Әлмәт таңнары

Ни хәлең бар, студент?

Студентлар көне уңаеннан "Әлмәт таңнары" журналисты 50 елга якын тарихы булган Әлмәт политехник техникумында бер көн студент булып карыйсы итте...

25 гыйнварда Россиядә Студентлар көнен билгеләп узалар. Ел саен студентларның чатнама суыкта шау-гөр килеп бәйрәм итүләрен күргәч, йөрәк ниндидер бер могҗиза көткәндәй талпына башлый. Күңелнең хәтер капчыгы чишелеп, күз ачып йомганчы узып киткән студент елларым искә төшә. Университет ишекләрен ачып кереп, аудиторияләргә узу, төркемдәшләр белән аралашу, озын-озак лекцияләр, төн йокыларын алган имтиханнар сагындыра. Самими вакыт, яшьлек еллары, тормышны бары ак төсләрдә генә күргән чаклар... Үткәннәргә кире кайтып булмый дисәләр дә, миңа кабаттан студент елларына кайтып килү бәхете тәтеде. Студентлар көне уңаеннан 50 елга якын тарихы булган Әлмәт политехник техникумында бер көн студент булып карыйсы иттем...

Телевидение дикторлары кебек сөйләргә өйрәтәләр

"Әлмәт таңнары" газетасы диюгә, техникум җитәкчелеге мине татар те- ле дәресенә кертергә карар итте (инженер графикасы яки техник механика кебек фәннәрне барыбер үзләштерә алмас идем). Яңа ролемне беренчеләр белән техник процессларны автоматизацияләү төркемендә сынап караячакмын. Аларның тәүге семестрны ябып, өйләрендә шактый ук көч җыеп килгән беренче уку көннәре иде. Татар теле һәм әдәбияты парында Әлмәт тарихы, Татарстан атрибу- тикасы турында кереш дәрес үтәчәк- ләр икән. Нәкъ өстенә басканмын - кызык дәрес! Шыпырт кына буш урынга кереп, яңа ролемә ияләшә башла- дым.

16-17 яшьлек егет-кызлар укытучылары сөйләгәннәргә мөкиббән ки- теп карап тора. Ә мөгаллим бик оста сөйли. Студентлар Әлмәт тарихы бе- лән кызыксына кебек... Ничек кенә бул- масын, бирелеп тыңлаулары күңелгә хуш килде. Ара-тирә лекцияләр дә яз- галадык.

Сәгатьтән артык барган татар теле дәресендә үзем өчен күп нәрсәләр белдем. Укытучылары хәзерге студентларның сөйли, үз фикерләрен дөрес итеп аңлата белмәүләре турында кызыклы гына фикер дә әйтте (булачак нефтьчеләргә матур сөйли белү кирәкми дә инде, югыйсә). Шуңа да беренчеләргә Татарстан Республикасының гимны, гербы, әләме ту- рында матур итеп чыгыш әзерләп килергә өй эше бирелде. Телевидение дикторлары кебек матур, ачык итеп сөйләргә өйрәнергә тиеш булабыз.

Күңелле үтте ул дәрес. Кызык мизгелләре дә булды: флаг сүзен бер студент чүпрәк дип тәрҗемә итте. Укытучының көйләп лекция сөйлә- венә исә ике егет татлы йокыга талды...

Айлык стипендия - 500 сум

Тәнәфестә "төркемдәшем" Эльзана Габдурахманова белән сөйләшеп киттек. Киләчәктә үзен КИПиА слесаре һөнәренә багышларга теләгән кыз бирегә Башкортостанның Туймазы районыннан ук килгән.

- Кайда да укуы авыр инде. Җиңел бирелә торган һөнәрләр юктыр ул. Әлеге һөнәрне үзләштерә алсам, ки- ләчәктә яхшы эштә эшләрмен дип уйлыйм. Әти-әниләрем нефтьчеләр тү- гел. Әмма минем теләккә каршы килмәделәр. Кайбер студентлар кебек БДИдан куркып тугыздан соң китмәдем. Техникумның дәрәҗәсе зур, биредә төпле белем бирәләр. Дисциплина көчле. Әлмәттә туганнар да бар, шуңа бирегә килдем, - дип сөй- ләде ул.

Мине төркемдәге егет-кызлар белән дә таныштырды. Арада җырга-моңга сәләтлеләре дә, спортка мө- киббәннәре дә бар. Эльзана үзе мәктәптә профессиональ дәрәҗәдә волейбол белән шөгыльләнгән. Хәзер дә аны ташламаган, техникумның волейбол командасына кергән.

Студентка акча күп кирәк. Эльзана да әти-әнисенең ярдәмен тоеп яши. Мактамадан килеп укып йөргәч, акчасы да юлга күп китә икән. Ашханәдә тукланмыйча да булмый. Төрле кирәк- яраклар да аласы бар. Әти-әниләр җибәргән акчага ай саен стипендиянең дә өстәлүе үзе зур бәхет. 500 сум аз кебек тоелса да, иш янына куш ди- гәндәй, ярап куя.

Аз керемле гаиләләрдән булган студентларга техникум ашханәсендә ашарга талон бирү дә каралганлыгын белдем. Ачыкканда бер күмәч булса да алып ашарга менә дигән мөмкинлек бу. Гомумән, биредә яхшы укыган студентларга өстенлекләр күп. Бигрәк тә нефтьчеләр ярдәме белән күп га- мәлләр башкарыла. Яхшы укыган студентларга төрле исемле стипендия- ләр дә бирелә.

"Бәрәңге кыздырып алып барасыларым килә"

Мәктәпне тәмамлап, читкә чыгып киткән студент өчен куратордан уңу - шулай ук олы куаныч. Куратор анда сыйныф җитәкчесе кебек икенче әнигә әверелә. Ерактан килгән студентларга моң-зарларын сөйләр өчен аның киң күңелле булуы аеруча мөһим. Шундый ачык, ярдәмчел укытучы, берләрнең кураторы Зөлфия Камалова техникумда 10 елдан артык татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Шушы дәвердә ул күпме студентка ата-ана киңәшләрен алыштырган. Быел исә Зөлфия Әхәтовна яңа төркеменнән гомумән уңган - студентлары арасында баянчылар, җырчылар күп икән.

- Сөйләшеп җыелганнар диярсең, бер төркемдә шуның кадәр талантлы баланың булганы юк иде әле, - дип сөйли төркем җитәкчесе. - Азнакайдан Айдар Хәсәншин бик сәләтле егет. Гел конкурслардан кайтып керми. Актаныштан Фәрид Хәбибуллин - баянчы. Чаллыдан килгән Фәнис Фәтхуллин, гомумән, киңкырлы егет, тальянда, баянда уйный. Аларның бу сәләтләрен белгәч, төркемебез моңга күмелде. Класстан тыш сәгатьләрдә баянда уйнаулар оештырабыз.

Реклама

Зөлфия Камалова һәр студентын үз баласыдай яратуын яшерми. Бигрәк тә ераграк районнардан килгән студентларны үз итә.

- Минем янга еш керә алар. Сөйләшеп утырырга вакытым булмаса, янымда утырып булса да чыгып ки- тәләр. Аларның күбесенә ана назы җитми, сагыналар, - ди укытучы. - Беренче курстан 4 нче курска чаклы аларга шулкадәр ияләшәсең, үз балаңа караган кебек карый башлыйсың. Техникумны тәмамлагач та, һәрберсенең тормышы белән кызыксынып барасың. Егетләрнең күбесе тулай торакта яши. Кайчакта ачлы-туклы яшәгәннәрен дә белеп торам. Берәр ай өйләренә кайт-мыйлар. Эх, егетләремә бәрәңге кыз- дырып булса да алып барырга иде, дип уйланам кайчакларда.

Тулай торакта күңелле

Чыннан да, тулай торакта яшәгән студентларны үзем дә кайчак кызганып куям. Мөгаен, нәкъ менә күмәкләшеп, кайчакларда "урлашып" ашаулар студент елларын онытылмаслык итәдер. Дөрес, хәзер студентлар андый ук түгелдер дә, бәлки. Күпләре акчага туенып яши дип беләм (юкса, 18 яшьтән студентлар руль артына утырып йөр- мәс, техникум каршындагы машина кую урыннары буш торыр иде). Троллейбусларда "куян" булып йөрүчеләр дә юктыр инде. Әмма тулай торакта яшәү-че студентлар әле дә бар.

Шуңа да кабаттан студент булып карау мөмкинлеген алып, тулай торакны күрмичә китә алмый идем. 2 нче курс студентлары Наил Аитов белән Сирин Әхмәтҗанов мине үзләре янына кунакка дәште. 12 квадрат метрлы бер бүлмәдә өч егет көн күрә. Кечкенә генә суыткыч алып куйганнар. Утырып ашар өчен өстәлләре, йокларга урын-җирләре бар. Кысан булса да, бергә яшәгәч күңелле. Хәер, тулай торакның биш йолдызлы кунакханә түгеллеген алар белеп килә бит инде.

Егетләрнең икесе дә Азнакайдан, көрәш белән шөгыльләнәләр икән. Әлмәтне яратканга техникумны сайлаганнар. Ярты елга нибары 3500 сум гына түлисе булганга, тулай торакта яшәргә карар иткәннәр. Чиратлашып ашарга әзерлиләр. Биредә яшәү күпкә очсызга төшә, дип саный егетләр. Техникум янәшәдә генә булгач, төшке ашка да бүлмәләренә генә кайтып йөриләр. Кызык хәлләр турында күпме генә сорашсам да, егетләр миңа тулай торак хикмәтләрен сөйли алмады. Әллә оялдылар, әллә, чыннан да, кызыклы вакыйгаларга тарымаганнар әле...

Самими хатирәләр

Алар чәйләгән вакытта истәлеккә үзләрен фотога төшереп, кайтыр юлга чыктым. Техникум каршында шау-гөр килгән егет-кызларга карап, студент елларым искә төште. Рәхәт иде... Күршеләр белән ызгышып, бер-беребезнең табаларын урлап, ачлы-туклы яшәдек. Бер елны Азнакайдан ук алып килгән бер капчык бәрәңге атна-ун көн дигәндә череп бетте, көн дә һәр бүлмәдән берәр бәрәңге теләнеп йөрүләр ярты елга сузылды...

Имтихан вакытларын инде әйтәсе дә юк. Төннәрен 9 нчы кат балконыннан "халява"лар тоту, атналар буе чәчне юмыйча тору, имтиханнар беткәнче бер үк киемдә йөрү - нинди генә ырым-шырымнарга ышанмый идек?! Беренче семестрны гел бишлеләргә генә биреп авылга кайтып киткән көнемне әле дә булса сәгате, минутына кадәр хәтерлим.

Үзем дә әле яңа гына укуны тәмамлап, табадан төшкән белгеч булсам да, шуларны искә төшергәч, әллә нигә студентларга рәхмәт әйтәсем килеп китте. Бигрәк тә беренчеләргә - "төр- кемдәшләремә". Татлы мизгелләргә күмгәннәре өчен... Үзенә күрә бер хөрмәткә ия, үз сүзләрен әйтә белгән бер кавем бит ул студентлар!

Р.S. "Чын" студент булгач, рәвешен китерим дип, кайтып китәр алдыннан ашханәгә сугылып, итсез генә аш белән ботка да алырга булдым. Акчасы һәм шәп аппетиты булган кешегә ни генә тәкъдим ителми анда? Бер телем кара ипи белән чын студентларча төшке ашым нибары 29 сумга гына төште. Ашыйсым килгәндә, тагын барам әле мин техникумга. Журналист булуга караганда студент булып йөрүе күпкә рәхәтрәк бит!

Филүзә Хәмидуллина

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: