Әлмәт таңнары

Мин ничек мөгаллимә булдым

Халыкара укытучылар көне уңаеннан быел гади язма әзерләүдән читкәрәк китәргә булдык. Баш мөхәррирдән йөкләмә алдым - укытучы һөнәрен үземдә татып карарга!

Шунсыз мөгаллим эшенең никадәр җаваплы хезмәт икәнен белеп булмастыр, мөгаен. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы роленә кереп, укучыларга әдәбият дәресләрен укытып карарга тиеш булам...tc "5 октябрь - Халыкара укытучылар көне. Бу уңайдан мәктәпләрдә, уку йортларында мөгаллимнәрне хөрмәтләячәкләр, олысы-кечесе аларга котлау, рәхмәт сүзләре ирештерәчәк. Без исә бу юлы гади язма әзерләүдән читкәрәк китәргә булдык. Баш мөхәррирдән йөкләмә алдым - укытучы һөнәрен үземдә татып карарга! Шунсыз мөгаллим эшенең никадәр җаваплы хезмәт икәнен белеп булмастыр, мөгаен. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы роленә кереп, укучыларга әдәбият дәресләрен укытып карарга тиеш булам..."

Мәктәп коридоры уртасында чыр-чу килгән бала-чага кыңгырау тавышы яңгырауга шым булды. Бер мизгел эчендә кайсы кая таралышып та бетте. Бигрәк тә уйнап йөргән җирлә- реннән теләр-теләмәс кенә дәрескә ашыккан беренчеләрне күреп, кызганып куйдым. Мин дә кайчандыр алар кебек - кечкенә кызчык - мәктәп укучысы идем бит. Тәүге укыту- чымның җылы карашын, күңелгә ятышлы өс-башын әле дә хәтерлим. Чү, балачакта үземнең дә иң зур хыялым укытучы булу түгел идеме соң?! Әнинең саквояжын тотып, кара костюмын киеп, дәфтәрләргә нидер язганым, курчакларны тезеп, аларны пыранзаран китереп сүгүем хәтердә яңарды. Артык кызыксынучан булуым журналистика буенча китәргә этәрде. Әмма күңелдә мөгаллим һөнәренә булган хөрмәт һәрвакыт яшәде. Бүген исә мин үзем укытучы. Тәүге карашка, мине чын педагог дип әйтү килешеп тә бетмәс кебек. Өч дәрес инде ул! Әмма миңа шулар да укытучы һөнәренең нинди хезмәт икәнен аңларга җитте...

99 % бала - татар

Чирек гасырга якын тарихы булган Риза Фәхретдин исемендәге татар гимназиясен сайлавым юкка түгел, татар телле укучылар белән эшләве үзе бер сөенеч. Өстәвенә, гимназиянең дәрәҗәсе югары, соңгы елларда БДИ нәтиҗәләре буенча алдынгы урыннарда тора. Коллектив та көчлеләр сафында, мәктәп директоры Фирүзә Вәлиуллина "Безнең иң яхшы директор" исемен яулап, быел грант откан. Бер меңнән артык балага 71 педагог белем бирә. Шуларның 70 % ы югары квалификацияле белгечләр. Алар арасында 20 дән артыгы республика һәм Россия күләмендә уздырылган грантларга ия, 3 укытучы чит илләрдә белем эстәп кайткан. Санап китсәң, гимназиянең ирешкән уңышлары байтак. Директор бүлмәсендәге диплом-грамоталар, Рәхмәт хатлары шуңа ишарәли.

Гимназияне сайлавымның тагын бер сәбәбе бар. Танышларым: "Синең кебек хисле, иҗади кешене бары тик шундагы укучылар гына аңлаячак. Журналистикага укырга керүчеләр дә шактый. Тәртип ягыннан да гимназиягә тиң мәктәп юк", - диделәр.

«Балаларны яратмасам, эшләмәс идем»

Остазым - 14 елдан артык эш тәҗрибәсе булган Нәфисә Сәмәрханова. Гимназиядә татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөгаллименең ирешкән уңышлары, яулаган үрләре шактый. Балалар белән эшләгәнгә күрә үз яшеннән күпкә яшьрәк тә күренә ул. Исеме дә әдәбиятка бәйле, әллә Гомәр Бәшировның "Намус"ындагы якты образга нигезләнеп куштылар микән? Чыннан да, шулай икән. Нәфисә апа укытучылар нәселеннән, бабалары үз дәвере өчен укымышлы кеше - мулла булып хезмәт иткән. Әнисе, апасы да укытучылар.

- Бабай һәммәбезгә дә шундый әдәби исемнәр кушкан. Укытучы булып китүем дә нәселдән киләдер. Әмма беренче укытучым Хәдичә апаның да минем мөгаллим булып китүемдә өлеше бар. Тыныч, мөлаем, акыллы иде ул. Беренче укытучы бала күңеленә тәүге орлыклар сала бит. Минем дә аңа охшап укучылар белән эшлисем килде һәм Алабуга педагогия институтына укырга кердем, - дип 15 минутлык тәнәфес вакытында үз һөнәренең серләре һәм авырлыклары белән уртаклаша Нәфисә Саматовна. - Ата-ана гаиләдә туган телгә аяк терәп каршы тора икән, без күпме генә тырышсак та, балада милләтебезгә мәхәббәт уята алмаячакбыз. Бүген дәүләт имтиханнары рус телендә бара, шуңа каршылыклар килеп чыга. Ата-аналар тәрбияне ана телендә бирүебезне, ә имтихан өчен дәресләрне русча укытуыбызны сорый.

Чыннан да, укытучылык балаларга белем бирү генә түгел әле. Электрон журналлар га- мәлгә кергәч, аларның эшләре бермә-бер арткан. Укытучылар үзләре әйткәндәй, дәресләр-дән соң гимназиядә өр-яңадан тормыш башлана: "Китапларга - икенче тормыш" дигән проектны алып бару, "икеле капчыклары" белән өстәмә эш-ләү, дәфтәрләр тикшерү, конспектлар тутыру, олимпиадаларда, укытучылар өчен оештырылган бәйгеләрдә катнашу...

- Эшеңне яратмасаң, мәктәптә тоткарлана алмыйсың. Әле ярый гаиләдә безне аңлыйлар. Үз балаларыбыз авырып киткәндә аларны табиблар янына алып барырга да вакытыбыз юк, - ди "коллегам". - Кайвакытта үземнекеләрне кызганып та куям: кеше балаларын тәрбияләп, аларны белемле итәргә тырышып, балаларым читтә кала.

Хезмәт хакы күтәрелсә дә, укытучыларга хәзер таләпләр дә күпкә арткан. Кәгазь эшләре вакытларын күп алу сәбәпле, укучылар белән өстәмә шөгыльләнү мөмкинлеге дә сирәк табыла икән.

Җитдилек - беренче урында

Миңа бу барлык эшләрне йөкләмәделәр, билгеле. Максатым - укучыларга берничә дәрес биреп карау. Берничә дигәне - 3 дәрес. Мин азсынсам да, тәҗрибәле укытучылар миңа шул дәресләрнең дә җитәчәген искәртте. Ни өчен шулай диюләрен соңрак, дәресләрне биреп хәлдән тайгач кына аңладым.

Нәфисә Саматовна үзенең 7 Б сыйныфында татар әдәбиятын укытачагымны алдан әйт- кән иде. Каюм Насыйринең "Әбүгалисина" повестен өйрәнәчәкбез. Ничә ел элек укылган әсәрдә күп нәрсәләр онытылган, кич буе әсәрне укып утырдым. Дәрес планына да күз салам: оештыру өлешендә укучыларда уңай пси- хологик халәт тудырырга, аларның фикерләрен тупларга кирәк булачак. Саный китсәң, педагогик методлар шактый. Чыннан да, әзерләнмичә генә кабинетка кереп дәрес алып барып булмый. Ә укучылар мине тыңларга теләмәсә? Өстәмә сораулар биреп, мин аларга җавап таба алмасам? Төне буе шуларны уйлап йоклый алмадым...

Менә дәрескә кыңгырау чылтырады. Утызга якын бала сыйныфны биләп тә алды. Үземнең җитдилегемне сиздерергә кирәк, шунсыз ба- лаларның игътибарын темага юнәлтү авыр булачак. Бу бер кеше белән капма-каршы утырып әңгәмә кору гына түгел, берьюлы берничә кеше игътибарын җәлеп итәргә кирәк. Ашыкмый гына Каюм Насыйринең туган авылын, татар халкын белемле итәргә теләвен, сүзлекләр һәм китаплар язганын сөйлим. Кәгазьгә карарга тырышмыйм: "Үзе белми, ә безне өйрәтә", - дип уйларлар дип шикләнәм. Утырып сөй- ләү дә килешмәс дидем. Укытучы үзенең горур гәүдәсе белән бүлмәнең уртасында басып торырга тиеш кебек тоелды.

7 нче сыйныфлар хактан да милли җанлы балалар булып чыкты. "Икеле" билгесе бу көнне беркемгә дә эләкмәде, 45 минутлык дәреснең узганын сизми дә калдым.

«Апа, ә сез кияүдәме?»

Ә менә чираттагы сыйныфым - 11 А белән авыргарак туры килде. Аларны балалар дип тә булмый - буй җиткән егетләр, чытлык кызлар. Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар"ын өйрәтеп тормадым аларга. Укытучылары Рания Газизҗановна: "Үзегезнең һөнәр турында сөйләсәгез, кызыграк булыр," - диде. Сөйләргә сүзем күп иде - журналистиканы су урынына эчәм бит. Унберләр үзләре дә күпсүзле булып чыкты, газета-журналларны укымасалар да, Интернет аша дөнья хәлләрен белеп баралар. Бүген алар һөнәр сайлау алдында, БДИны югары балларга тапшырыр өчен җан атып йөриләр. Сөйләшер өчен хәтта бер дәрес кенә дә җитмәде.

10 Б сыйныфында да сүз журналистика турында барды. Укучылар оялып тормый икән хәзер. "Апа, сез кияүдәме?" - дип сораучы да табылды. Арада матбугат белән танышып баручы укучылар булуы күңелгә өмет орлыгы салды. Димәк, безне юк-юк дисәң дә беләләр, укыйлар.

Әмма минем максатым укытучыларның һөнәрен татып карау, аны тасвирлау иде. Укучыларның замана белән бергә атлауларын, кайбер мәсьәлә- ләрдә бездән дә укымышлырак булуын болай да беләбез ич. Әлбәттә, укытучы һөнәрен бер көндә генә аңлап та, өйрәнеп тә булмый. Осталык өчен айлар, хәтта дистә еллар кирәк. Әмма авыр гына түгел, зур җаваплылык, оперативлык та сорый торган һөнәр икәненә төшенү өчен мәктәптә ярты көн укыту да җитте. Өченче дәрес тәмамлануга көн төшкә авышкан иде инде. Туктамый сөйләп, авы- зым кипте, басып торып, билем авырта башлады. Мин мондый ритмга өйрәнмәгән, ял итеп алырга кирәк.

...Тагын ыгы-зыгылы коридор. Балалар тавышына чыдарлык түгел. Үкчәле туфлием белән шак-шок басып, озын коридор буйлап кайтырга чыктым. Мине чыр-чу килгән бала-чага тавышы урамга кадәр үк озата барды. Ничек әле биш-алты дәрес укытырга алынмаганмын!? Остазым Нәфисә Саматовна бе- леп әйткән икән: укытучы булыр өчен, беренче чиратта, балаларны яратырга һәм үзеңә дә шул дөньяда яши белергә кирәк.

Филүзә Хәмидуллина

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки