Әлмәт таңнары

Авылга барам, башлык булам!

"Журналист һөнәр алыштыра" проекты кысаларында чыккан чираттагы бер материалны укыган Яңа Кәшер авылы башлыгы Лилия Гыйниятуллина "тиресен" киеп карарга үзе тәкъдим иткән иде. Ризалаштым да, 21 апрельдә илебез тарихында өченче тапкыр билгеләп үтеләчәк Җирле үзидарә көне уңаеннан тәвәккәлләргә булдым.

Газета укучыларыбыз башлык кешенең депутат булганын һәм үзенең хезмәттәшләре тара- фыннан сайланып куелган халык "ялчысы" икәнен аңлый торгандыр. Димәк ки, аның беренче вазифасы - халык мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү һәм югары даирәдә аның ихтыяҗларын яклау. Аның өчен, әлбәттә, һәрдаим тулыландырылып торган законнарны яхшы белү, җитәкчеләр арасында да, авылдашларың арасында да үтемле сүзең булу шарт. Ә чынлыкта авыл җитәкчесенең эше санап та бетермәслек аның. Бүгенге язмада шуны ачып салырга тырышырмын.

«Сильсәвит Лилиясе»

Башта язмамның герое белән таныштырыйм әле. Лилия Марс кызы Гыйниятуллина 1963 елның 1 гыйнварында Яңа Кәшердә туган. Биредә укыган, Казан педагогика институтын тәмамлап, шунда кайтып эшкә урнашкан, интернат-мәктәптә 28 ел химия һәм биология укыткан. Авылдашлары соравы буенча 2006 елда авыл җирлеге башлыгы итеп билгеләнгән. Тормыш иптәше Фәһим абый белән ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүген инде ике оныклары бар.

Авылдашлары аны "Сильсәвит Лилиясе" дип йөртә. Бу сүзгә бераз кырыс җитәкчедән курку да, авылдашлары өчен җан атып йөргән үз кешеләренә хөрмәт тә, яхшы укытучы, менә дигән әни һәм күрше, талантлы һәвәскәр җырчы һәм композиторны ярату да салынган.

План корган - уңышка ирешкән

Барыр алдыннан, гадәттәгечә, телефоннан элемтәгә керәм.

- Иртәнге сигездә халыкны кабул итәм. Килеп җиткән бул, - ди Лилия апа.

15 минут та үтми, кабат шалтыратып эшемнең төгәл бер сәгатькә алдан башланачагын әйтеп "куандыра".

Эшкә соңга калмас өчен иртәнге биштә "аякланырга" туры килде. Көндәлек өй мәшәкатеннән беркем дә азат түгел. Бигрәк тә үз хуҗалыгы булганнарга (алгарак китеп шуны да әйтәм - Лилия ханымның да абзар тулы мал-туары, язын-җәен су сибеп, чүбен утап тота торган зур гөлбакчасы бар). Әле бит хатын-кыз икәнеңне дә онытмаска - матур киенергә, аз-маз иннек-кершән ягарга кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, Лилия ханымга охшаш образны булдырырга. Ә аның өчен Лилия булып туарга кирәктер. Төз сын-гәүдә (спорт белән дуслыкның нәтиҗәсе), профессиональ дәрәҗәдәге макияж һәм маникюр (кызы Илгинә "тәрбиясе"), тәвәккәллек һәм тынгы белмәс йөрәк (нәселдәнлек билгесе + 9 елга якын авыл белән җитәкчелек итү тәҗрибәсе) кебек сыйфатларның кайберләрен бул- дырып, кайсыларын "вакытлыча куллануга алып", билгеләнгән вакытта Яңа Кәшердә идем. Мине каршылаган Лилия апа, кулындагы кечкенә дәфтәренә күз салып, эш көнен билгеләде: Җәлил бистәсе нефтьчеләренә барып, бюджетта каралмаган чыгымнарны капларга ярдәм сорарга, авылдагы социаль учреждение җитәкчеләре белән планерка уздырырга, экологик икеайлык кысаларында башкарасы эшләрне оештырырга, документлар белән эшләргә (башлыкларның һәрдаим йөри торган нокталары берничә: район башкарма комитеты, прокуратура, ЗАГС, паспорт өстәле, электр челтәре оешмалары, экология һәм табигатьтән файдалану департаменты) һ.б.

- Блокнотка теркәп куеп башкарам эшемне, авыл халкын да шуңа өйрәттем. Хисап җыелышы барышында иң башта: "Блокнот белән ручка алып килдегезме?" - дип сорыйм. Аннары яздыра башлыйм: фәлән эшкә фәлән сум тотылды, икенчесенә - шулчаклы. Нәтиҗәсен һәрберсе үзе күрә. Ә бюджет күләмен авылдашлар белеп тора.

Бу акчага ничек яшәмәк кирәк?!

Социаль-икътисади күрсәткечләре, авылның төзеклеге, матурлыгы һәм экологик торышы өчен бүләкләнгән "Нива" автомобиленә утырып (рульдә Лилия апа үзе йөри, машина йөртүчегә штат каралмаган), Җәлилгә юл алдык. Шул арада җирле бюджетның күләме, аның ничек һәм кая тотылуы хакында сораштырам. Әлегә кадәр Яңа Кәшер авыл җирлегенең бюджеты 3,5 млн тәшкил иткән. 2015 елда ике тапкырга арткан. Ул биредә яшәүче халыкның җир һәм милек өчен түләнгән еллык, физик затларның керем салымының (НДФЛ) 2 % ыннан (элек 10 % булган) тора. Шуңа күрә салымны вакытында түләүнең ни дәрәҗәдә мөһим икәнен һәр кеше аңларга тиеш. Бюджет урам яктырткычларын карап, электр энергиясенә, Мәдәният йорты һәм башкарма комитет бинасы өчен коммуналь түләү- ләргә, җир һәм транспорт салымына, җирлек-ләрнең штатын тотуга (биредә өч кеше), 7 меңе дүрт авылның 6 зиратын карап, чистартып торуга, хуҗалык һәм канцелярия товарларына, 25 меңе спорт үсешенә, 15 мең нотариаль эшләр башкаруга, 70 меңе хәрби учет алып баруга (шул исәптән аңа билгеләнгән кешенең хезмәт хакы да) тотыла.

Тыңлап бардым да шаккаттым: бу акчага ничек 4 авылны тотарга була?! Район авылларын никадәр төзек дип мактасак та, андагы хәл ителәсе мәсьәләләр буа буарлык! Мисал өчен, Яңа Кәшернең үзендә 28 км юл бар. Шуларның 5 км асфальтлы. Аларга "ямаулык салырга", калган 23 чакрымына асфальт түшәргә. Әле ярый дәүләт программалары бар. Узган елның үзара салым референдумы нәтиҗәсендә җыелган акчаны авыл халкы балалар бакчаларына илтүче юлны рәт- ләүгә тотачак, ди. Бу эш май аенда башкарылырга тиеш. Ә быел җыелган акчаны зиратларны тәртипкә салуга юнәлдерергә булганнар.

Монысы бер хәл. Аннан да чыгымлырак проблемалар бар биредә. Авылга кичекмәстән мәктәп кирәк. Соңгы 3 елда җитәкченең башы шуның белән авырта. Инде урыны да билгеләнгән, проекты да ясалган, акча бирәчәк игелекле бәндәсе дә табылган. Тик менә 2014 елда билгеле булган 133 миллионлык проект сметасы бүген икеләтә арткан. Тагын 130 миллионны каян алырга?

Реклама

Моннан тыш, 1962 елдан салынган авыл Мәдәният йорты бер генә тапкыр да капиталь төзекләндерелмәгән. Ә бит авыл халкы өчен бу бердәнбер "агарту" урыны. Биредә тулы көченә 4 бию төркеме, 4 вокаль ансамбль, халык театры (әле генә "Идел-йорт" фестивалендә Фоат Садриевның "Безнең авыл кызлары" пьесасын сәхнәләштереп, уңышлы гына чыгыш ясаганнар), төрле түгәрәкләр эшли.

«Иске эшләпәң булсын»

Лилия ханым әнә шулай ди.

- Нигә эшләпәме? Теләнү өчен. Ә иске булуы сиңа чыннан да ярдәм кирәгенә ышансыннар өчен!

Шуны максат итеп, Җәлил бистәсенең җитештерү базаларына барганда әле 8 дә тулмаган иде. Берсенә кереп, өч ел элек һәйкәл яңарту өчен бирелгән сугыш һәм тыл хезмәтчәннәре исемлеген эзләдек. Кая машинада, кая җәяү йөри торгач, Ак Чишмәдә янып чыккан суэтем башнясы насосын куюны "зинһар"ларга туры килде. Җәлилне урап кайткач та теләнү дәвам итте. Бу юлы эре көнкүреш калдыкларын вакытлыча саклый торган полигонны (8-9 ел элек бу нефтьчеләр ярдәме белән махсус төзелгән чүплек базы иде) тәртипкә китерү өчен трактор белештек.

- Ярый әле күршеләребез әйбәт. "Җәлилнефть" идарәсе һәм башка нефть оешмалары ярдәм сорап барганда кире бормыйлар. Югыйсә, нишләп бетәр идек? - дип "ярар" сүзенә рәхмәтләр укыды Лилия ханым.

Яхшы команда булганда, эшләргә була

Иртәнге 9 да авылга кайтып кергәч тә планеркага ашыктык. Биредә ике мәктәп директоры, балалар бакчалары мөдирләре, янгын сүндерү бүлеге, табиблык амбулаториясе, китапханә җитәкчеләре җыелган иде. Лилия Марсовна мине "яңа башлык" дип таныштырса да, рольгә керергә базмадым. Көн дә үз тәртибенә тәгәрәгән тормыш арбасы күчәренә кысылып каласым кил- мәде, дөресен әйткәндә.

Ә көндәлек мәшәкатьләр көн дә үзгәреп тора. Якын арада өмәгә чыгарга кирәк, Бөек Җиңү көненә әзерлекне тәмам итәргә, халык арасында янгынга каршы профилактик чаралар оештырасы, авыл тарихын чагылдырган китапны бастырасы...

- Ярый әле биредәге җитәкчеләр белән бер команда булып эшлибез, - дип хезмәттәшләрен мактап алды башлык.

Җиде пот тоз ашыйлар

Планеркадан соң халык агыла башлады, аннары авыл урамнарын урап, тиз генә кунакчыл Лилия апа һәм Фәһим абыйның өендә чәйләп алдык та, документларны барлап, шәһәргә җыендык. Безгә әле төшкә хәтле прокуратурага кереп "баштан сыйпатасы", җир һәм милек мөнәсәбәт- ләре палатасында яңа мәктәп буласы урын җирләрен рәсмиләштерүне башлыйсы, урам як- тырткычларына 3 сәгать эшләрлек итеп чик- ләүләр куйдыруны хәл итәсе, эчке эшләр бүлеге белән полиция участковые өчен салынган йортка коммуналь түләүләргә килешү төзисе, арып-талып өйгә кайтып клубка спектакль репетициясенә барасы, 6 ел түшәктә яткан әнинең хәлен белеп, авыл урамнарын урыйсы, соңлап кына булса да ир көйлисе бар иде...

Бусына инде минем хәлем калмады. "Җиде пот тозны гына ашыйм да, шуның белән вәссә- лам!" - дип тизрәк редакциямә ашыктым.

Рәдифә НОГМАНОВА
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: