Әлмәт таңнары

Мин - троллейбус йөртүче

Кара көзнең Әлмәт өстенә ап-ак кар катламы яткан иртәсе иде. Өшемәс өчен, аякларны бер-берсенә бәреп, тукталышта басып торам. "Менә мин киләм, күрегезче!" дигәндәй, ашыкмый гына үз уңаена "тәгәрәүче" - миңа кирәкле троллейбус, ниһаять, юл чатында күренде.

Тукталышта беренче маршрутны көтеп торучылар белән бергә мин дә җылы җәмәгать транспортына кереп утырам. Әмма пассажир буларак түгел, мин бүген - троллейбус йөртүче...tc "Кара көзнең Әлмәт өстенә ап-ак кар катламы яткан иртәсе иде. Өшемәс өчен, аякларны бер-берсенә бәреп, тукталышта басып торам. \"Менә мин киләм, күрегезче!\" дигәндәй, ашыкмый гына үз уңаена \"тәгәрәүче\" - миңа кирәкле троллейбус, ниһаять, юл чатында күренде. Тукталышта беренче маршрутны көтеп торучылар белән бергә мин дә җылы җәмәгать транспортына кереп утырам. Әмма пассажир буларак түгел, мин бүген - троллейбус йөртүче..."

Дөресен генә әйткәндә, шундый зур транспорт рулен миңа беркем дә ышанып тапшырмады, әлбәттә. "Кая ничек басасын күрсәтербез дә, паркта "обкатка" ясап карарсың. Троллей- бусны бер көн эчендә генә өйрәнеп тә, аңлап та булмый", - диде тәҗри-бәле шоферлар. Шәһәр буйлап йөз- ләгән кешене йөртер өчен ярты еллап укырга, тагын берничә ай кү- некмәләр алырга кирәк. Әле шуннан соң да әзмәвердәй машинаны иярли алуым икеле, шәһәр ыгы-зыгысыннан мин генә түгел, кайчак ирләр дә югалып кала икән. Минемчә, җәмәгать транспорты шоферының хәлен аңлар өчен аның янында бер көн утырып йөрү дә җитәр кебек.

Хатын-кызлар - иң сабыр шофер

Нефтьчеләр башкаласында беренче троллейбус йөри башлаганга 40 елга якын вакыт узып киткән. Әлмәт транспорт идарәсендә бүген 5 мар-шрут буенча 30 га якын троллейбус йөри. Эш ике сменада бара. Беренчесе - иртәнге дүрттән көндезге икегә кадәр, икенче смена төнге сәгать унике тулганда тәмамлана.

Троллейбусны мин Әлмәтнең йө- рәге дияр идем. Алар булмаса, шәһәр урамнарына нидер җитмәгән кебек. Җәмәгать урыннарында эшли алыр өчен, беренче чиратта, сабыр булу мөһим. Үз-үзеңне җиңеп, йокының иң тәмле чагында уяныр өчен дә күпме ихтыяр көче кирәк! Әле халык иртәнге татлы йокыда булганда, троллейбус йөртүчеләр инде эшләренә җыена. Кара төндә алар әле эшләреннән генә кайтып килә... Әнә бүген дә Нурия апа Шәйхетдинова иртәнге өчтә уянып, инде дүрт тулганда үзенең машинасын рейска әзерли башлаган. Остазым роленә 33 елдан артык руль артында йөргән бу ханымны юкка гына тәкъдим итмәделәр. "Троллейбус паркында аның кебек сабыр, ирләргә генә хас осталык белән йөртүчеләр сирәк", - диделәр.

- Ялны, бәйрәмне белмибез. Сменага туры килсә, хәтта Яңа елны да биредә, руль артында каршылыйбыз, - дип Нурия апа үз һөнәренең нечкәлекләре белән таныштыра башлады. - Үз сменаңны тутырып кайтып кергәч, өйдә икенчесе башлана: аш әзерлисе, юасы, җыештырасы, үтүклисе бар. Троллейбуска утырганда миңа 21 яшь иде. Омскида физкультура техникумын тәмамламыйча, гаилә мәшәкать- ләре аркасында туган якларга кайтырга туры килде. Троллейбуста уйланып барганда күзем белдерүгә төште. Яшь хатын-кызларны шоферлыкка укытабыз дигәннәр. 1982 еллар өчен хезмәт хакын да бик зурны - 70 сум вәгъдә итәләр! Әле дә хәтеремдә, октябрьнең салкын кара бер көне иде. Озак уйлап тормыйча, тоттым да шунда укырга кердем. Ул вакытта хатын-кыз йөртүчеләр иң мәртәбәле кешеләр- дән саналды. Рульдә йөрү миңа шулкадәр ошады, бөтен баш-аягым белән эшкә чумдым.

Шуңа да кияүгә соңлап кына чыга ул. Өч ел бала белән өйдә утырганнан соң тагын юлга чыгып китә. Нурия апа эшеннән һәрвакыт канәгать. Үз һөнәренә тугры булганы өчен аны эш урынында хөрмәтлиләр. Иртә таңнан кара төнгә кадәр руль тоткан, Әлмәт урамнарын көненә унар тапкыр урап та, һаман саен шунда ашкынган, авыр һәм җаваплы хезмәтеннән тәм таба белгән бу хатын-кыз, чыннан да, мактауга лаек!

«Куяннар» юкка чыккан

Троллейбус йөртүче хатын-кыз Әл- мәт урамнары өчен гадәти хәл булса да, маршрутка чыксаң, синең ирме, хатын-кызмы булуыңны карап тормыйлар, ташламалар юк. Юлыңа аркылы төшеп, читкә китереп кысарга да күп сорамыйлар. Юлда мөнәсәбәт барлык шоферларга да бертөрле: кырыс һәм таләпчән. Һәм Нурия апа мондый мө- нәсәбәткә күнеккән инде. "Элек урамнарда машина болай ук күп түгел иде. Хәзер шоферлар шулкадәр оятсызланды, җәмәгать транспортына юл бирү дигән кагыйдәне, гомумән, оныттылар ахры", - ди Нурия апа ипле генә тәгәрәгән троллейбус тавышына җайлашып. Хәзерге заманның да уңай яклары бар икән. Узган ел аңа яңа троллейбус ышанып тапшырганнар. Шуңа сөенеп туя алмый. "Безнең хезмәт хакы планны үтәүдән, эш сә- гатьләреннән тора. Элек бу яктан беренчелек безнең кулда булды. Күпләргә троллейбус шәһәр буйлап йөрер өчен бердәнбер транспорт иде. Хәзер автобуслар, шәхси машиналар артты. Планны үтәве кыенлашты. Әмма хезмәт хакы өчен генә эшләмисең бит. Эшләгән эшең күңелгә ятышлы булырга тиеш. Мин элек троллейбус йөртүчеләргә карый идем дә, "Боларның эше бигрәк җайлы икән - ике педальгә вакытында баса белергә генә кирәк", дип уйлый идем. Хәзер исә шоферлыкның нинди җаваплы, куркыныч эш икәнен аңладым", - ди тәҗрибәле шофер.

Сүзебезне 13 ел кондуктор булып эшләүче Галина Видманова күтәреп ала:

- Пассажирлар хәзер тынычрак була башлады. Элекке вакытларда бер-берсенә юл куймыйча, төрткәләшеп, хәтта сугышып китүләр дә күзәтелә иде. Начар сүзләрне ишетмәмешкә салышып, төрле хәлләрдән чыгарга туры килгәләде. Яңа троллейбуслар кайтты. Искеләренең ишекләре ябылып бетми, йодрык сыярлык ярыклар бар. Үтәли җил аеруча кышларын үзен сиздерә.

Шуннан сүзебез үзеннән-үзе "куяннар" темасына кереп китте. Би- летсыз баручылар - үзләре бер фәл- сәфи тема. Тормышның бөтен чынбарлыгын әнә шул куяннар ачып сала кебек. "Хәзер "куяннар" юк инде, әллә тормыш яхшырды, әллә студентлар баеды - аңламассың?! Кайчакта йөз-кыяфәте ярыйсы күренгән әдәпле ге- нә ирләр керә дә: "Бүген бер тиен дә акчам юк. Әмма шунда барырга кирәк!" - диләр. Ничек инде андый ихлас күңелле "куяннарны" урамга куып чыгарасың?" - ди көлемсерәп Галина ха- ным, ара-тирә кергән пассажирларга билет саткан арада.

Бер сәгать вакыт узганын сизми дә калганбыз - Мактамада соңгы тукталышка килеп җиткәнбез. Шәһәрнең "Яшьлек" микрорайоныннан Түбән Мактамага кадәр маршрут төп-төгәл 54 минут дәвам итә. Нурия апа моны яттан белә. Аннан 40 минутлык тәнә-фес. Шул вакыт эчендә ДПОда тамак ялгап аласы, техник тикшерү узасы, троллейбусны юдыртасы...

Безне юдылар да, тикшерделәр дә

ДПОга кереп туктау белән безне Рәзинә апа Хуҗина каршы алды. 26 ел буе шофер булып эшләгәч, биредә троллейбусларны каршы алып, "обкатка" үткәрүче, парк эчендә йөртүче булып урнашкан ул. Ни өчен шәһәр буйлап йөртергә теләмәвен сорагач, кулын гына селтәде. "Болай да нервлар бетте. Авыр хезмәт бит ул. Троллейбуста эшләүче барлык хатын-кызлар күпмедер дәрәҗәдә ирләргә әверелеп бетә. Механик та, электрик та без. Техниканы яратам, шуңа бу хез-мәттә. Монда хет җаным тыныч, шуңа перегонщик булып күчтем", - диде дә, безгә мойкага керергә кушты. Троллейбусларны маршрут тәмамлангач кына түгел, пычрак көннәрдә әллә ничәшәр тапкыр юып чыгаралар икән. Безнең "бер"лене өч җиреннән өч хатын-кыз юарга тотынды. Ул арада Нурия апа техник күзәтү көне җиткәнен искә төшерде. 3 көн саен троллейбусларны энәсеннән җебенә кадәр тикшерәләр. Кайда нинди кимчелекләр бар, шундук ясыйлар. Болай эшләмәгәндә, өр-яңа троллейбусларның да ныклап ватылып чыгуы мөмкин. Бүген безнең "бер"ленең идән тигезлеге кранын ясарга кирәк. Нурия апа машинаның бер якка авышуын шәһәр эчендә үк сизеп алган. Электриклар, слесарьлар - җәмгысе 10 лап кеше троллейбуска "ябышты". Нурия апа транспорты өчен борчыла, әрле-бирле йөри, маршрутка соңга калырга яра- мый, минуты-минутка туры килергә тиеш. Әле Брежнев чорында ук сафка баскан зур таш гараж эчендә ярты сәгатьләп басып торып, борыным җе- беде. Кабинетта җылы чәй эчеп, язма язып утырудан да яхшысы юк!

Пассажир булуга ни җитә

Шуларны уйлап басып торганда, күңелле дә, күңелсез дә хәбәр җиткерделәр: безнең рейсны бүген шә- һәргә чыгармаячаклар икән. Ярдәмче станциядә авария булган. Электр энергиясе аз килү сәбәпле, яңа троллейбусларның компрессорлары ток- ны начар үткәрә, йөри алмый. Шәһәр-дә троллейбуслар азрак йөргән саен станциядә аварияне тизрәк ясап бетерәчәкләр. Иртән чыгып киткән 24 троллейбустан уннан артыгын кире борганнар.

Кайтып китәр алдыннан, кечкенә- дән йөртеп карарга хыялланган бу "мөгезле" машинага утырып карыйсы иттем. Шофер икән, димәк, руль артына утырырга бит инде! Стажерларга кидертә торган сары жилет киеп, үзем кадәрле руль артына кереп тә чумдым. Ике генә педаль дисәләр дә, кар- шымда 30 төрле төймә, троллейбусның "мөгезләрен" бер линиядән икен- че линиягә күчерә торган уклар... Чынлап та, троллейбус йөртер өчен миңа шактый укырга кирәк булыр иде. Чү, аягым педальгә дә җитеп бетми түгелме соң?! Көләсе дә, елыйсы да килә. Кая анда йөртү, руль артында утырган килеш фотога төштем дә, машинаның киң кәнәфиен Нурия апага тапшырдым. Троллейбусны йөртүгә кара- ганда, пассажир булып кына йөрүе миңа күпкә ныграк ошый икән!

Филүзә Хәмидуллина Автор фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки