Әлмәт таңнары

"ӘТ" журналисты фермада сыер савып кайтты

Якын киләчәктә сыерларны роботлар савачак, ди. Моннан җиде еллар элек үк бу мәгълүматка тап булгач та кычкырып, рәхәтләнеп көлгән идем!

Берничә елдан соң кайбер алга киткән хуҗалыкларда робот-савымчылар барлыкка килә башлады. Замана технологияләре чоры эшче көчләргә кытлык мәсьәләсен хәл итеп, тәмам районыбызны "басып" алганчы сыер савучы булып калырга ашыктым.

Мин сиңа ышанам, дускай!

Республикада үзләрен журналист санаган һәркем "киеп карады" бугай инде ул һөнәрне. Салкында өшеп-туңып та, бедоннар ташый-ташый арып-талып та, хезмәт хаклары үзләренә булсын дип гайрәтләре чигеп тә кайтучылар булды. Тик үзем бу һөнәрдән бик озак вакытлар читләшеп йөрдем. Сәбәбен дә аңлый алмыйм, тәмле-татлы таң йокымны бүләсем килмәде бугай.

Уйлап кына карагыз әле: иртәнге биштә башланган сыер саву процессына вакытында барып җитү өчен ел әйләнәсендә иң соң дигәндә дә сәгать дүрттә торасы бит! Җәен лагерьга барып җитү өчен тагын да иртәрәк уянырга кирәк. Аннары тирес арасында эшләргә кирәк, төрле холыклы сыерлар белән уртак тел табулары да читендер… Тиреңә чаклы сеңеп кайта торган истән ничекләр котылырсың?! Юк, миннән булмый!

Шикләнгән акылыма каршы кайнар йөрәгем ярсып чыкты:

- Шәһәрдә үскән иркә сыман торма инде, ичмасам! Йокыңны эштән соң туйдырырсың, исе дә бер-ике көннән соң җилли инде. Читтән-читтән күзәтеп торуны кем дә булдыра, эшләп кара бер! Син булдырасың, мин сиңа ышанам, дускай!

Йөрәк тикле йөрәк шулай дигәч, карышып тормадым. Тәвәкәлләдем.

Хуҗа нинди - сөте шундый

Районда хуҗалыкларның төрлесе бар. Алдынгысы да, алтын урталыктагысы да, башкалардан төшеп калмыйм дип баручысы да. Ни генә булмасын, сөт сатудан килгән тере акча - ул хезмәт хакы да, вакытында түләнгән салымнар да, яңа техника да, җитәкче утырып йөри торган тәти машина да. Моны яхшы аңлаучы хуҗалыклар ихластан булдырам дип йөри. "Кичүчат" әнә шундыйлардан. Үзләренең сөт эшкәртү цехлары да булган бердәнбер авыл хуҗалыгы предприятиесенә бармый кемгә барасың? Шунда киттем.

Кичтән бик иртә ятарга тырышсам да, иртән барыбер йоклап кала яздым! Биш тула егерме минутта уянып, чәй дә эчми минем алырга килгән автомобиль утыргычына чыгып сеңдем. Мин барып кергәндә дойка башланып, фермада балачактан таныш гүләү ишетелеп тора иде инде.

Әлегә "Кичүчат" хуҗалыгында барлыгы 1403 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Ни өчен әлегә дисәгез, җавабы гади - хәзер сыерларның бозаулый торган чаклары кереп бара. Шулкадәр малны асрарлык азыкка дип ел саен 900 га күпъеллык үлән культуралары, 700 га кукуруз, суданка үстерәләр. Болар барысы да җитәрлек күләмдә силос, сенаж, печән әзерләргә мөмкинлек бирә. Белгечләр белән тәэмин ителеш ягыннан да башка хуҗалыклардан бер башка өстен тора әлегә "Кичүчат".

Савым сыерлары биредә 400 баш. Бүген һәрберсеннән тәүлегенә уртача 11 литр сөт савалар. Түгәрәкләп атаганда, дүрт тонна сөтнең яртысы үзләренең цехларында эшкәртелсә, яртысы Мөслим районы җитештерүчеләренә озатыла.

- Ялгышмасам, районда сөтне иң югары бәядән - литры 17 сумнан без генә сатабыз. Сөтебез чиста безнең, алдан ук сепаратордан чыгарып озатабыз. Антибиотикларга каршы да тикшерәбез. Терлек авырмый тормый, әлбәттә, даруларга да туры килә. Тик без андыйларның сөтен аерым савып бозаулар эчерәбез, - ди хуҗалык директоры Җәлил Сафиуллин.

Хуҗа сүзләренчә, үзләрендә эшкәртелгән чималның 1300 кг сөт пакетларга тутырылып, калганы кефир, каймак, катык рәвешендә сатыла. Майны калган чималдан язалар. Анысы болайрак була: сыер сөтенең майлылыгы 4 % санала. Сатуга китә торганы 3,2 % майлылыкта калдырыла да, шунысыннан май языла. Шуңа күрә аның бәясе дә үтемле. Махсус май ясау белән шөгыльләнгән очракта, аның үзкыйммәте зур булыр иде, ди белгечләр.

Савымчы шундый була

Мин беркетелгән сыер савучы Роза апа Спиридонованың бу өлкәдәге эш стажы 15 еллап булыр. Аңа чаклы ул Зәй районы авылларының берсендә мәдәният йорты мөдире булып эшләгән. Авылларында клуб ябылгач, Роза апа фермага алына, соңрак тормышка чыгып Кичүчатка күченә. Шуннан бирле сыер сава да инде. Мөлаем, туры сынлы, ярыйсы ук сылу гәүдәле Роза апа "Сөйли белмим инде мин" дип оялыбрак торса да, эштә бик җитез һәм булган хатын. Мин аны-моны карап, авыз ачып, эшен күзәткән арада төркемендәге 36 баш сыерның яртысын савып та өлгерде. Үзе елмаеп торыр, һәркайсына җылы сүз белән, үз итеп дәшер - сөтсез сыерың да сөтлебикә булыр, валлаһи!

- Шулай инде, алар да бит кешеләр кебек, җылы сүзне үз итә. Ә сөт булдымы - савымчы яши дигән сүз. Безнең хезмәт хакыбыз шул җаннарга бәйле бит, - ди Роза апа.

Реклама

Замана технологияләренә рәхмәт

Минем бу иртәдә эшем бик гади - төркемдәге сыерларга (Роза апаныкылар 36) азык бирергә, җиленнәрен җылы су белән юып, вакуум ярдәмендә саварга, асларын тазартып өлгерергә. Гадәттә, тәҗрибәле савымчыларга моның өчен өч сәгать вакыт җитә. Әле иң башта алар терлекчеләр алып килгән фураж капчыкларын аркаларына салып ташып, чиләкләп һәр малга бүлеп чыгарга да бурычлы.

- Авыр дисәләр дә, анысы күнегелгән эш инде. Аның каравы, элеккечә аерым савытларга салып, чиләкләп ташымыйбыз сөтне - күгәрми торган үткәргечләрдән суыткычка агып тора, - ди Роза апа савым аппаратының төзелешен өйрәткән арада.

Савым аппараты дигәне сыер имчәге формасына туры килә торган, дүртесе дә бер резин үткәргечкә тоташтырылган җайланма. Аны сүтеп җыю, чисталыкта тоту да савымчы бурычы. Сөт үткәргечкә дә җайлы гына тоташа үзе, анысын вакуум хасил итә торган төймәгә басып кабызасың да, җиленгә тоташтырасың. Аннары карап-күзәтеп торасың. Бу вакытта игътибарлы булу кирәк - әгәр дә аппаратың җиленнән төшеп китсә, аяк астындагы пычыракны "тартып алу"ын көт тә тор!

Тирестән һәм тир исеннән котылмак юк

Хуҗалыктагы фермадан тирес махсус җайланма рәвешендә чыгарылса да, маллар астын чистартып тору кул эше сорый. Һәрвакыт хәрәкәттә булганда гына эшләр уңачак. Шуңадырмы, хуҗалыкларда күпме йөреп тә, авыр гәүдәле савымчыларны очратканым булмады шикелле. Хәрәкәттә - бәрәкәт шул.

- Күпме чиста булырга тырышсак та, мал мал инде ул. Кичен чистартып кайтып китәсең, иртәнгә кабат эш көтә. Сөткә зыян килмәсен дип катлы-катлы юарга туры килә җиленнәрен. Бер чиләк су иң күбе өч сыерга җитә, - ди тәҗрибәле сыер саввучы.

Әйтергә кирәк, Роза апа һәм аның хезмәттәшләре эштә дә, тормышта да сынатмыйлар - еш кына "Кичүчат" алдынгыларының исемнәре ел саен уздырыла торган савымчылар бәйгесендә дә, Сабантуйларда да яңгырый.

- Эшем начар түгел минем, һич кенә дә зарланмыйм. Хезмәт хакын вакытында бирәләр, 18 меңнән дә ким алганым юк. Сәламәтлегем дә Аллага шөкер. Шулай булгач нигә әле эшләмәскә?! - дип үз һөнәрен мактады алдынгы сыер савучы.

Роза ападан калышмыйм дип күпме тырышсам да, ике сыердан артыкны сава алмадым. Әллә егәрлегем җитеп бетми шунда, әллә тәҗрибәм юк. Ләкин шул арада ике тапкыр тирескә басып егыла яздым, берсендә сыер белән уртак тел тапмый тибүдән чак котылдым, бер сүз белән әйткәндә, шыбыр тиргә батып, ник килгәнемә үкенә яздым!

Ах-вах килеп өйгә кайткан идем, йокыларыннан торып килүче балаларым ияреп кайткан исләрдән борыннарын җыерды.

Ике сәгатьлек эшемнең нәтиҗәсе болайрак булды:

- кайтып йокылы-уяулы килеш аш пешергәндә, тастымалыма ут кабып кулымны пешердем;

- эшләми эшләгән көйгә кичкә үк кулларым чебиләп чыкты;

- атна буе режим бозылудан башым авыртты;

Аның каравы, болай да хөрмәт ияләре санап йөргән сыер савучыларга рәхмәтем тагын да зурайды. Сөтле чәй бигрәк тәмле бит!

Рәдифә НОГМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: