куркам чөнки.

Куркуларым бушка булмады. Бервакыт һөҗүм гел уйламаган җирдән килеп чыкты. Түбән очның арт урамында кешеләрдән шүрли торган, шунлыктан да бәйдә булмаган эт бар иде. Туйган көн иде булса кирәк, тук тамагына рәхмәт йөзеннән хуҗаларына "хезмәт күрсәтәсе" итте бугай ул бичара. Тыныч кына узып барганда эләктереп алмасынмы чәлтеремнән! Инерция рәвешендә тибеп тә җибәрдем, мәхлук чинап барып та төште. Ярый әле әни каяндыр өр-яңа джинсы алып кайткан иде - тән җәрәхәтеннән шул саклап калды. Шуннан соң мин дә ул очны тыныч күңел белән әтигә "кайтарып бирдем", эт тә бүтән юлымда очрамады.

"Безнең авыл укырга ярата"

Халык белән аралашып, хатирәләремне барлап почта хезмәткәренең төп эше булган газета-журналларның кайтканын да көтеп җиткердем, ниһаять. Элек озын-озак елларга җитә торган брезент капчык бүген күпкә гадиенә һәм очсызына алышынганын шундук чамалап алдым. Сумкалары да шулайрак икән. Шулай да, моның икенче ягы да бар - күпләп кәгазь салынган биштәр җиңеләеп тора.

Алыш-биреш ясаганнан соң, Наташа апага ярдәмләшергә ашыгам - ни генә булмасын, бүген бит аның вазифаларын мин башкарып карарга тиеш. Җаваплылыкны үз өстенә алып, хикмәтле пыяла артына кертәсе итте почтальон. Тиз арада аерасы газеталарны аерырга булышып (кул хәтерли икән бу хикмәтле процессны, башта ничек тотарга белми торган идем, тиз арада майтарып аттым тагы), миңлебайлыларның ни укыганын барлап куям. 20 дән артык газета, шул чаклы ук журнал алдыралар икән биредә. Үзебезнең "Әлмәт таңнары", "Знамя труда" газеталарын, төбәгебездә чыга торган "Хәзинә" һәм "Нефтяник" басмаларын да укый халык. Әле почта таратканны көтеп тормыйча, шул арада ук берничә миңлебайлы үзенекен кереп алып та китте.

- Укырга яраталар бездә, һәрвакыт өстән төшерелгән планны җиренә җиткереп үтәп барабыз. Күпчелек халык яратып укый торган басмалардан тыш, махсуслашкан журналларга да язылалар хәтта, - ди үзе дә 4-5 газета-журнал алдыручы Наташа апа.

Һәр басманы А4 форматына якынлаштырып бөкләп, аерып өемгә куеп чыкканнан соң, "ходовая" - "газет язу" дәфтәрен алып, кемгә нәрсә килгәнен бүлеп, йорт номерларын "сугып" чыктык. Бу арада Наталья ханымның булышчысы Гөлнара да килеп керде, аңа исә хәбәрнамә (извещение) тутырып, хатларны урамы-урамы белән бүлеп чыгу йөкләтелде. Сәгать ярымга сузылган бу мәш килүдән соң, ераграк урамнарның басмаларын сумкага, якынракларын кулга тотып урамга таралыштык.

Хәрәкәттә - бәрәкәт

Әйе, җәмәгать, почтальон гына димәгез. Бу эш сабырлык та, чыдамлык та сорый. Олы һәм кече маршрут буенча урам әйләнә калсаң, "сәламәтлегем какшамаса ярар иде" дип догаларыңны укып йөрергә калмагаең. Ярый ла, хәзер авыл урамнарына таш яки асфальт түшәлгән, тыкрыкларына хәтле төзек. Шулай да көненә әллә ничә чакрым юл урый инде почта хезмәткәре.

Хәер, хәрәкәттә - бәрәкәт, диләр бит. Без дә сүз боткасы куерта-куерта, таныш-белешләрне шаккатырып тиз арада таратып чыктык ул почтаны.

Ә инде илебездә иң зур оешмалардан саналган "Россия почтасы"на килгәндә, ул 42 мең бүлектән тора. Аларда 130 мең почтальон хезмәт куя, бу барлык эшчеләрнең бары 30 % ы дигән сүз.

- Эшемне яраттым мин. Штукатур-буяучы һөнәре белән авылга күченеп кайткач та башта балалар бакчасында эшләп карадым. Анда бит әле татарча сөйләшергә кирәк, авыр булды. Соңрак почта бүлегенә эшкә чакырдылар да, монда эшләп карыйсы иттем. Бирегә килгәнемә 13 ел булды инде, - ди киләсе елдан лаеклы ялга җыенган Наташа апа.

Түләсәләр, мин дә барыр идем

Ә шулай да күпме хатирә, күпме хис-тойгы яңартты миндә сумка асып, халыкка "почта таратып йөрү". Кешеләр, бигрәк тә ялгыз җаннар, бүген авылның бәлки бердәнбер тәпиләп урам әйләнеп, барлык яңалыклардан хәбәрдар булган шәхесен түземсезлек белән көтеп ала. Чөнки аның белән күпләрнең өметләре бәйләнгән. Ерактагы туганымнан хат килмәсме дип көткән ялгызаклар, улым яки кызымнан телеграмма килергә тиеш дип торган әби-бабайлар, хәрби хезмәттәге улларыннан хәбәр көткән аналар, озын-озак эш көненнән соң яраткан газетасын кулга алып, дөнья хәлләрен белергә ашкынган ир-агайлар, журналлардан мавыктыргыч хикәяләр көтеп алып, дәрескә зур әзерлек белән килгән бала-чаганы да өлешсез-өметсез калдырмый ич ул почтальон. Хәзер ничектер, элегрәк һичшиксез яхшы хәбәр яки беренче солдат хаты китергән почта хезмәткәрен сөенче-бүләксез калдырмый иде авыл халкы. Үз тәҗрибәмнән генә дә бик күп конфет-шоколад ашадым да, берничә аллы-гөлле яулыклы булдым дип горурланып әйтә алам. Шуңа күрә иртәгә журналистика бетә дисәләр, һич икеләнми почтальон булып китәр идем... әгәр кеше төсле түләсәләр. Ул хакта кычкырып әйтергә ярамаса да, дәшми калу үз һөнәрем принципларын бозу булыр иде. Бу эшнең бердәнбер җитешсез ягын бары шуннан гына күрдем.

Почтальон һөнәрен Рәдифә НОГМАНОВА "киеп" карады

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: