Әлмәт таңнары

Шәһәрдә яшә, авылны макта яки Колхоз рәисе булу җиңелме?

Бер танышым күптән әйтә иде: "Синнән менә дигән колхоз рәисе чыга!" Авыл хуҗалыгы темасында кайнаган журналист буларак, барысы белән дә диярлек таныш, һәр тармакта азмы-күпме белемем бар төсле.

Сүзен чынга алмасам да, кайвакыт башка әллә нинди уйлар килә бит ул! Ә күңелгә салынган ният кайчан да булса тормышка ашмый калмый. Миңа да ул көн җитте. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан баш мөхәррир теге яки бу һөнәрне үземдә татып карарга дигән күрсәтмә бирде. Уйладым да, булган-булган булсын дип "Чулпан" хуҗалыгы җитәкчесе Минфаяз Илаловка тәкъдим ясадым! Ә ул ризалашты. Бер көнгә миңа үзенең креслосын биреп торырга ризалашты.

Йокы, йокы... Ах, ул йокы!

Кичтән сөйләшенгәнчә, мин җитәкче буларак хуҗалыкка иртәнге җиденче яртыдан да соңга калмыйча килеп җитәргә тиеш идем. Шаккаткыч, аның өчен мин иртәнге биш тулганчы торырга тиеш буламмы? Коточкыч! Гадәттә, төне буе я материал язган, я китап укыган, я башка юк-бар сәбәпне бар итеп йокламый уздырган иҗат кешесе өчен иртәләрен тору башка сыймаслык хәл!..

Иртәрәк ятып карарга булыр дип план корып кайтканда җитәкче үзе шалтыратты - иртән аны шәһәргә кичектергесез киңәшмәгә чакыралар. Миңа, әлбәттә, анда катнашу мөмкин булмаячак (мин бит берничә сәгатьлек кенә "персидәтел"), шуңа күрә эшкә соңрак керешәчәкмен. Шатландырдың, абзый, рәхмәт!

Ә бит чыннан да, авыл хуҗалыгында йокы да, ял да юк. Җитәкче кеше дә эшчеләре белән иртә таңнан тора. Савымчылар иртәнге бишенче яртыдан җиделәргә кадәр дәвам иткән савымнан соң өйләренә кайтып өй мәшәкатенә чумган арада, рәис кеше механизаторлар белән я гаражда, я басуда булырга тиеш. Ай-һай, моңа ияләшү бир авырдыр ул?! Эшкә керешкәнче үк беренче биремне үти алмас булып чыгам бугай. Монысына "2"ле сиңа, Рәдифә!

Тавык та чүпләп бетерә алмаслык

Шулай итеп, кинәшмәдән чыгып, өр-яңа "директорның" шоферы булып Минфаяз абый мине башта өенә алып кайтты.

- Ач карынга эшләп булмый, башта тамак ялгап алырга кирәк, аннары "биләмәләреңне" карап чыгарсың, - диде ул.

Монысын мин урак урып кайткан кешедәй бик әйбәт эшләдем. Фаяз абыйның тормыш иптәше Светлана ханым пешергән сый-нигъмәтләрне тиз арада урнаштырып (бусына "5"ле!) бүген эшләнергә тиешле бурычларны барладым.

Октябрьнең 8 енә "Чулпан"да маллар җәйләүдән кайтып, ел дәвамында яңартылган фермаларга кереп урнашкан булып чыкты. Аларның рационына кичәдән башлап рапс үләне урынына бүрттерелгән бодай бөртеге катыш сенаж кертелгән. Эш барышын тикшереп, андагы тәртипне карап, сыерларның сөт күрсәткечләрен белеп чыгасы бар. Бер сүз белән әйткәндә, терлекчелек өлкәсенә контрольлек кылырга.

Менә инде икенче көн рәттән хуҗалыкта ягулык беткән! Көннәр ару торганда, кичекмәстән 500 гектар җирне эшкәртәсе бар. Бу бит 5 трактор басуга чыга алмый тик тора дигән сүз.

Кышка керер алдыннан тирә-якны җыештырып, ишек-тәрәзә җылытып, килгән эшче көчләрнең торган урынын әзерлисе бар. Тагын пычраклар башланганчы салам ташыйсы, савымчыларны берәр атна ял иттерердәй алмаш һәм туа торган бозауларга караучы табарга кирәк.

Минфаяз Илалов сөйли торган саен, башым зураеп, гәүдәм җиргә сеңә барган төсле тоелды...

Баш кашып кына акыллы фикер килми шул

Күн сапогиларымны резин итеккә алыштырып, авыл пычракларыннан курыкмый торган "Шевроле Нива"га утырып (яшьләр теле белән әйткәндә "респект и уважуха!", чөнки мәңге акча җитми дип зарланып йөргән җитәкчеләрнең күбесе шәп-шәп иномаркага утырып йөрергә күнеккән) выжлатып фермага барып җиттек. Әйе, машинасыз йөри башласаң, барлаган эшләреңне ерып чыгам димә. Беренчедән, саз, икенчедән ерак. Фермалар, әйткәнемчә, ремонтланган, ике бинаның һәрберсе бер миллионлык калай түбә белән ябылган. Эче дә агартылып, дезинфекция ясалып, мал-туарларның ашарына-эчәренә кайгыртып куйганнар. Сыерлар бозаулый торган бинага кереп, мал караучы белән сөйләшәбез. Бары да тәртиптә бугай, менә-менә бер сыер бозауларга тора... Шулай да, ферманың ишекләре ачык. Җитәкче аңа игътибар итеп, алга таба атлый. Мин күңелемә сеңдереп барам. Чыннан да, бозавы - яңа туган бала ләбаса. Аларга бит җылы кирәк! Ферма мөдире Ленар абыйга юлыгабыз. Минфаяз абый таныштыра, менә бу, янәсе, бүген сезнең җитәкче, ул ни кушса, шуны эшләгез. Батыраеп командирларча тавыш белән сүз башлыйм.

- Ленар абый, нишләп әле бозаулый торган сыерлар абзарының ишеге һаман да җылытылмаган? Юеш ыштан белән салкын бетонда утыртып караргамы бәлки сезне?!

Ферма мөдире "уенмы бу, чынмы?" дигәндәй әле миңа, әле Минфаяз абыйга карый да:

- Ябык иде ул, хәзер генә ачылгандыр, бар да тәртиптә булыр! - дип безнең уенга кушылып китеп бара.

Без исә маллар алдына салынган сенажның барлыгына һәм муллыгына инанып гаражга юнәләбез. Йөри торгач аякка суык уза, колак җилнең салкынлыгын сизенә башлый. Моны сизеп булса кирәк, колхоз рәисе биредәге бердәнбез җылы бүлмә - утын белән ягылучы мич урнаштырылган "токарныйга" алып керә.

- Бездә станоклар да, тимерче алачыгы да сакланып калды. Биредә без иртәнге алтынчы яртыда салкын көннәрдә планерка үткәрәбез. Төннәрен каравылчы бүлмәсен дә үти бу урын, - ди ул.

Абзарларның караңгы булуына игътибар иткән идем инде, инде килеп утын белән ягылучы мич... Хәлләр шәптән түгел шул хуҗалыкларның. Әйтик, шул ук "Чулпан"да гына да, электр энергиясе өчен аена 200 мең сум түләү килә. Файдасы булмасмы дип, чынлап торып экономияләүгә күчкәннәр. Көндезен ут кабызырга ярамый, лампочкаларын да энергия саклый торганнарын куйганнар. Арбасына 7000 сум түләп киселгән-ярылган утын алып бүлмәләрне җылыталар, кышларын малларга башак бирәләр. Һәм бу бөтенесендә дә шулай диярлек!

- Әй, аны сөйләсәң - сүз, төртсәң - күз! Ашыга-ашыга уракка төшәбез, сугабыз. Беребездә дә сушилка юк. Куяр идең, эшләтергә солярка кирәк. Комбайннарга да солярка алырга акча таба алмаган вакытлар була, без аны ничек киптерергә тиеш? Теләсәк-теләмәсәк тә, аны бу тирәдәге бердәнбер ипи кабул итү пунктына тапшырырга мәҗбүр булабыз. Киптергән өчен килосыннан фәлән сум, чистарткан өчен фәлән сум, транспорт өчен фәлән сум чигертәләр дә, без бодайның болай да юк бәясен тагы да киметеп уртача бары 3 сумнан тапшырабыз булып чыга, - дип эшләрнең барышын тирәннән аңлатырга тырышып сөйли Илалов абый.

Сүзгә баш инженер Вильсур абый кушыла.

- Ягулык табасы иде...

Җитәкче миңа ымлый, янәсе, әйдә, иптәш персидәтел, эшлә!

- Күпме кирәк?

Реклама

- Көн дә азык ташу, язга җир сөрүне исәпкә алсак 15 тонна чамасы. Бу айга җитәргә тиеш.

- Кассада акча бармы соң?

- Берәү 65 мең тиеш иде, китерергә тиеш, - дип сүзгә кушыла Минфаяз абый.

Калькуляторымны алам да, саный башлыйм. 15 тонна дизель ягулыгына 375 мең акча кирәк. Бу тәүлегенә уртача 1200 кило сөт тапшыруны исәпләсәң, 21 көнлек сөт акчасы. Хуҗалык кирәк-яракларына 10 көнлек сөт акчасы кала. Бу 180 мең дигән сүз. Хезмәт хакына аена 500 мең һәм электр өчен 120 мең түләүне (бу әле ким дигәндә) исәпкә алып, хуҗалык 440 меңгә минуска чыга!

Бухгалтерлык сәләтем өчен "5" ле алып, баш кашырга гына кала.

- Урнаштырырлык тимер-томыр бармы?

- Саттык.

- Ипи?

- Урнаштырдык.

Менә сиңа мә! Булган акчаны инженерга биреп, шофер белән якындагы ягулык станциясенә озатырга гына калды. Калганын иртәгә үзең уйларсың инде, иптәш рәис! Ә моның өчен чираттагы "2" лене көндәлеккә теркәп, алга таба киттем.

Җир белән күк арасы

Кышлыкка куелган комбайннар, тирләп-пешеп рапс ура торган техниканы ремонтлап ятучы абзыйларга карый-карый биләмәләрне ураган вакытта, рәис янына Камы-Исмәгыйльдән фермер Хәмбәл килеп чыкты.

- Менә бу минем дус инде, бер-беребезгә булышып, ярдәмләшеп яшибез, - дип таныштырды Минфаяз абый.

Хәмбәл абый да терлекчелек белән шөгыльләнә. Сыерлар асрый. Сөтен шәһәргә сата. Эремчек, каймак ише белән маташмый, халык сөт көе дә алып бетерә. Үзенең чәчүлек җирләре бар, бодай, арпа үстерә. Ә менә печәнне "Чулпан"нан ала икән. Азык әзерләү вакытында биреп торган техникасы һәм эшче көчләре исәбенә. Шулай шул, кул - кулны, ике кул - битне юа.

Икесе дә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, икесе дә сөт җитештерә. Тик берсе килосын 15 сумнан озатса, икенчесе литрын 30 сумнан сатып тора.

Булмады бу, китәм мин!

Инде килеп, якын арада үтәлергә тиешле тагын бер бурыч калып бара. Ул да булса яңа туган бозауларны карарга кеше табу. Авылда эшләрдәй бердәнбер кеше - кайчандыр биредән пенсиягә чыккан Фәһимә апа бар икән. Башны иеп шунда киттек. Хәлне аңлаттым, башларымны ташка орып диярлек сорадым. Булмады. Авыру туганын карый икән. Хәлгә керсә дә, ризалыгын бирә алмады.

Ә шулай да өстәлеп торган "2"лене җиңеләйтердәй хәбәр булды! Ферма мөдире Ленар абыйга рәхмәт инде. Килде дә: "Бу хатынның аягы җиңел булды бит, өч сыерыбыз бозаулады", - диде.

- !!!

Бу вакытта төш вакыты узып килә иде.

Колхозыгыз үзегезгә булсын!

Кырык эш ярылып ята: әле бухгалтериягә барасы, кичке савымга төшәсе... Булмый бу. Үтерсәгез үтерегез, китәм мин. Арыдым! Туйдым. Булдыра алмыйм! Рәхмәт. Колхозыгыз үзегезгә булсын!

Билгеле, хәлемә керде Минфаяз Фазылович. Мыек астыннан елмайды да, ашатып-эчертеп, бик хөрмәтләп өемә илтеп куйды.

Яшәсен журналист һөнәре!

Рәдифә НОГМАНОВА

P.S. Шулай да, баш иям мин сезнең алда, фидакарь рәисләр! Рәхмәт сезгә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: